Хезмәт

Гражданнарга социаль ярдәм

Бүгенге көндә шәхси эшмәкәрләрдә эшләүче хезмәткәрләр, вакытлыча эшкә яраксыз, бәхетсезлек очраклары һәм бала алып кайту буенча социаль яктан якланганмы? Әлеге сорауларга РФ социаль иминиятләштерү Фондының Балтач районындагы 8нче номерлы филиалының баш белгече Резеда Гыйльмулла кызы Шәфигуллина җавап бирә.

Резеда Гыйльмулловна, иминиятләштерелгән кешеләргә кемнәр керә?

  • Әлеге кешеләргә хезмәт килешүе буенча эшләгәннәр керә. Шәхси эшмәкәр, нигездә гражданнарны эшкә килешүсез генә ала. Нәтиҗәдә пособиеләрне түләү буенча сораулар туа башлый. Эшмәкәрләр еш кына эчке яки вакытлы хезмәт килешүләре кабул итә, ә кайчакта бөтенләй. «Башта хезмәткәрне өйрәник, аннан күз күрер», дигән принцип белән хезмәт килешүен рәсмиләштерми. Нәкъ менә шул очракта пособие түләү белән авырлыклар килеп чыга.
  • Ә нинди пособиеләр турында сүз бара?
  • Кеше авырып киткәндә яки травма алганда, декретка чыкканда, бала тугач, 1,5 яшькә кадәр бала тәрбияләү һәм мәет күмү өчен бирелә торган пособие турында сүз бара.
  • Әлеге пособиеләрне түләү өчен шәхси эшмәкәргә нәрсәләр белергә кирәк?
  • Әгәр шәхси эшмәкәр эшче белән хезмәт килешүе төзеп, аны эшкә ала икән, ул иң беренче чиратта социаль иминиятләштерү фондына иминиятләштерүче сыйфатында теркәлергә һәм киләчәктә һәр айның 15 нче числосына кадәр иминият кертемнәре түләп барырга тиеш (хезмәткәргә түләгән сумманың 2,9% тарифын­нан). Мәсәлән, аерым иминиятләштерүчеләр әлеге кертемнәрне түләү буенча ташламаларга ия, алар: авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләр, инвалидларның иҗтимагый оешмалары, бердәм авыл хуҗалыгы са­лымнары кабул итүче иминиятләштерүчеләр.
  • Реклама

    Шунысы мөһим: иминиятләштерүчеләр үз хезмәткәрләренә пособиеләрне социаль иминиятләштерү Фонды­ның иминиятләштерү кертемнәрен түләү счетына түли.

    • Резеда ханым, иминиятләштерү кертемнәрен түләү счеты нәрсә аңлата?
    • Эш бирүченең хезмәткәргә түләнгән пособиесе иминиятләштерү кертемнәрен түләү счетына китә. Икенче төрле әйтсәк, кертемнәр пособие түләү хисабына кими. Әгәр исәпләнгән иминиятләштерү кертемнәре посо­бие түләү өчен җитәрлек дәрәҗәдә түгел икән, ул очракта хезмәткәр җитми калган акчаларны сорап социаль иминиятләштерү Фондына мөрәҗәгать итә.
    • Фондка теркәлер өчен нинди документлар кирәк?
    • Шәхси эшмәкәрләр үз җирлекләрендәге филиалга гариза яза. Шулай ук паспорт, шәхси эшмәкәр буларак теркәлгән таныклык копиясе, салым органында исәптә тору буенча таныклык копиясе, хезмәткәрләрнең хезмәт кенәгәсе копияләре кирәк була. Эшмәкәр фондта теркәлгән очракта хезмәткәр белән хезмәт килешүе төзелү вакыты 10 көннән артмаска тиеш. Теркәлгәндә 90 көннән артып китсә - 5 мең , ә аннан артса 10 мең сум штраф каралган. Тагын бер мөһим момент: әгәр эшмәкәр хезмәткәр белән хезмәт килешүе төзеп, иминиятлә­штерү фондына исәпкә басмаса, иминиятләштерү кертемнәрен исәпләү өчен хезмәт хакының 10%ы күләмендә штрафка тартыла. Бу кимендә 20 мең сум дигән сүз. Фондка теркәлмәгән эшмәкәрләрнең үз бурычларын белмәве аларны җаваплылыктан азат итми.
    • Әгәр шәхси эшмәкәр үзе генә эшли икән, ул социаль иминият Фондына вакытлыча эшкә яраксыз булган­да бирелә торган пособиене алыр өчен исәпкә баса аламы?
    • Һичшиксез, баса ала. Бу очракта иминият кертемнәре иминиятләштерелгән ел бәясеннән исәпләнә. Әлеге сумма быел 1507 сумны тәшкил итә. 1507 сум кертемне эшмәкәр 31 нче декабрьгә кадәр кертергә тиеш. Бу исә икенче елга пособие алырга хокук бирә дигән сүз. Әмма әлеге кертем һәр эшмәкәрнең үз теләге белән эшләнә.
    • Резеда Гыйльмулловна, әлеге мәгълүматлар буенча консультацияләрне нинди телефон номеры аша алып була?
    • Элемтә өчен телефон 2-44-27. Рәхим итеп шалтыратыгыз.

    Әңгәмәдәш - Гөлзидә Газизуллина

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: