Хезмәт

Гомере буе олы хөрмәттә

Әтисез үткән ятим балачак - Өлешенә тигән синең көмешең. Тормышыңның авыр чакларында Янәшәңдә булды газиз әниең.


Әтиләре белән җитәкләшеп үткәндә,
Азмы сыкрады синең күңелең.
«Эх, булса иде минем дә әти!» - дип,
Сыкрап-елап типте нәни йөрәгең.

Сикәлтәле язмыш юлларында
Егылмаска син яшьли өйрәндең.
Сынаса да тормыш, сынмадың бит,
Үз юлыңны таптың - сер бирмәдең.

Равил Сабит улы Шакиров 1953нче елның 22нче октябрендә, Сосна Пүчинкәсендә дөньяга аваз сала. Әнисе аны яшьли әбисе кулына тапшырып, читкә эшкә китә. Балачагы әби, Фарук абый, Камилә апай янында уза. Ул гаиләдә аның туганнары 3 малай, 4 кыз да туа, алар үзара тату, бер-берсенә туганчылыклы булып үсәләр. 2нче сыйныфка кадәр Субаш мәктәбендә белем ала.
Әнисе улыннан башка чит җирләрдә озак яши алмый, Балтачка кайтып төпләнә. Чит җирләрдә рус теле кирәклеген белеп кайткан ана, улы Равилне Балтач урта мәктәбенең рус классына бирә. Тырышып «4», «5» билгеләренә генә укый малай.

Үзенә якын дуслар да таба. Аерылмас дусты, партадашы Рафаэль Хәйруллин, Габделхәй Гафетдинов, Радик Закиров, Наил Зариповны әле дә яхшы яктан гына сагынып искә ала. Хезмәт дәресләрендә агач материалларыннан карават, артлы урындыклар ясап, туган авылы Сасна Пүчинкәсенә алып кайта. Күңел җылысын кушып, үз куллары белән ясалган караватта игезәк кызлар Нурия белән Нурсия үсә. Укытучылары аның иҗат җимешләрен уңай яктан бәяләп, рәсемен мәктәпнең Мактау тактасына куя. Уку чорында иң яраткан фәне немец теле була. Югары уку йортына укырга кергәч тә, алман телен су урынына эчә һәм укытучысының уң кулы була. 1972нче елда Балтач урта мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Шул ук елның июль аенда үзе юл ярып апасы Мәһмүзә белән Кустанай шәһәренең авыл хуҗалыгы институтына юл тота. Институтның агрономия факультетына укырга керә.

Студент елларында спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешә. 2нче курста укыганда вузлар арасында узган ярышта, иптәшләре белән җиңел атлетика буенча 1нче урынны яулый. Дүшәнбе, Алма-Ата, Витебск шәһәрләрендә узган ярышларда катнаша, алдынгы урыннарны ала. Әле дә Мактау таныклыкларын яшьлек еллары истәлеге итеп саклый. Институтны тәмамлаганда спорт өлкәсендә казанган уңышлары өчен ректор спорт велосипеды белән бүләкли. Ул чор өчен бу бик зур бүләк була. Институтта укыган чорда фән өлкәсендә актив катнаша, шуның өчен институтта эшкә калырга берничә тапкыр тәкъдим ясыйлар. Ләкин Равил колхоз стипендиаты булганлыктан, шулай ук әнисен дә ялгыз калдырмас өчен, туган авылына эшкә кайта.

Реклама

1977нче елда колхозда агроном-мелиоратор булып эшли башлый. Шул ук елның 2нче ноябрендә армия сафларына алына. Ел ярым Куляб шәһәрендә хәрби өйрәнүләр үтә һәм Чимкент шәһәрендә хезмәтен дәвам итә. Срогын тутырып кайткач, Каенсар авылында бригадир булып эшли башлый. 1980нче елдан баш агроном, 1985-2006нчы елларда агроном-орлыкчылык белгече булып эшли. Ул елларда Тукай колхозы авыл хуҗалыгы культуралары игү буенча район колхозлары арасында алдынгы урыннарда була. Аеруча бәрәңге белән беренчелекне бирми. 1987нче елда Мәскәү өлкәсенә районнан делегат булып, конференциядә катнашу хокукын яулый һәм анда бәрәңге игү буенча 1 сәгатьлек чыгыш ясый. Тукай колхозында агроном булган дәвердә механизаторлар белән киңәшләшеп, уртак тел табып эшли, шуның нәтиҗәсендә мул уңышка ирешә. Хәзергесе көндә дә хуҗалыкка кирәк вакытта үзенең төпле киңәшләре белән ярдәм итеп тора. Сәламәтлеге какшап китү сәбәпле, 2006нчы елдан яраткан эшеннән аерыла. Әмма хезмәттәшләре, хуҗалык идарәсе аның күрсәткән хезмәтен аяк астына төшермиләр, җыелышып, матур итеп лаеклы ялга озаталар.

Күмәк хуҗалык җитәкчесе, яшь белгеч Рамил Наилевич әле яңа гына хуҗалык белән идарә итә башлавына карамастан, аның хезмәтен югары бәяләде. Равилнең дә үз чиратында хуҗалык идарәсенә, бергә эшләгән хезмәттәшләренә рәхмәте иксез, чиксез.
1984нче елның гыйнварында Сосна авылы кызы Розалия белән гаилә корып җибәрәләр. Тигез, тату гаиләдә ике кыз бала үстерәләр. Икесе дә югары белемле, хәзергесе көндә алар укытучы булып эшлиләр. Олы кызлары Раилә Самат дигән егет белән гаилә корып, әби белән бабайга ике онык - ике ул бүләк иттеләр.

Кече кызлары Гөлирә быел КФУны кызыл дипломга тәмамлап, Константиновка бистәсендә география-биология укыта. Яшь укытучы буларак 100 мең сумлык грант алырга да өлгерә. Равил абый 2012нче елның 18нче июленә кадәр әнисе Гарифә белән тулы гаилә булып яшәгәннәр, 88 яшендә әнисе картаеп, бакыйлыкка күчкән. Аңарчы малае, килене, оныклары, оныкчыклары ихтирамында, тәрбиясендә бәхетле картлык кичерде.
Равил абый үзе дә гомере буе олы хөрмәттә булган, киләчәктә дә шундый тормышы дәвам итеп, саулык-сәламәтлек, тигезлектә яшәргә насыйп булсын аңа.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: