Хезмәт

Гомер ул — мизгел ул

Үзәк китапханәнең уку залына кергәч, мин еш кына совет чорында чыккан «Хезмәт» төпләнмәләрен сорап алам. Шуларга күзәтү ясап, гүя яшьлек елларыма сәяхәт кылам. Кулымда «Хезмәт»нең 30 ел элек, «84»нең 28нче февралендә басылган саны. Күзем урта биттәге бер таныш йөзгә төште. Рәсем асты текстында «Райсельхозтехника» берләшмәсе төзүчеләре бригадиры Зәки Сәрвәров мактала....

...1995нче елның җәендә бер дустыма йорт салышырга барган идем. Ташчы-осталарның берсе аеруча җор телле. Эштә кулы-кулга йокмый. Җырлап та җибәрә: «Гомер ул - мизгел ул...» Үзе белән дуслашып китеп, шул еллардан бирле очрашканда күрешеп, хәл-әхвәл белешеп йөрибез...
Зәки Аксубай районының Иске Ибрай авылында ишле гаиләдә, 6 малай арасында иң өлкәне булып тәрбияләнеп үсә. Кул арасына керә башлауга, колхозда прораб булып эшләүче әтисе белән төзелеш эшләрендә катнаша башлый. Армия хезмәтеннән кайткач Казан төзелеш техникумына укырга керә. Курсташы, Норма егете Фәрит Исмәгыйлов белән дуслашып китә һәм 1976нчы елның көзендә аларга кунакка кайта. Кичке уеннарның гөжләгән чагы! Зәки үзе кебек чая, чибәр, ут борчасыдай җитез Норма кызы Илсөяр белән таныша. Кыз Кукмарада тегү фабрикасында эшли икән. Ул да ялга әти-әнисе янына кунакка гына кайткан. Егет белән кыз, Аксубай белән Балтач арасын мәхәббәт хатлары якынайта.
... Хәер, Аксубай белән Балтач арасындагы «бергәлек тарихы» шактый ерактан килә. Ярты гасырга якын элек Балтачка килеп, «Сельхозтехника»да баш инженер булып эшләгән Аксубай ягы мишәре Зәки Заһидуллинны 1969нчы елда биредә үзен башлык итеп куйдылар. Илебездә киң колач белән гигант төзелешләр барганда бар җирдә дә эшче көчләргә бик зур кытлык. Яңа хуҗа төзүчеләрне үзенең туган ягы Аксубай якларыннан да алып килә.
1977нче елны З.Заһидуллинның вафатыннан соң СХТга Иван Сергеев җитәкче булып килгәч тә аксубайлышар белән «бергәлек» өзелми. Колхоз юлламасы буенча укыган Минзәкине дә кулына диплом алгач, 1979нчы елда ихтыяри-мәҗбүри дигән күк, безнең якка җибәрәләр. Бригадир итеп билгелиләр. Башта тулай торакта яшәсә, Илсөяре белән гаилә коргач, ике бүлмәле фатир бирәләр үзләренә. Җитәкче булса да, кирпеч, мастерок кулыннан төшми останың. Заманында Норма мәктәбе биләмәләреннән Балтачка кадәр җәйрәп яткан япа-ялан кырда калыккан хәзерге биналарның күбесендә Минзәки бригадасы төзүчеләренең өлеше зур. Җәмәгать эшләрендә дә Зәки алда. Сәхнәләрдә җырлый, спектакльләрдә уйный.
Минзәкинең үзешчән сәнгатьтә катнашып, шахмат, утлы коралдан ату кебек спорт ярышларында җиңү яулап алган диплом һәм грамоталары гына да тулы бер папканы тәшкил итә. Ул «СССРның мактаулы доноры» да әле. Минзәки чирек гасырга якын инде үзләре салып чыккан йортта гаиләсе белән матур гомер итә. 35 ел иңне-иңгә куеп гомер иткән Илсөяре белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Тәртипле, бар эшкә дә сәләтле улларының да үзе кебек төзүче һөнәрен сайлаулары сөендерә атаны. Илсөяреннән дә уңды Минзәки. Хәләл җефетенең кулы алтын булды. Башта озак еллар модалар ательесында тегү тексә, соңгарак, лаеклы ялга чыкканчы, мех фабрикасында хәләл көчен куйды. Минзәки соңгы еллар¬да «Водстрой» җәмгыятендә бизәүче-плитәче булып эшли. Хезмәте буенча районда аяк басмаган авылы калды микән? Үзәк хастаханәдәге матур үзгәрешләр, Әтнәдә күпфункцияле комплекс, Балтач мәктәбен яңарту...
Гомер ул - мизгел ул. Әнә шулай, җыр белән хезмәтне бәйләп, алны-ялны белми төзи-төзи җиденче дистәсенә аяк басканын сизми дә калган.
Рәсемдә: Төзүчеләр бәйрәмендә. Район башлыгыннан Рәхмәт хаты алган шатлыклы мизгелләр.
Автор фотосы

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: