Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

"Хезмәт десанты" Салавыч Сәрдегәнендә – 3 (фото).

Киләчәк өметсез түгел. Мәктәпнеӊ верандасында тезелгән чаӊгыларны күргәч, күӊелдә бу авылда гомер кичергән бер кеше белән бәйле хатирә яӊарды. Сүзем Шакир абый турында барачак. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, бүгенгесе көндә мәрхүм. Норма, Яӊгул, Бөрбаш, Алан, Пүскән, Нормабаш авылларыныӊ олы яшьтәге кешеләре аны әле дә яхшы хәтерлиләр. Сугыштан соӊ туган...

Киләчәк өметсез түгел.
Мәктәпнеӊ верандасында тезелгән чаӊгыларны күргәч, күӊелдә бу авылда гомер кичергән бер кеше белән бәйле хатирә яӊарды. Сүзем Шакир абый турында барачак. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, бүгенгесе көндә мәрхүм. Норма, Яӊгул, Бөрбаш, Алан, Пүскән, Нормабаш авылларыныӊ олы яшьтәге кешеләре аны әле дә яхшы хәтерлиләр.
Сугыштан соӊ туган авылына кайткач, милиция участок инспекторы, Пускән авылында күмәк хуҗалык җитәкчесе, урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куя. Кешегә яхшы мөнәсәбәте белән ул вакыттагы җитәкчеләрдән уӊай якка күпкә аерылып торган.
2005 елда Салавыч авыл Советы рәисе Наил Абдуллин (бүгенгесе көндә ул да мәрхүм, һәр икесенеӊ дә урыны җәннәттә булсын) белән Җиӊү бәйрәме алдыннан өйләренә кереп, сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырып, аларныӊ хәлләрен белеп йөрибез. Чират буенча мәктәп артына урнашкан йортка кердек. Киләсен белеп, орден-медальләрен тагып, көр күӊел белән каршы алды Шакир абый.
Истәлек альбомын карап утырганда, аныӊ чаӊгы кигән хәйран иске бер фотосы килеп чыкты. Заманында атаклы көрәшче булган Шакир абыйдан кызыксынып сорагач, ул, фотоныӊ сугыштан соӊ кыш көне Мәскәү өлкәсендә төшерелгән икәнен җиткерде. «Хәтерем ялгышмаса, 1946 елныӊ декабрь аенда бу. Мәскәү хәрби округы буенча 10 километрга үткәрелгән чаӊгы ярышында беренче урынны алган идем. Чаӊгы буенча «СССРныӊ спорт мастеры» дәрәҗәсе бирелү турында таныклыгы да бар иде, каядыр юкка чыкты. Андый кәгазләръгә бик игътибар итмәдек шул», дип уфтанып алды. Димәк, районыбызда Рәлиф Аскаров белән бергә, чаӊгы буенча «СССРныӊ спорт мастеры» икәү булып чыга түгелме соӊ?!
Мәктәптә 12 бала укый икән. «Киләчәгебез өметсез үк түгел, алдагы уку елына - 3, аннаӊ соӊгы елга 5 укучы мәктәпкә керә», диделәр. Балалрга Лилия Хәмматова һәм Тәслимә Якупова белем бирә, Гөлназ Бариева нәкъ менә вакытында өлгертеп, тәмле ашлар белән сыйлый. Ишектән килеп керүгә укучыларныӊ барысыныӊ да формадан булуы күзгә ташланды. Физкультура укыту өчен дә аерым бүлмәләре бар, матур, аяз көннәрдә дәресләрне ачык һавада үткәрәләр икән.
Кешеләрне тартып торалар.
Авылныӊ нәкъ үзәгендә бергә урнашкан кибет белән авыл клубы халыкныӊ матди һәм мәдәни ихтыяҗларын канәгатләндерүдә бер-берсен тулыландырып торалар. Кибет бинасы кулланучылар җәмгыяте балансында, гөмер буе сәүдә системасында эшләгән Рәсилә белән ире Газинур Әхмәтҗанов аны арендага алып эшли. Кибеттә аракы сатылмавы уӊай үрнәк дип бәяләргә була. Ассортиментка килгәндә, сатып алырга теләгән һәр төрле продукт бар. Соӊгы арада бәяләр күтәрелү генә бераз борчуга салган үзләрен. Кибеткә килеп кергән Әхмәтҗанов Газинур белән гәп куертабыз: «3 малай үстердек, бүгенгесе көндә 2се гаиләле, 4 оныгыбыз бар. Бер малаем Балтач бистәсендә, берсе Нормада уз йортлары белән торалар. Яндагысы авылда калырдыр, көзгә башлы-күзле булырга охшап тора». Газинур тырыш, һәр нәрсәгә кулы ята. Андыйлар турында «70 төрле һөнәр иясе» диләр. Иске фотоларны торгызу, аларны төсле принтерда ясау, теләсә нинди катлаулы электроник җиһазларны сүтеп, аларга «җан өрү» һәм башка төрле шөгельләре белән ул авылдашларына арасында үзенчәлекле урын алып тора.
Авылда тагы бер кибет эшли. Анысыӊ хуҗасы шушы авыл кешесе Фәргать вакытлыча, Малмыж кешесенә арендага биреп торганнар. Сатучысы барыбер Сәрдегән кешесе. Шунлыктан, ике кибеттә дә шушы авыл кешеләренә хас булганча, ачык чырай белән каршы алдылар. Товар бәяләре икесендә дә бер чама.
Кибеттән соӊ юлыбыз авыл мәдәният учагына илтте. Клубныӊ китапханә ягында Бөек Җиӊүнеӊ 70 еллыгына күргәзмә әзерләү белән мәшгүль булган Рәкыя Хәйруллина каршы алды. Ул мәдәният өлкәсендә 1995 елдан бирле хезмәт куя икән. Язмыш җилләре аны киткән Малмыж якларыннан кире туган төбәгенә кайтарган. Мәдәният йорты аӊа эш урыны гына түгел, юану һәм тормышыныӊ мәгънәсе дә булып тора кебек.
«Кичкә «Ватанны саклаучылар» көне уӊаеннан концерт номерларын кабатлау булачак. Авыл хатын-кызлары үзләре чыгыш ясыйлар. 8 март бәйрәменә ир-атлар әзерләнә. Халык үзебезнеӊ артистларыбызны читләргә караганда яхшырак кабул итә, - дип аӊлатма бирде Рәкыя ханым (Сәрдегәндә без февраль уртасында булган идек - ред.).
Узган җәйдә газ котельные каралган, «Татарстан» күмәк хуҗалыгы ярдәме белән тышкы ишекләр алышынган. Шулай да мәдәният учагына киләчәктә ремонт кирәклеге бинаныӊ тышкы ягыннан ук ачык күренә. Әмма, иӊ үзәккә үткәне, төрле кичәләр, концертлар өчен музыкаль аппаратураныӊ булмавы икән. Бу очракта, әлеге дә баягы авылдашлары Әхмәтҗановлар ярдәменә таяналар. Газинур музыка аппаратурасын өеннән алып төшсә, иптәше Рәсилә әби-апаларны бәйрәм табынын оештыруда кибет продукциясе белән ярдәм итә. Ә чараларны оештыруда авыл старостасы Илдар Саттаровныӊ ярдәме күп икәнлеге кабат искәртеп уздылар. Менә шулай тыныч, итәгатьле, татар авылларыныӊ яхшы традицияләрен саклап һәм яӊартып яшиләр Сәрдегәндә.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250