Халык соравын өйрәнеп
Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин район башкарма комитеты бүлекләре, җирле үзидарәләр, кайбер оешма җитәкчеләре, җаваплы хезмәткәрләре катнашында җыелыш үткәрде.
Анда җирле үзидарәләрнең отчет утырышларында халык тарафыннан кергән сораулар һәм тәкъдимнәр буенча эш оештыру турындагы мәсьәлә каралды. Балтач шәһәр җирлеге утырышында Медведев һәм Ленин урамнары, Чепья, автовокзал янындагы чатларга светофор куярга, Балтач урамнарына тротуар җәяргә, каток һәм чаңгы трассаларында кием алыштыру өчен урыннар булдырырга кирәк дигән тәкъдимнәр әйтелгән. Соснада авыл эчендәге юлларны тәртипләү, күперне ремонтлау, урамнардагы газ һәм электр линияләренә комачаулаучы карт агачларны кистерү, электр, су белән тәэмин итүне яхшырту, мәктәп, балалар бакчасы биналарын ремонтлау проблемалары күтәрелгән. Борнакта авыл эчендәге юлларны карарга, мәктәп-бакча комплексы төзергә, балаларны Яңгул мәктәбенә укырга йөртү өчен автобус белән тәэмин итәргә кирәк. Югары Субаш, Карадуган, Кече Лызи, Шубан, Чепья авыл җирлекләрендә дә мәктәп, балалар бакчалары буенча проблемалар бар икән. Электр, су белән тәэмин итүне, медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту буенча да сораулар күп булган. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров башкарма комитетының һәр бүлеге, һәр җаваплы оешма җитәкчесе авыл җирлекләре утырышларында күтәрелгән үзләренә кагылышлы һәр проблеманы көндәлек контрольгә алырга һәм аларны үтәү буенча конкрет чаралар күрергә бурычлы диде. Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин халыкның бер генә үтенече дә, тәкъдиме дә игътибарсыз калырга тиеш түгел, ресурсларны кабат карап, барлап, мөмкинлекләр табып барысын да үтәргә кушып күрсәтмәләр бирде.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 08:11Җәяүле энциклопедия. Кем дип уйлыйсыз?! Айдар белән Илдарны кемгә дә булса калдырып, һаман да совет балаларына, совет халкына белем-тәрбия бирергә ашыкканнар.4501
-
27 февраль 2021 - 20:11Эшеңне яратсаң, чын энтузиаст булсаң... (дәвамы) Егетләр хезмәттә дә, тормышта да үрнәк.20801
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар15500
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.15200
-
26 февраль 2021 - 12:11Юл фаҗигасендә һәлак булган Хашимовлар бәби ашына барырга чыккан булганнар... "Киа" машинасы йөртүчесе турында мәгълүмат аз. - Бик матур, яшь егет. Ялгышмасам, Апас районыннан, диделәр. Эш буенча Балык Бистәсенә кайткан булган, - диде Нәзирә.56500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика