Хезмәт

Халык иминлеге сагында (сәхифә)

Курка торган чаклар узган Быел язлыкта алар белән төнге рейдта йөргән идек. Кече Лызида төн уртасында фонарь яндырып салмыш егетләр «куып» йөргәндә: - Ничек курыкмыйсыз. Тәпәләп китсәләр дә берни эшли алмыйсыз ич, - дип сорап куйган идем. - Моңарчы Ходай саклады. Моннан соң да саклар әле, - дигән иде Ләйсән...

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан тагын очраштым мин алар белән. Эш кабинетында исерек әниләр белән әңгәмә үткәргән чаклары иде. Ләйсәннәрнең Нәҗипова дигәнен әниләр янында калдырып, Шакировасы белән күршедәге участок инспекторлары кабинетына кердек. Һәм теге төнге рейд вакытында биргән сорауны кабат исенә төшердем.
- Курка торган чаклар узды инде, - диде ул елмаеп.
Югары Субаш урта мәктәбе укытучысы әнисе Ризида юлыннан китеп укытучы булырга хыяллана ул башта. Арча училищесын тәмамлый. Әмма практика вакытларында ук бу һөнәрнең үзе өчен түгеллеген төшенә һәм училищены тәмамлагач, Казандагы милиция бүлегенең берсендә балигъ булмаганнар белән эшләүче инспектор булып урнаша. Биредә ике ел эчендә үзен танытып өлгерә. Хәтта эше барышында фатирлар басып көн күрүче төркемне фаш итүгә булыша. Шуның өчен өенә кайтканын көтеп торып үзенә зыян салмакчы да булалар. Ләкин тапкырлыгы һәм тәвәккәллеге нәтиҗәсендә үзе бандитны башын алып качарга мәҗбүр итә. Шундый кыю хезмәткәрләр үзебезнең Балтачка да кирәкми мени. 2003нче елның көзендә Ләйсән Балтач эчке эшләр бүлегенә күчерелә. Менә 10 ел инде шушында, балигъ булмаган балалар белән эшли. Туган ягына кайткач, үзенә тиң ярны очратып кияүгә чыга. Үзенә эш буенча киңәш сорап килгән Алмаз Шакиров белән танышып, йөрешеп гаилә коралар. Инде бер кыз үстерәләр. Әнисе әйтмешли, бәхетле датада - 07.07.07 туган Ләйлә киләсе елга укырга барачак. Эшең сәгатьле түгел, балаларың янында булырга вакытың каламы соң дигән сорауны бирмичә кала алмадым.
- Тырышабыз инде, - ди ул. - Башкаларга акыл сату өчен, беренче чиратта, үз өендә тәртип булырга тиештер ич. Әйе шул, үз балаларың теләсә нишләп йөрсә, үзең начар әни булсаң, башкаларга сүзең үтми инде. Бу җәһәттән, Ләйсән Шакированың бәхете зур. Бердәнбер оныклары да булгач, авылдагы әби-бабайлары Ризида белән Марат Ләйләне гел көтеп алалар, атналар буе алып карап тәрбиялиләр. Ире Алмазның туганнары да (Алмаз әти-әнисе авариядә үлеп, Хатирә белән Рәшит тәрбиясендә үсә), гел ярдәм итеп торалар аларга. Алмазны да тәрбияләп үстергәннәр, хәзер кызыбыз Ләйлә дә күбрәк Хатирә апаларда була. Ара якын булгач, көнме-төнме эшкә чакырганда кызымны аларга илтеп куям, ди Ләйсән. Күршеләре дә бик игелекле, яхшы кешеләр. Гаиләң дә шулай көйле, әйбәт тормыш булганда гына эшләрең уңышлы бара шул. Ләйсән Шакирова бүлектә мактаулы хезмәткәр. Ә ул үзе күбрәк хезмәттәшләрен инспектор, үзе кебек үк полиция капитаны Ләйсән Нәҗипованы, өлкән инспектор, майор Наил Фәйзрахмановны ихтирам белән зурлап телгә ала.
Рәсемдә: Ләйсәннәр. Уңдагысы ШАКИРОВА.
Полиция шоферы
Полиция шоферына рәхәт инде. Инспекторлар да туктатмый, штраф кәгазьләре дә килми. Әнә шулай уйлап, үземә дә турыдан ярып әйтүчеләр очрап тора. Шул кешене бер генә көн полиция машинасында шофер итеп йөртер идем. Юлда бөтен игътибар синдә була. Әз генә дә ялгышмыйча, бөтен таләпләрне үтәп чиста, пөхтә йөрергә кирәк.Синең юлдагы тәртипсезлегең «күр инде боларны» дип бөтен полиция исеменә тап төшерерлек булмасын. Район эчке эшләр бүлегендә 20 ел машина йөртүче Фаил Мөхәммәтшин эшеннән хезмәттәшләре бик канәгать. Аның белән теләсә кайчан, теләсә нинди юлга чыгып булырына, йөзләренә беркайчан да кызыллык китермәячәгенә ышаналар. «Маяк» хуҗалыгыннан трактор урлануы турында хәбәр алынгач та шофер хезмәткәр Фаил Мөхәммәтшин оператив группаны төн уртасында бик тиз тиешле урынга алып килеп җиткерә. Гомумән, төн дә юк, көн дә юк полиция шоферына.
Бервакыт май бәйрәме көннәрендә табигать кочагында ял иткән җиреннән эзләп табып, Арчага алып киттеләр. Никадәр генә тынгысыз, җаваплы булмасын, ярата һөнәрен Фаил. Яратмаса, көн саен Курмаладан килеп йөреп эшләр идемени. Тормыш иптәше Лилия дә эшләгән җирендә мактаулы. Үзәк сырхауханәдә эшләп кайткач, йортта да чистартырга, пешерергә җитешә. Тормыш иптәше Фаил белән эшләрне бүлешмичә, килешеп, яратышып тату яшәү ярдәм итә аларга. 2 ул үстерәләр. Фаилнең әнисен бакыйлыкка күчкәндә бик олылап тәрбияләделәр. Хәзер әтиләре Рәфыйк шундый зур тәрбиядә. 7нче сыйныфта укучы Рәсүлләре дә, өченчедәге Рушан да боларны күреп торалар ич. Димәк, әти-әниләреннән миһербанлылык, киң күңеллелек, шәфкатьлелек кебек сыйфатларны алып үсәләр.
Тыгыз элемтәдә
Юл-патруль хезмәте инспекторларының штаты минимумга кадәр кыскартылгач, хәзер полицейскийлар белән аеруча бердәм, тыгыз элемтәдә эшлибез. Бигрәк тә участок инспекторла¬ры ярдәменә нык таянабыз. Хәзер аларга да юлда машиналарны туктату, кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә протоколлар төзү хокукы бирелде. Мәсәлән, Куныр зонасындагы инспектор, полиция капитаны Эльдар Сәгыйтдинов инде быел 132 протокол төзеде. 12 урындагы авария очрагында булып безнең эшкә сизелерлек ярдәм күрсәтте. Яңгул зонасындагы участок инспекторы, полиция капитаны Фәнил Муллахмәтов та безнең белән тыгыз элемтәдә эшли. Быел да автоинспекциягә кагылышлы 83 протокол төзеде инде. Шулай ук аварияләрдә дә булып, бездән башка да килеп туган хәлне анализлап закон нигезендә хәл итәргә сәләтле. Гомумән, һәр участокта юлларда тәртип бозуларны кисәтү, авылларда транспорт чараларын вакытында исәпкә алу һәм төшерү кебек мәсьәләләрне даими контрольдә тотучы, безнең эшкә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучы инспекторлар эшли. Менә бүген барысын да һөнәри бәйрәм белән котлыйм. Барыгызга да гаилә бәхете, сәламәтлек телим һәм эшебездә гел әйбәт нәтиҗәләргә ирешергә язсын дим.
Фәргать ШӘФИГУЛЛИН ЮХИДИ бүлеге инспекторы
Көн-төн дими
Дүрт-биш ел элек Сосна хуҗалыгында язгы чәчүдә эшләп алган идем. - Тагын менеп җиткән инде. Өендә эше юкмы соң?
Участок инспекторы Фирдинант Гыйлемҗановны әйтәләр икән. 20 көнләп эшләдем чәчүдә. Фирдинантны очратмаган бер генә көн дә булмады. Я иртән иртүк, я төш чорында, я кич әле машина-трактор паркында, әле амбарда, әле авылда кибет янында була ул. Һәрвакыт кем белән булса да сөйләшкән, киңәш биргән вакыты булыр. Шул елны туалет аша парктагы складка керүчене дә бик тиз ачыклап бирде ул. Һәр көн эштә авылда халык белән аралашуда булгач, кайда нәрсә ятканын, кемнең нәрсә белән шөгыльләнгәнен белеп тора иде шул. Полициядә тәҗрибәсе дә бик зур инде. 1984нче елдан бирле монда. Башта 7 ел балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы булганда да шул участоклардан кайтып кермәде инде. Гомере буе участок инспекторы булып эшләп подполковник званиесе алган полицейский ул бүлектә. Хәзер аның контрольлегендә Сосна, Норма, Иске Салавыч җирле үзидарәләренә кергән авыллар. Фәнис Хәйруллин белән бергә эшлиләр.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчелегенең участок инспекторлары эше белән даими кызыксынып торулары, эшләү өчен тиешле шартлар тудырырга омтылулары үзен сиздерә ди алар. Подполковник Гыйлемҗанов ике ел рәттән республика ярышында «Һөнәре буенча иң яхшы» дигән дәрәҗәгә ирешкән участок инспекторы. Бу исемнең меңләгән полицейскийлар арасыннан елга бер генә инспекторга бирелүен исәпләсәң, бик зур дәрәҗә бу. Шуңа күрә дә соңгы аттестацияләр вакытында да хаклы рәвештә эштә калды ул. Җиде төн уртасында чыгып китәргә туры килгәндә дә торып чәен эчертеп озатып калган тормыш иптәше Хәмдия белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр алар. Икесен дә югары белем алганчы укыттылар. Инде тынычрак эшкә күчсә дә була кебек. Әмма Фирдинант Гыйлемҗанов участок инспекторы гына түгел, бүлектәге спорт, мәдәният чараларында да актив катнашучы полицейский әле.
Максатына иреште
Тырышты, тәки үз дигәненә иреште. Ике ел солдатта хезмәт итеп кайтканда ук командирла¬рыннан милициядә эшләргә лаек тәкъдимнәр яздырып кайткан иде. Кайтуга район эчке эшләр бүлегенә эшкә алдылар. Башта 4-5 ел сакчы-конвой хезмәтендә булды. Аннан дежур бүлегенә күчерделәр. Менә хәзер дознаниегә күчеп ятышы. Полиция буенча Казандагы институтта читтән торып укып югары белемле юрист һөнәрен үзләштерде. Алдына максат куеп һәм шул максатына ирешү өчен көрәшә белүче тырыш, тәвәккәл егет шул. Ә полициягә әнә шундыйлар кирәк тә. Арборда яшәүче әти-әнисенең күңелләре тыныч төпчек уллары полиция капитаны Разил Хаҗиев өчен. Моннан ике ел элек өйләнеп, Балтачта үз куышларында тормыш иптәше Рафилә белән әти-әниләрен сөендереп яшиләр. «Инде бабай да булдым», - дип шатланып туя алмый Разилның әтисе Зәкәрия оныгы Данисны сөйгән саен. Разилның буш вакыты юк диярлек. Чөнки хоббилары бик күп: спорт белән шөгыльләнә, ауга йөри, азартлы балыкчы...
Сәхифәне Хәлил НӘКЫЙПОВ әзерләде.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: