Хезмәт

Гөлия министрлыкның Мактау грамотасы белән бүләкләнде (+фото)

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында «Социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә ярдәм итү нигезе буларак нәтиҗәле ведомствоара хезмәттәшлек» дигән темага коллегия утырышы узды. 

Коллегиядә ведомствалар балигъ булмаган балалар белән эшләүнең актуаль мәсьәләләрен яктырттылар, эшләнеп бетмәгән юнәлешләрне билгеләделәр.

Реклама

    Коллегия ахырында намуслы һәм күпьеллык хезмәтләре өчен социаль өлкә хезмәткәрләре билгеләп үтелде. Бүләкләнүчеләр арасында  «Наз» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Гөлия Рәхмәтуллина да бар иде.  17 ел хезмәт куйган, һәр клиентка җаваплы һәм башкаручан, тигез һәм индивидуаль якын килә белүче Гөлия  министрлыкның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: