Хезмәт

Гомер уртасы

Камил Вәкил улы Низамиев белән моннан шактый еллар элек булган бер очрашу һич кенә дә хәтеремнән җуелмый.

Реклама

Ниндидер бер хәсиятем белән кичкә таба гына район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегенә килеп кердем. Ординатор бүлмәсендә өстәл артында башын кулларына салып утырган Камил Вәкил улын күреп ничектер сискәнеп киттем. Без күрештек. Арыганлыгы йөзенә чыккан. Гадәттә мөлаем түгәрәк йөзен тутырып елмаеп йөргән яшь табибны бу хәлдә күрү сәер иде.
- Арыгансыз ахры, -дим.
- Арытты шул бүген, авырулар бик күп булды, - ди.
- Туйдыра торгандыр шул көне буе авырулар кабул итү...
Аның йөзенә гадәттәге ягымлы елмаюы кайтты, йөзе дә савыгып-кызарып китте.
- Нишләп туйдырсын инде! Табиб булу минем балачагым, яшьлегем хыяпы иде. Мин үземне башка берәр хезмәт кешесе итеп күз алдыма да китерә алмыйм. Шушы хезмәтемдә кешеләргә кирәкле булырга язсын. Ә арыганлык була инде ул... Узар. Без аның белән бераз сөйләшеп тә утырдык әле. Мин аннан ничә ел эшлисез инде, дип сорадым. Ул кабат көлеп җибәрде.
- Минем стажым зур инде. Әле бүгенгедәй хәтерлим, 5-6 яшемдә микән, жилкәмә аса торган табиб сумкасы ясап, шуны бушаган дару шешәләре, дару пакетлары белән тутырып, чырадан ясаган термометр белән әти-әниләрнең температурасын үлчәп, шундый ук чыра шприцлар белән уколлар ясап, марля белән аларның аякларын, кулларын бәйләп йөри идем. Хәтта ак халатым, ак калфагым да бар иде. Әнә шул чордан бирле табиб инде мин. Түбән сыйныфларда укыган елларымда да табиб булу хыялы белән яшәдем. Шул хыялым ахыргача үзгәрмәде...
Миңа район хакимиятендә эшләвем дәверендә медицина учреждениеләренең эше өчен җаваплылык йөкләнгән иде. Әлеге сөйләшү мине тирән уйландырды. Мин шушы очрактан соң медицина хезмәткәрләренең хезмәтенә бөтенләй башкача карый, аны башкача бәяли башладым шикелле. Чыннан да, табибларыбызга көннәр буе авыруларның зар-моңын тыңлап, аларның сулышын иснәп, тәннәрен капшап, гомер буе хәтта үзе дә бер мәртәбә дә күрмәгән интим җирләрен игътибар белән карап тикшереп утырырга туры килә бит. Айлар, еллар буе. Гомер буе! Җиңел эшмени бу? Еш кына без аларның игътибарсызлыгыннан, компетентсызлыгыннан зарланабыз. Кайчакта урынлы да зарланабыз кебек. Имеш, алар шуңа укыган, Гиппократ анты биргән (хәер, анысы юк бугай инде бүгенге көндә). Шулаен-шулай да... Әмма мәрхәмәтлерәк булыйк аларның үзенчәлекле һәм бик тә авыр хезмәтенә.
Камилнең табиблыкка тартылуының да бик тә самими сәбәбе бар икән. 1966нчы елның озакка сузылып үзәкләргә үткән 40 градуслы салкын көннәрендә сабый килеш ике кулын өшеткән ул. Нык өшеткән.
- Ул вакытта район үзәк хастаханәсендә эшләгән тирән белемле, югары осталыкка ия булган хирург Камил Габделхак улы Зарипов җитәкчелегендә табиблар минем кулларымны кисмичә саклап калганнар, дәвалаганнар. Ул көннәрдәге сызлануларымны мин әле бүген дә томанлырак булса да хәтерлим. Ә әнием аларны елый-елый әле дә искә ала. Табибларның нинди изге җанлы булуы минем күңелемә әнә шул вакытлардан ук сеңгән.
Биш балалы гаиләдә туып үскән Камил. Әнисе Сәгыйрә апа районда билгеле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Әтисе Вәкил абый киң профильле механизатор, күп һөнәр иясе- электрик та, эретеп ябыштыручы да. Ул Кенәдә беренче электр лампаларын кабызучыларның берсе. Шактый еллар шул электр лампаларына энергия бирә торган дизельне эшләткән. Әтиләренең дә, әниләренең дә йортка, балаларга багышларлык вакытлары чамалы булган. Шуңа да аларга сабый чактан хезмәттә кайнап усәргә туры килгән - терлеген дә караганнар, йорт-җирен дә җыештырганнар, терлек азыгын да, утынын да хәзерләгәннәр. Бәхетне хезмәт белән, тырышып-казганып табасы икәне аларның күңеленә ана сөте белән сеңдерелгән. Алар һәрберсе югары белем алган, бүген һәрберсе үз гаиләләре белән, үз хуҗалыгы белән матур тормышта яши.
Һәрберсе үзенең хезмәт урынында югары нәтиҗәләргә ирешеп кешеләргә хезмәт итә, булдыклылар, район күләмендә хөрмәтлеләр. Әниләре эчке бер горурлык хисе белән: «Әй, эшләп үстеләр инде. Камил әле дә кайткан вакытларында тиз генә киемнәрен алыштыра да, я абзарга, я бакчага, я ишек алларын чистартырга чыгып китә. Эшсез-шөгыльсез бер минут та тора алмый ул - балачактан эшләп үскәннән инде...» дип мактап ала ул улын.
Камил Низамиев районыбызның иң өлкән урта мәктәпләренең берсе булган, бик күп күренекле шәхесләр тәрбияләп чыгарган Кенә урта мәктәбендә укый. Кызганыч, бу мәктәп берничә ел элек тугызьеллык булып калды инде. Урта мәктәп Карадуганга күчерелү сәбәпле, урта белемне Карадуганга йөреп ала. Мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый ул. Шул ук елны Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә.
Студент еллары... Яшьлек... Ул аларның һәр көнен хәтерли кебек. Зарлану-сыктаусыз, сагынып искә ала. Аның күңелендә студент елларының ачлыгы, юксыллыгы, тыйгысызлыгы, көйсезлеге түгел (ә бит күпчелегебез нәкъ менә шулары турында мавыгып, тәфсилләп сөйләргә яратабыз), ә тырышып укып, күңел түренә дөрләп яткан изге хыялны тормышка ашырыйм дип, мавыктыргыч студент тормышының уртасында кайнап, җәмәгать эшләрендә бөтерелеп йөрүләре ныграк сакланган. Матди авырлыкларга да карамастан, укырга, теләгенә ирешергә мөмкинлек биргән әти-әнисенә тирән рәхмәтле ул.
Институтны 1985 елда яхшы билгеләренә генә тәмамлый һәм Казан хастаханәләренең берсендә хезмәт юлын башлый. Әмма...
Әмма туган җир, туган як үзенә тарта аны. Әти-әниләре дә үзләре янына чакыра. Кенәдә туып, Кенә чишмәләренең шифалы саф суын эчеп үскән егет нигә әле Казанда табиблык итәргә тиеш соң? Балтачта табиб буларак аның җылы карашына, йомшак кулларына мохтаҗ кешеләр юкмыни?
Менә 27 ел инде Камил Вәкил улы Низамиев Балтач үзәк хастаханәсенең табиб-неврологы булып эшли. Аның чирек гасырдан артык гомере райондашларыбызның сәламәтлеген саклауга багышланган. Шушы озын-озак елларның һәр көненең үз эченә нинди борчулар, нинди эзләнүләр, нинди уйланулар сыйдырганын, йөрәге аша күпме кешеләрнең кайгысы-зары, сызлану әрнүләре үткәнлеген ул үзе генә белә булыр. Ә менә шуңа да карамастан, табиб буларак аңа хас төп сыйфатлар - кешеләрне ярату, аларга ихтирамлы-ягымлы булу, тырышлык һәм бертуктаусыз, көндәлек эзлеклелек белән үз белемеңне күтәрергә, профессиональ осталыгыңны чарларга, камилләштерергә омтылу хисе, димәк, кешеләргә тагын да сыйфатлырак итеп ярдәм итәргә омтылу хисе югалмаган да, тоныкланмаган да. Үз хезмәтеңә, үз язмышыңа тугрылык, бирелгәнлек үрнәге түгелмени бу!
- Табиб буларак формалашуыма хәлиткеч йогынты ясаган, коллективта озак еллар бергә эшләгән өлкән табибларга, хезмәттәшләремә рәхмәтле мин. Мин аларның күбесеннән.бик күп тормыш сабаклары алдым. Вакытсыз арабыздан киткән, бөтен район халкы әле бүген дә сагынып искә ала торган изге җанлы табибә, авылдашым Разия Галимулловнаны мин үземнең рухи остазым дип саныйм. Искиткеч кеше, искиткеч табибә иде ул. Гомумән, безнең коллектив бердәм, дус, монда канатланып эшләргә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Хастаханәбезнең соңгы елларда төзекләнүе, киңәюе, зәвыклылануы да сөендерә, - дип уртаклаша ул үзенең уйланулары, рәхмәт хисләре белән.
Әле Чепья, Яңгул участок хастаханәләренең дә гөрләп, тулы көчләренә эшләп яткан чоры. Камил Низамиев үз тармагы буенча районда бердәнбер белгеч. Аңа үзәк хастаханәдәге Вазыйфаларын да башкарырга, әлеге участок хастаханәләренә дә барырга, андагы авыруларны кабул итәргә, дәвалануда булган авыруларны дәвалау буенча киңәш-консультацияләр бирергә, авыр хәлдәгеләрнең өйләренә чыгып чабарга туры килә.
Белгечлегең буенча үз белемеңне тирәнәйтү-киңәйтү, яңа. янәшә белгечлекләр алу аның өчен гади тормыш таләбе генә түгел, ә җан өндәве, намус чакыруыдыр. Ул бүген югары категорияле табиб-невролог, югары категорияле табиб-психиатр, табиб-нарколог, рефлексотерапевг. Ул узган озын һәм кыска сроклы курслар, белем күтәрү чаралары, тәҗрибә уртаклашулар хәтсез - бу нәүбәттән ул бер генә чакыруны да, бер генә мөмкинлекне дә кире какмый, теләп кабул итә. 2010нчы елда медицина буенча икенче югары белем алып, медицина психологы дипломы иясе булды. Сокланмаслыкмыни!
Камил Низамиев тормышның уртасында булырга, кешеләр арасында кайнарга, кешеләр хәсияте белән яшәргә күнеккән кеше. Бусы да аны кеше буларак тасвирлый торган күркәм сыйфат. Ул озак еллар район үзәк хастаханәсенең комсомол оешмасын җитәкләде. Яшьлеге әнә шул романтик елларга туры килгән медицина хезмәткәрләре әле ул елларны бүген дә сагынып искә ала. Күп еллар дәвамында профсоюз оешмасына җитәкчелек итүе - коллективның аны үз итүен, аңа ышануын, аңа таянуын дәлилли. Бу җәһәттән ул район үзәк хастаханәсе җитәкчелегенең дә коллективны тәрбияләүдә, аны бер гаилә итеп туплауда ышанычлы терәге булды. Мин медикларыбызның бер генә җәмәгать чарасының да үзем эшләгән чорда Камил Вәкиловичның катнашыннан башка узганын хәтерләмим. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре көннәрен бәйрәм иткәндә дә, мәдәният йорты сәхнәсендә концерт-спектакльләр күрсәткәндә дә ул үзәктә, уртада. Россия профсоюзларының 100 еллыгына багышлап чыгарылган юбилей медале, Россия профсоюзларының Үзәк советының Мактау таныклыгы аның киң җәмәгать эшчәнлегенә бирелгән лаеклы бәя. Аның хезмәте табиб буларак та югары бәясен алды. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, район хакимиятенең күпсанлы Мактау таныклыклары, рәхмәт хатлары әнә шуның дәлиле.
Бу көннәрдә Камил Вәкил улы Низамиев үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Гомернең уйландыра, яңа адымнарга канатландыра торган көннәре. Котлыйк аны бергәләп шушы гомер тантанасы көннәре белән. Ә киләчәктә озын-озак, моңа кадәргесе кебек үк күркәм, игелекле, кешеләр гаме белән эретелгән гомер телик. Алда бит әле аның гомеренең тагын да саллырак, тагын да нәтиҗәлерәк чоры.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: