Хезмәт

Әхмәтхан Гәрәев: «Әфганга керәсез!» дигән көн әле дә истә

Бөек Җиңү яулаган әти-бабаларыбызның уллары, оныклары 1979 елның 27 декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр ерак Әфганстан җирендә сугыш мәхшәре кичергән. Әлеге сугыш 15 мең яшь, типсә тимер өзәрдәй егетнең гомерен өзгән. Кайгысы, сагышы, югалтулары белән бу сугыш китергән афәт һәрберебез өчен уртак.

Җир йөзендә "Ватанны саклау" дигән үтә җаваплы вазыйфа бар. Ул элек-электән килгән мактаулы, дәрәҗәле һөнәр, ир баланың ил каршында бурычы буларак кабул ителә. Ләкин тыныч көннәрдә Әфган җирендә барган канкойгыч сугышларга кертелгән егетләрдән "Сугышка барырга телисезме, юкмы?" дип сораучы булмаган. Бары 18-19 яшьлек солдатка алынган егетләр алдына хәрби бурыч куелып, алар аны намус белән үтәгәннәр. Ул еллар турында, гомумән, сөйләргә яратмыйлар алар, барысы да диярлек шундый әфганчыларның. Һәр ел саен әфганчы-интернацоналистлар хөрмәтенә оештырылучы чарага җыелгач кына яралы күңелләрендә кабаттан хатирәләрен, хәтер төбендә саклана торган истәлекләрен яңарталар, сугышчан дусларын искә алалар, инде сирәгәя барган сафларын тагын бер кат барлыйлар...

Көек авылында 7 балалы ишле гаиләдә туып-үскән Әхмәтхан Әхмәтша улы Гәрәев та бу дәһшәтле сугыш афәтләрен күрермен дип уйламаган. Туган авылында башлангыч, аннан соң Балтач урта мәктәбендә белем алган егет, Казанга ДОСААФка хәрби техника курсына укырга кергән. Ә 1984 елда армия сафларына алынган. Ашхабад шәһәрендә 6 айлык хәрби укулар үткәннән соң, яшь солдатларга Әфганстанга кертеләчәкләрен хәбәр иткәннәр.

- Ротадагы егетләрнең барысы да диярлек Әфганга керәчәге билгеле булды. Бу көнне искә алуы да авыр... Күпчелек солдатлар Татарстаннан иде, арада Балтач егетләре дә бар. Башта безне Әфганстанның башкаласы - Кабул шәһәренә алып киттеләр. Мине отделение командиры итеп билгеләп куйдылар. Баграм, Джелалабад, Саланг шәһәрләре җирләрендә "кайнар нокта"ларда катнашырга туры килде, рейдларга йөрдек. Безнең белән Пыжмара авылы егете Фәрит Әхмәтҗанов та бар иде. Аныӊ белән кыска вакытлы күрешүләр, ерактан гына булса да кул изәп китүләр күңелгә аерым бер хис өсти иде. Әфганстанда барлыгы ел ярым булдым, шуның соңгы ярты елында Джелалабад шәһәре янындагы ГЭСны һәм юлны сакладык. Андагы хәлләрне сөйләп, бигрәк тә газета битләре аша җиткерү мөмкин түгел, моны бары шунда булган сугышчан дусларым гына белә, хәтерендә саклый. 1986 елның язында сержант дәрәҗәсе алып, исән-сау туган-үскән нигезгә кайту насыйп булды, - ди ул хезмәт иткән елларын тагын бер кат күзалдыннан кичереп.

Аның белән хезмәт иткән, сугыш вәхшәтләрен бергә кичергән Фәрит Әхмәтҗанов та: "Әфган җирендә Әхмәтхан белән рейдларга барганда күрешә, сөйләшә торган идек. Икебез дә механик-водитель булдык. Бу һөнәребез дә безне берләштергәндер. Андый җирдә якташың белән очрашу иӊ якын туганыңны күргән кебек. Кайткач та аралашып яшәдек. Мин хәзер Кукмара районында яшим, якташларымның тормышы белән кызыксынып торам», - диде ул.

Имин тормышка кайткач, Әхмәтхан Әтнә техникумын тәмамлап, инженер-механик белгечлеге ала. Балтачта комбикорма заводында эшли, 1993 елдан район янгын саклау бүлегенә шофер булып урнаша. Эш урынында ышанычлы, җаваплы хезмәткәр буларак абруй казанган Әхмәтхан Әхмәтша улы үрнәк гаилә башлыгы да! Тормыш иптәше Алсу ханым белән бер кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Айсылуның бүген үз тормышы булса, уллары Айнур әтисенең уң кулына әверелгән. Чөнки Әхмәтхан әфәнде 2000 елда чәчүлек җирләре рәсмиләштереп, фермер хуҗалыгы буларак үз эшен башлап җибәргән. Икмәк үстерү, терлек азыгы җитештерү өлкәсендә уңышлы гына эшләп килә. Шулай ук умартачылык, терлекчелек тармагы белән дә кызыксына. Әлеге хезмәт нәтиҗәләре өчен район хакимиятенең Рәхмәт хатына да лаек була ул. Авылдашлары һәм аны белгән, аралашкан иптәшләре арасында абруе зур Әхмәтханныӊ. "Аӊа таянып була, ул чын ир-ат, кешегә салынмыйча үз тормыш йөген төптән җигелеп тарта, башкаларга да ярдәм итәргә мөмкинлек таба, яшәү дәрте бирә, ул авылныӊ иӊ ихтирам иткән егетләребезнеӊ берсе», ди авылдашы Фәнис Шәрипов.

Тырыш, тормышчан, эшкә чын күңел биргән гаилә ул Гәрәевлар. Тормыш иптәше Алсу да Көекнеӊ хөрмәткә лаек кешесе, авылныӊ "баш табибы" - фельдшер булып эшли. Аларның быел гаилә коруларына 25 ел була - көмеш туйлары. Ә февральнең 24ендә Әхмәтхан Гәрәевның 50 яшьлек юбилее. Гомер бәйрәмнәрен дөньяда яшәүдән ямь, хезмәттән тәм табып, матур йортларда, күңел тынычлыгы, намус аклыгы белән каршылаудан да олы байлык бар микән ул?!

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: