Гүзәл Уразова зур шатлыгы белән уртаклашты
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова зур яңалыгы белән уртаклашты.
Кичә Гүзәл "күп калмады, иртәгә күптән көтелгән яңалыкны җиткерәм" дигән иде. Күпләр инде аның балага узуы турында имеш-мимешләр таратты. Котлаучылар да булды. Чынлыкта исә Гүзәл киемнәр кибете ачкан.
"Була бит әле бик зур хыял. Син аның белән ятасың, аның белән уянасың. Бер ел буе әзерләндем: бер ясадым, бер сыздым. Тукымаларын сайлап, бөтен модельләрен ясап, килештереп, барыгызга да килешле булсын диеп, энәсеннән җебенә хәтлем җитәкләп бу эшнең азагына чыктык. Ниһаять, килеп чыкты кебек.Беренче коллекциямне сезгә дә тәкъдим итәм. Бүгеннән үз брендым астында "Guzel Urazova" кием кибете эшли башлады", - ди Гүзәл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев