Хезмәт

Хезмәт тәме уңышларда

«Илдар» сервис-сәүдә үзәге бүген һәр юнәлештә зур абруй казана. Оешмаларының иң әһәмиятле юнәлеше, билгеле, авыл хуҗалыгы транспортларын ремонтлау һәм запас частьлар белән тәэмин итү. Бүгенге сәхифәбездә үзәкнең үткәне, бүгенгесе белән танышып, киләчәккә булган планнары хакында белербез. Биредә тырышып эшләүче егет-кызларның хезмәте белән дә таныштырырбыз. Юл башы...

Илдар Галиуллин 1996нчы елда шәхси эшмәкәрлек эшен гараж эчендәге кечкенә генә будкадан башлый. Ул чор өчен зур тәвәккәллек таләп итүче кәсепләрнең берсе була ул. Тора-бара 2003нче елда Себер тракты урамына КамАЗ запчастьлары склады салына һәм алты кеше хезмәт урыны белән тәэмин ителә. Тырышлык, җаваплылык хисе белән сугарылган хезмәт тиз арада матур нәтиҗәләре белән сөендерә. Елдан-ел запчасть күләме, эш сыйфаты үсә бара. Шушыңа нигезләнеп, 2004нче елның март аенда җиңел машиналар өчен запчастьлар кибете, шиномонтаж цехы ачуга да беренче адымнар ясала. Ел ахырында исә автомойка һәм двигательләр ремонтлау цехы ачыла. Матур нәтиҗәләрне дәвам итеп 2005нче елда ТНВД ремонтлау, техник хезмәт күрсәтү һәм җиңел машиналар ремонтлау, КамАЗ машиналарын, редуктор¬лар һәм коробкалар ремонтлау цехлары үз эшчәнлекләрен башлап җибәрә. Соңрак «Зиләйлә» кафесы, компьютерлаштырылган диагностика һәм развал схождение цехы ачу тормышка ашырыла. Компьютер диагностикасы үткәрә башлау исә эшчәнлекне киң җәелдерә, клиентларның санын тагын да арттыра.

Камиллеккә юл
Гел камиллеккә омтылучы бу оешма бүген эш төрләрен арттыру, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен җиң сызганып эшли. Шулай булмаса, Киров һәм Мари Иле өлкәләреннән, Арча, Саба, Биектау районнарыннан, Казан шәһәреннән үк бирегә килерләр идеме?! Әле болардан тыш төп хезмәт безнең җирлектәге авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренә, оешма-предприятиеләргә, шәхси кешеләргә күрсәтелә. Халыкның бирегә күпләп тартылуының сәбәбе гади. Чөнки оешма киң ассортиментта запас частьлар белән данлыклы. Хезмәт төрлелеге, эшнең сыйфатлы булуы да төп сәбәпләрнең берсе. Шушы елларда гына кыру, фрезерлы, кырып киңәйтү, шомарту станоклары сатып алынып, яңа төр хезмәтләр күрсәтелә башлаган. Мөһим станокларны үзләрендә булдыру читкә йөрүдән азат итеп, зур уңайлыклар тудырган.

Эшләребез гөрләп бара
Оешма территориясенә аяк басу белән үземне кырмыскалар дөньясында итеп хис иттем. Эш бер секундка да туктамый. Кеше килә, китә, хезмәткәрләр киңәш сорап җитәкчеләр янына керә, заказ бирелә һәм кабул ителә, шул арада әзер двигательләр озатыша, чираттагылары кабул ителә... Ә шушы процесста эшче тарафыннан клиентка карата салкын караш, дорфа итеп эндәшүне күрәм, ишетәм димә. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өстендә максатчан эш алып баручы егет-кызларның максат-бурычларын белергә теләп эш урыннарында булдым. Иң мөһим цехларның берсе булган двигательләр ремонтлау цехында үз эшен зур осталык белән башкаручы эретеп ябыштыручы Илнур Закиров, моторист Камил Кадыйровны хезмәт урынында күрергә насыйп булды. Эшнең тәмен тирәнтен аңлаучы егетләр зарлануны белми, эшне акка-карага аермый. Егетләрнең эш күләмен билгеләү өчен түбәндәге саннарга күз салу да җитә. 2008нче елда 4 миллион 522 мең сумлык эш башкарылса, 2011дә әлеге сан 7 миллион 138 сумны тәшкил итә. КамАЗ ремонтлау цехы исә 2008нче елгы күрсәткечләрен 2011нче елга 1 миллион 728 мең сумга арттыра алган. Билгеле, монда Илдус Барыев һәм Раил Кашаповларның хезмәте бәяләп бетергесез. Җитәкчелек тә алардан бик канәгать. Җиңел машиналарны исә слесарьлар Флүн Галимҗанов һәм Илгизәр Галиуллин зур осталык белән ремонтлый. «Машиналарны биш бармаклары кебек беләләр. Йомык күз белән ремонтларга сәләтле алар» диләр егетләр хакында. Шулай буламыни, 2011нче елда 1 миллион 863 мең сумлык хезмәт башкарган бит алар.
2011нче елда ачылган барлык төр аккумулятор батареяларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау участогында эшләүче Мәгъфүр Муллагалиев үзе автослесарь да, автоэлектрик та. Стажлы шофер буларак тимер-томыр нечкәлекләрен яхшы белә ул. Үзенә йөкләнгән эшне вакытында, бернинди хилафлыкларсыз башкара.
ТНВД ремонтлау цехында исә 2011нче елда 2 миллион 208 мең сумлык эш башкарылган. Күпме кул көче, сабырлык кирәклеген яхшы аңлаучы, әлеге эшнең бөтен нечкәлекләрен белүче Рашит Ризванов һәм Мансур Галиевның намуслы хезмәте нәтиҗәсендә эш процессында беркайчан да тоткарлыклар күзәтелми.
Редукторлар һәм коробкалар җыю цехында да эш бер минутка да туктатылмый. Агрегатчы Нияз Камаловның җитез куллары аша көненә күпме тимер үтә икән? Әйтүе кыен. Ә менә 2011нче елда башкарылган эшләрнең 2 миллион 870 мең сумлык икәнен әйтү белән барысы да аңлашыла кебек.

Ныклы тармаклар
Бик төрле ремонтлау эшләреннән тыш, биредә халыкны, оешма-предприятиеләрне запас частьлар белән тәэмин итүдә дә уңышлы гына эшләр башкарыла. «КамАЗ», «ГАЗ-53», тракторга запчастьлар кирәк булганда һәркем сату буенча менеджер Әлфис Газизуллинга бик теләп мөрәҗәгать итә. Биш меңгә якын төрдәге запчастьнең кайда урнашуын, ничә данә калганын һәрвакыт төгәл белүе өстенә ачык йөзле, тәмле сүзле дә ул. Кибеттә эшләүче сатучы кызлар Илзирә Газизуллина (рәсемдә) белән Гөлия Закироваларның хезмәтенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Җиңел машина, «ГАЗель», «УАЗ» машиналары запчастьлары уңган кызлар кулында уйнап кына тора.

2005нче елның 15нче маенда ачылган «Зиләйлә» кафесы да оешманың ныклы бер тармагы. Ерак юлларга кузгалучылар һәм коллективтагылар өчен бик уңайлы бу кафега банкет-мәҗлесләр үткәрү өчен дә еш мөрәҗәгать итәләр. Узган ел 5 миллион 976 мең сумлык эш башкарган коллективның хезмәтен мактап телгә алу урынлы булыр. Җитәкчеләре Гөлнур Галиуллинаны ярты сүздән аңлап эшләүче кызлар һәрвакыт яңалыкка омтылып, клиентлар санын арттыруда алны-ялны белми хезмәт итәләр. Акча санаганны ярата, ди халык. Коллектив нәкъ менә акчаны санарга яраткан, аны дөрес итеп исәпләп, төгәл итеп бүлгән көчле бухгалтер кызлары белән дә бәхетле. Баш бухгалтер Кадрия Шәфигуллина җитәкчелегендә эшләүче Лилия Юнысова һәм Альбина Гыйлмуллиналар документ, акча эчендә шома «йөзүләре» белән оешманың финанс ягын һәрвакыт тәртиптә тота.
Эшне дөрес оештыруда Илдар Галиуллинның уң куллары булган цех җитәкчеләре Фоат Борһанов белән Юрий Егоровның хезмәтләре дә бәяләп бетергесез. Алар кулы аша тавык чүпләп бетерә алмаслык мең төрле хезмәт үтә. Фоат әфәнде коллективны запас частьләр белән тәэмин итүче кеше. Шуңа да ул шофер Фәргать Гаязов белән гел юлда. Якын-тирә шәһәрләрдән тыш, Тольятти, Ульянга да эзне суытмый алар. Төгәл исәп, җаваплылык белән башкарылган хезмәт цехларны һәм склад, кибетне тиешле күләмдә запчасть белән тәэмин итүгә җирлек булып тора. Юра Егоровның хезмәте турында да бары уңай фикерләр генә әйтеп була. Коллективта дустанә мөнәсәбәт булдыру белән беррәттән эш процессында тоткарлыклар тудырмау өчен дә җан атып эшли ул. Иң авыр вакытларда исә үзенең тапкыр, шаян теле белән күңелләрне күтәреп җибәрә.
Биредә эш тәмен тирәнтен аңлаган, һич арттырусыз кулларында ут уйнаткан егет-кызлар эшләве капкадан аяк басу белән аңлашыла. Һәр җирдә хөкем сөргән чисталык, тәртип оешманың визит карточкасы. Моңа бигрәк тә Резеда Нургалиева зур тырышлык куя. Ямьле җәйләр җитү белән территориянең тирә-ягы шау чәчәккә күмелсә, ак карлы кышка керү белән мәһабәт гөмбәләр баш калкыта.

Хезмәт һәм ял тәме
Хезмәт бары тик уңайлы шартлар, мөмкинлекләр тудырганда гына югары нәтиҗәләр бирә. Бу нисбәттән, «Илдар» сервис-сәүдә үзәге хезмәтне саклау буенча күләмле эш башкара, хезмәткәрләрне һәрдаим техник салфеткалар, бияләй-перчаткалар, елга ике мәртәбә махсус эш киемнәре һәм төзек инструментлар белән тәэмин итә. Билгеле, матур һәм бердәм эшләгән кебек күңелле итеп ял да итә белә коллектив. Зур бәйрәмнәрне бергәләп үткәрү белән беррәттән табигатькә чыгып, Җир - Анабызның матурлыгына хозурлану арганнарны юкка чыгарып, күпме көч-куәт өсти.

Реклама

Эшмәкәрлектә гаилә белән
Илдар әфәнденең нык ихтыяры, тәвәккәллеге белән башланган эшмәкәрлек эшендә бүген тормыш иптәше Гөлнур, олы улы Илнурның хезмәтләре зур терәк дияргә кирәк. Эшмәкәрлектә гаилә белән бергә булуларына аптырарлык түгел. Чөнки аларга ярдәмләшү, бер-береңне аңлау, киң күңеллелек кебек олы сыйфатлар хас. «Зиләйлә» кафесы җитәкчесе булып эшләгән Гөлнур Галиуллинаны клиентлар ачык йөзле, тәмле сүзе өчен хөрмәт итсә, ә менә хезмәт юлын яңа гына башлаган Илнурга исә коллектив зур өметләр баглый. Җиңел машиналар буенча инженер булып эшләүче яшь белгеч киләчәктә әти-әнисе, хезмәттәшләренең өметен һичшиксез аклар.

Йомгаклау сүзе
55 кешедән торган коллективның тулы канлы тормыш белән яшәп, илдә барган вәзгыятьләргә каршы торуы һичшиксез мактауга лаек. Бер урында таптануны өнәп бетермәгән оешма гел эзләнү юлында. Ремонт эшләренең сыйфатын арттыру, технологияләрне яңарту һәм камилләштерү, хезмәт җитештерүчән-леген үстерү максаты белән янып яшәүче коллектив киләчәктә дә районыбыз өчен игелекле хезмәт башкаруын дәвам итәр. Элек «Сельхозтехника» һәм «Агроснаб» башкарган эшләрнең бүген яртысын үзләрендә тормышка ашырган оешма хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, сабырлык, эшләрендә-тормышла-рында зур уңышлар юлдаш булсын.

Рәсемдә: слесарь Рифат Галиуллин.

Рәсемдә: тату гаиләнең бергә җыелган чагы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: