Хезмәт

«Хезмәт» десанты — Көектә

Игътибар иткәнсездер, хөрмәтле укучыларыбыз: бүген газетабызда өр-яңа сәхифә башлыйбыз. Максатыбыз һәр авылга барып җитү, аларның яшәеше, көнкүреше, проблемалары белән танышу, сезне дә алар белән таныштыру.

Һичшиксез, авылларга барганда без аның булдыклы, сәләтле, абруйлы кешеләре, ул авылның үзенчәлеге, үткәне һәм киләчәге турында да язарга тырышырбыз. Беренче тукталыш итеп без Көек авылын сайладык. Ни өченме? Чөнки янәшәсендә генә кайчандыр аның кебек гөрләп яшәгән Көекбаш авылы бетте, ә ул ил сәясәтенә дә, үзәкләшү-оптимальләшү җилләренә дә бирешми, гөрләп яши бирә. Сәбәп нидә? Авылны кемнәр яки нәрсә, гомумән, нинди көч саклап калган?
Аны бүген нәрсә яшәтә? Без үзебезчә бу сорауларга җавап табарга тырыштык. Иң элек әлеге авыл турында рәсми белешмәгә күз салыйк әле.
Район энциклопедиясендә менә ниләр язылган:
Көек авылы XVII гасырның ахырында нигезланган. Аңа беренче булып нигез салучы кеше Туктамыш исемле булган.
XVIII гасырның беренче яртысында Казан губернасының Казан өязе Арча даругасы Үтәгән Шадрин йөзлегендә, XIX гасыр башыннан - Апаз волостенда, шушы гасырның икенче яртысыннан 1930 елга кадар - Балтач волосте җирлегендә. 1959 елга кадар Чапшар авыл Советы составына кергән. Бүгенге кәнда «Шәһәр тибындагы Балтач бистәсе» муниципаль берәмлеге җирлегендә...
Көек авылы борыңгыдан соңгы чорларгача үзенең шахтерлары белән дан тоткан. Авыл өлкәннәре Кәрим Ибәтуллинның революция алды елларында Америкага кадар барып җитүе турында сөйли.
Авыл элек-электән үзенең көрәшчеләре белән да билгеле, аны «Батырлар авылы» дип атыйлар. Районның атаклы көрәш осталары Айдар Гәрәев, Васыйл Гыйлаҗев, Фәнис Шәрипов - Көек егетларе.
Гыйлаҗевлар кебек берничә буын көрашчеләре булган династиялар бар монда...
Яшәтүче көч
Авылны без башта тау өстеннән - җиләкле, чәчәкле, агачларга күмелеп утырган тау битеннән күзәттек, фоторәсемгә алдык. Күз алдында искитмәле манзара ачылды. Уңда - бөтен Балтачка данлыклы мул сулы плотина, каршыда берсеннән-берсе таза, матур каралтылар. Күңелгә килгән беренче юллар Тукай шигырен бераз үзгәртеп булды:
«Тау астына салынгандыр безнең авыл»...
Ә авыл үзе безне бик матур, төзек өйләре белән каршы алды. Соңыннан белдек: биредә бик тырыш халык яши, алар берсеннән-берсе күреп, калышмаска теләп, шулай йорт-җирләрен төзек тоту, яңарту «чире белән авырый» икән. 38 хуҗалыклы авылның үз эшмәкәрләре дә, авыл дигәндә көчен дә, акчасын да жәлләми торган иганәчеләре дә бар булып чыкты.
Азат Зыятдинов, Рәис Садыйков, Әхмәтхан Гәрәев, Фәнис Шәрипов, Сабирҗан Садриев, Айдар Гәрәев... - кайсыбер зур авылларның төшенә дә кермәгән ныклы тыл бит бу!
Әмма безне иң сокландырганы - биредә әле дә авылны авыл иткән күршелек хисләре, җылы мөнәсәбәтләрнең саклануы булды.
- Берәүгә печән кайтса яки берәр эш эшли башласа, бездә, беркем чакырмыйча да, бөтен тирә-күрше ярдәмгә кереп җитә, - дип сөйләде бирегә Бөрбаш авылыннан килен булып төшкән шәфкать туташы Алсу ханым Гәрәева. - Зур авылларда бу әйберләр күптән онытылды бит инде.
Ә биредә кеше күршесе белән, бер-берсе белән яши. Бер-беребезгә ипи-тоз сорап керергә дә читенсенеп торулар юк. Бу авылның тагын бер үзенчәлеге - биредә бик тыныч, шул ук вакытта бик тере халык яши. Монда эшсез йөргән кешене очратмассың. Яшьләр генә димим, өлкәннәр дә, бер-берсеннән калышмыйм дип яши.
Дөрес аңлагыз, бу көнләшү түгел. Шулай яшәмәсә, авыл күптән ташландыкка әйләнер иде. Ә бездә, күреп торасыз, шифер түбәләр дә санаулы гына калып бара. Дөрес, кеше яшәмәгән биш йорт бар, әмма алар да бөтенләй үк ятим түгел, Балтачтан килеп, бәрәңге утырталар.
Дәвамы бар.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: