Хезмәт

Хокукларны яклап, судка...

Кибеттән товар сатып алу, банклардан кредит алу, торак-коммуналь хуҗалыгы яки газ, ут белән тәэмин итүче оешмалар белән килешүләр төзү үз хокукларыңны төгәл белүне таләп итә. Күңелсез хәлләр белән очрашканда без судка мөрәҗәгать итәбез.

Реклама

Җинаять эшләре белән судка прокуратура органнары мөрәжәгать итсә, гражданнар эшен физик затлар үзләре кертә. Бу процесс ничек башкарыла соң дигән сорау, мөгаен, күпләрне кызыксындырадыр. РФ Гражданнар кодексының Знче маддәсе нигезендә һәр граждан үзенең хокукларын яклап, судка мөрәҗәгать итә ала. Гражданин гариза белән судка мөрәҗәгать иткәч, судья аны биш көн эчендә карарга тиеш. Гариза нигезендә гражданлык эше кузгатыла. Гражданлык эше гариза кергәннән соң ике ай эчендә карала һәм хәл ителә, ә халык судьясы тарафыннан бер ай эчендә карала. Эшне яңадан торгызу, алиментны эзләп алу буенча гаризалар ай беткәнче хәл ителә.
Гражданлык эшләрен карап, суд соңгы карарны чыгарганнан соң, закон судка конкрет бәхәс буенча максатка ирешүгә сайлау мөмкинлеге бирә. Бу хакта суд эшне караганнан соң, гаризада язылган таләпләрдән чыгып, нәтиҗә ясый һәм үзенең карарын чыгара. Бу карарда җавапчыдан мөлкәтне, килгән зыянны эзләп алу таләпләре дә булырга мөмкин.
Суд карарының күбесе ирекле рәвештә үтәлә. Мәҗбүриләп үтәтү исә суд карары үз көченә кергәннән соң башлана. Акчалата түләүләр, зарарны түләү, алимент алу, мөлкәтне читләштерү, аерып алу мәҗбүри рәвештә үтәтелә. Суд карарын үтәү тәртибе «Үтәү эше турында»гы ФЗ белән көйләнә. Суд карары судтан бирелгән үтәү кәгазе нигезендә суд приставлары тарафыннан башкарыла. Үтәү кәгазе дәгъвачы гаризасы нигезендә аның кулына яки суд карарын үтәтүчегә (суд приставы) бирелергә мөмкин. Суд карарын ирекле үтәгән очракта үтәү кәгазе бирелмәскә дә мөмкин. Бу очракта үтәтүче тарафыннан эш кузгатылмый. Ә карар үтәлмәгән очракта суд приставы бурычлының мөлкәтенә арест салырга хокуклы. Үтәү документындагы карар җитди булмаган сәбәпләр нәтиҗәсендә вакытында үтәлмәсә, суд приставы бурычлы кешедән түләтелүче сумманың 7процент үтәтү җыемы алу турында карар чыгарырга хокуклы. Бу җыем физик затлар өчен 500 сум, юридик затлар өчен 5000 сумны тәшкил итә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: