Хезмәт итә егетләр
1652
0
0
Пыжмара мәктәбен тәмамлаучылар чыгарылыш кичәсенә җыелды. Җәйге матур көн шатлыктан балкыган егет-кызларның йөзләрен тагын да матурлый. Кесәсендә иртәгә армиягә чыгып китәргә дигән чакыруы булган Рөстәм дә классташлары белән бергә елмая, шатлана. Бу сөенеч кич аны озату мәҗлесендә дә дәвам итте.
Икенче көнне район хәрби комиссариатыннан да үзен озата килүчеләргә күтәренке күңел белән кул болгап китте ул. - Кечкенәдән флот киемнәре киеп, солдат булып уйнарга яратты, - ди аның турында әбисе Нурия. Спорт белән гел шөгыльләнгән. Гер күтәрү буенча мәктәптә генә түгел, район, республика ярышларында катнашып призлы урыннарны алган. Армиядә дә актив икән. Төрле частьлардан җыелган солдатлар арасында икенче урынга чыгып, көмеш медаль яулаган. Әле китәсе елны да Пыжмара, Норма сабантуйларында гер күтәреп, яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, күп бүләкләр алган. Сүзебез Мәскәү өлкәсендә хезмәт итүче Түбән Сәрдек егете Рөстәм Әюпов турында. Аның әтисе Раиф та солдатта булган. Раифның әтисе Шөгаеф та ил алдындагы бурычын намус белән үтәп кайткан.
Узган җәйдә Пыжмара авылында да ике йортта егетләрне солдатка озату мәҗлесләре үткәрелә. Кайчандыр үзе дә армия сафларында хезмәт итеп кайткан Хәлим Әүхәтшинның улы Ранил, Фәнис малае Фәндүс Галиев бер-бер артлы ир-егет өчен мактаулы бурычларын үтәргә чыгып китәләр. «Көткән кешегә генә бик озак тоела, бер ел вакыт узып та бара икән ич инде. Егет кешене чыдамлыкка, ныклыкка да сыный инде ул солдат хезмәте», ди аларның үзләре дә армиядә хезмәт итеп кайткан әтиләре.
Быел җәй Норма авыл җирлегендә дә өч егет солдаттан кайтачак. Кариледән Айнур Әхмәтбаев, Чапшардан Раназ Мөкминов, Килидән Рафил Әсхәдуллин үзләре хезмәт иткән частьларда мактаулылар. Әти-әниләре, туганнары, гомумән, райондашлары йөзенә кызыллык китермичә, намус белән хезмәт итәләр.
Фото интернет челтәреннән алынды.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги:
250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
27 май 2022 - 20:11Бүгенге ярышның җиңүчеләре билгеле (+ фото) Алдан хәбәр иткәнебезчә, бүген “Труд” җәмгыяте базасында сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары ярышы үтте.9701
-
27 май 2022 - 19:11Минсельхоз России объявляет предварительный отбор заявок проектов на развитие сельского туризма «Агротуризм» на 2023 год Телефоны для консультаций: 8(843)221-76-54.2600
-
27 май 2022 - 18:46Җәмилә Сибгатуллина медальле булды (+фото) Җәмилә Сибгатуллина «ТАССР оешуга 100 ел» медале белән бүләкләнде6100
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
27 май 2022 - 09:45Газетаның 20нче санында (27 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар11401
-
25 май 2022 - 17:21Кәримә Мустаеваның концертына рәхим итегез! 26 май көнне Балтач мәдәният үзәгендә Кәримә Мустаеваның бушлай концерты булачак21500
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.283600
-
26 май 2022 - 10:46Бәйрәм уңаеннан Балтач эшмәкәрләре район башлыгы Рамил Нотфуллин белән очрашты (+фото) Районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр белән хакимият кулга- кул тотышып эшли.58702
-
26 май 2022 - 14:46«Җәйге җылыларны көтмәгез»: синоптик июнь белән июльнең нинди булачагын фаразлады Май аенда Татарстан территориясендә, шул исәптән башкалада, озакка сузылган салкыннар саклана. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сүзләренчә, быел Казанга климатик җәй килергә ашкынып тормый.41301
© 2011 - 2022. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+