Хезмәт

Гөлле, нурлы укытучым

- Әни, әни! Нигә миңа нәкъ менә Гөлнур дияргә булдыгыз?

Реклама

- И, кызым, сиңа исемне озак сайларга туры килмәде. Уйладык-уйладык та, әтиең белән минем «гөл»не, аның «нур»ын алып, сиңа исем куштык. Аннан соң...
- Нәрсә, әнием, аннан соң? Сөйлә тизрәк, - дип бүлдердем мин әниемне. Ул тирән бер караш ташлап, яңадан дәвам итте:
- Аннан... Мине кеше иткән, дөрес юлдан кертеп җибәргән, гомумән, миңа мәктәптә дә, тормышта да белем, сабак бирүче укытучым хөрмәтенә атадым мин сине. Аның да исеме - Гөлнур. Ул минем иң яраткан, хөрмәт иткән мөгаллимәм. Аның татар теле дәресләрен көтеп ала идем. Ни генә дисәң дә, һәр эштә аның кебек булырга, аныңча сөйләшергә, аныңча киенергә, хәтта гадәтләремне дә аныкыча итәргә тырыша идем. Ул - минем идеалым. Шуңамы, үземнең тормыштагы профессиямне дә укытучы итеп сайладым. Аның биргән киңәшләрен онытмаска, ул әйткәннәрне үтәргә тырыша идем... Кызым, син дә бик бәхетле, чөнки синең юлыңда да шул укытучы очрады. Синең исемеңне аңа багышлап атаганны белгәч, ничек куанганын күрсәң: моңлы, уйчан күзләрендә очкыннар пәйда булды да, бөртек-бөртек яшьләр тәгәрәде. Менә шундый нечкә күңелле, юк кына сөенечне дә зур бәхет итеп кабул итүче кеше ул Гөлнур апа.
Хәзер мин ни өчен безнең арада шундый бәйләнеш булуына төшендем инде. Гөлнур Мифтахова бүгенге көндә дә мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Шулай ук ул тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын да үти. Өстәвенә, без аның белән авылдашлар да. Әле дә очрашсак, буш вакытларда укытучым авылын сораштыра, кешеләрен, табигатен онытмый. Анда еш кайтырга тырыша.
1957нче елның март аенда Бөрбаш Сәрдегәне авылының Бөр елгасында ук урнашкан «таулы» нәселеннән булган Ильяс абыйның кызы туа. Аңа гөлле, нурлы булсын дип, Гөлнур исеме кушалар. Мәктәп яшенә җитә башлагач, тау өстендә урнашкан мәктәп кызыктыра аны. Мәктәп ишегалларында күзәтеп йөргән кызчыкны укытучы Манзума апа да күреп, мәктәпкә дәшә, аның яттан шигырьләр сөйләвен күреп, укучыларга үрнәк итеп куя. Бу хәл ул укырга кергәнче гел кабатлана. Башлангыч сыйныфларда укый башлагач, укытучысы аның бу сәләтен үстерү өстендә эшли. Сәрдегән авылында узучы бер чара да аннан башка үтми.
Бөрбаш урта мәктәбендә дә сәләтле кызны тиз күреп алалар. Оештыру эшләрен, староста буларак, гел Гөлнурга йөклиләр: «Син укытучы булырга тиеш, барысын да өйрәнеп кал!». Сыйныф җитәкчесе Ләлә Вагыйзовна шундый таләп куя.
Гөлнурга нишләптер татар теле дәресләре, аның укытучысы Җәүһәр апа ошый. Сыйныфташлары да аның бары укытучы булуын юрыйлар. Ә Гөлнурның кешеләрдән яшерен сере бар, аның әле журналист та буласы килә, чөнки ул район газетасы «Хезмәт»кә үзе күргән матур чаралар һәм кешеләр турында мәкаләләр дә яза бит. Редакциядә эшләүчеләр аны журналистлыкка барырга өндәгәч, ул Казан дәүләт университетына юнәлә. Ләкин анда тәҗрибәлерәклеләрнең үткәнен белми шул авыл кызы. Имтиханнарны әйбәт кенә бирсә дә, конкурстан үтми.
Бер ел Сосна урта мәктәбендә эшләп, яз көне читтән торып уку бүлегенә керергә була. Ләкин ул вакыттагы мәктәп директоры аны чакырып ала да сорау бирә: «Әйт әле, Гөлнур, соловей матур сайрыймы, воробеймы?» Аптырап калган Гөлнур: «Соловей инде, Фатих абый», ди. «Менә шулай булгач, мин синең соловей булуыңны телим, синең оештыру сәләтең зур, балалар сине, син аларны яратасың. Көндезге уку бүлегендә укып, чын, яхшы укытучы булуыңны телим», ди сугышларда йөреп кайткан фронтовик Фатих Шакирович.
1975-1980нче елларда «соловей» булу өчен Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Төрле чаралар, фәнни эшчәнлек буенча конференцияләрдә чыгышлар, халык авыз иҗаты буенча экспедицияләр, музейлар, театрлар белән истә кала студент еллары. Ул вакытларны Гөлнур апа сөенеп, сагынып исенә төшерә. Дусларын, укытучыларын онытмаска тырыша. Бүгенге көннәрдә дә үзенең кызыксынулары белән укучыларын җәлеп итә. Аның күп кенә шәкертләре ул башлаган эшләрне дәвам итә һәм үстерә. Доцентлар, журналистлар, укытучылар - барысы да аның укучылары. Гөлнур Ильясовна үз укучылары белән чын мәгънәсендә горурлана ала. Мине дә һәрвакыт көләч йөзе, ягымлы сүзләре белән үзенә тартты ул. Кечкенә генә сәләтемне күреп алып үстерде. Аның ярдәме белән генә шигырьләр, хикәяләр иҗат итә, сәхнәләрдә чыгыш ясый башладым. Ул мине иҗатка, сәнгатькә рухландырды, киләчәккә өмет белән карарга өндәде. Бары Гөлнур апаның тырышлыгы, сабырлыгы нәтиҗәсендә мин район, республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә, конференцияләрдә яхшы чыгыш ясап, призлы урыннар яулый алдым. Мамадышта узган Хуҗа Бәдигый иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференциядә 2нче урынны алсам, Әтнәдә узган фәнни-гамәли конференциядә 1нче урынны яуладым. Янымда Гөлнур Ильяс кызы булганда мин тыныч, җиңүгә өметем зур. Районда узучы «Алтын каләм» конкурсына да папкам әзер. «Көмеш кыңгырау» газетасында басылган һәр шигырем, хикәяләрем укытучым фатыйхасы белән юллана.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: