Хезмәт

Гөсләче Зоя апа Алексеева (фото)

Гөсләче Зоя апа Алексееваны районыбызда белмәгән кеше сирәктер. Борынгы уен коралы белән ул район җирлегендә уза торган смотр-концертларда, республикакүләм конкурс, фестивальләрдә дә еш катнаша.

Зоя ападан гөсләдә кайчан уйнарга өйрәнүе турында сорашам:
- Әтием кайдандыр гөсләдә уйнаганнарын күреп кайтып, үзе дә шул уен коралын ясап карады. Һәм бу аның әйбәт кенә килеп тә чыкты. Унике кыллы иде. Мин кызыгып үзлегемнән уйнарга өйрәндем. Ул чакта 4нчедә укыган чагым. Күңелем тулганда да, сөенгәндә дә мин кулыма гөслә алам. Күңелемдәге кичерешләремне кылларга салам. Әтиемнең истәлеге булган бу гөсләгә 70 елбулды инде. Аның белән кайларда гына булмадым мин.
Гөсләдә уйнаучы авылда икәү идек без - Пелагия тәтә белән без катнашмаган концерт, бәйрәмнәр калмагандыр. Кич утыруларны, кичке уеннарны әле дә сагынып искә алам. Хәзер бик таушалды инде, искерде - минем белән бергә картайды. Узган ел оныгым Дима яңа гөслә ясап бирде. Бик матур, уңайлы, тавышы яңгырап чыга. Оныгым ясаган гөслә фольклорчыларда зур кызыксыну уятты. Яңа гөсләм белән Казан сәхнәсенә барып уйнап кайтырга да өлгердем инде. Дима үзе дә кечкенәдән җыр-моңга сәләтле бала булып үсте. Күп кенә уен коралларында да уйный белә, - ди Зоя апа кулларына яңа гөсләсен алып, кылларын чиертә-чиертә.

Җыр-моңга бирелгән сәләт әтисе Николайдан Зоя апага, аның балаларына да күчкән. Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр алар. Кызлары матур итеп җырласа, улы Илдус үз чорында авылда иң оста гармунчы була...Зоя апа гаиләсе турында салмак кына сөйли-сөйли гөсләдә уйный башлады. Бүлмәгә сихри бер моң таралды. Шушы кыска гына мизгелләрне ничектер озайтасы, көйнең илаһи көчен буйсынасы килә иде. Әйе, әлеге онытыла баручы, үзенчәлекле, бу моңлы уен коралы белән танышырга һәм уйнау серләренә төшенергә теләп, кайлардан гына килмәгәннәр аның янына.

-...Республика матбугат басмаларына да язып чыктылар. Хәтта Германиядән бер журналист килеп, фотоларга төшереп, уйнавымны яздырып алып китте. Фольклорчы, Казан дәүләт консерваториясенең татар һәм этник музыка кафедрасы доценты Геннадий Макаров кына да өч тапкыр булды бездә. Ул гөслә уен коралын торгызу һәм халыкка кире кайтару өчен тырыша. Ә 2013 елда Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәре Эльмира Каюмова минем гөсләдә башкарган көйләр тезмәсен дискка яздырып бирде... Биктәшкә килүчеләрне Авылыбыз буйлап сузылып киткән Кирмәт тавы белән бәйле тарихи истәлекләр дә кызыксындыра. Гореф-гадәт йолаларыбызны саклап, халыкны үзенең шифалы үләннәре белән дәвалап торган изге урыныбыз бит ул, - ди Зоя апатуган авылы белән горурланып.

Менә шундый Зоя апа Алексеева кебек сәнгатькә гашыйк, киң күңелле, тормышчан шәхесләре белән данлыклы ул Биктәш.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: