Хөрмәт зурдан
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә бәйрәмнәр бик сирәк эләгә. Шулай да бурычлар киеренке булуга карамастан, һөнәри бәйрәмнәрен һәр елны зурлап үткәрә алар. Безне, сугыш һәм хезмәт ветераннарын да онытмыйлар, хөрмәтләп бәйрәмгә дәшәләр.
Быелгы бәйрәм чарасы «Сельхозтехника» кафесында үтте. Иминлек сагында торучылар һәр елдагыча бәйрәмгә гаиләләре белән килгәннәр иде. Кичәне җылы тәбрикләү сүзләре белән район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Равил Таҗетдинов ачып җибәрде, район эчке эшләр бүлегенең башкарган эшләре белән таныштырды. Озак еллар эчке эшләр бүлегендә намуслы хезмәт куйган аерым хезмәткәрләргә медаль һәм дипломнар тапшырылды. Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин да полиция хезмәткәрләрен, ветераннарны ихластан бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды. Район прокуроры Зөфәр Абитов та бәйрәм котлауларын җиткерде.
Ветераннар советы рәисе буларак, миңа да ветераннар белән эшләү турында сөйләү, барлык хезмәткәрләрне, аларның гаиләләрен бәйрәм белән котлау мөмкин булды. Бәйрәм барышында йөрәккә ятышлы күңелле җырлар тыңлап хозурландык, рәхәтләнеп биедек, төрле уеннарда катнаштык.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 март 2021 - 09:41Арган шудэ – мылкыдэз шулдыртэ! Кемалась дырысен арган адямилэн воштонтэм эшез луэм. Каньыл улонын но, ожлудын но адями соин люкиськымтэ.5700
-
6 март 2021 - 08:11«Күңеле белән ул әле дә колхоз тормышы белән яши» Озак еллар «ВЛКСМның 50 еллыгы» хуҗалыгын җитәкләгән Наил Салих улы Салиховка – 90 яшь.11401
-
5 март 2021 - 22:11Безне ишетегез: авылны этләр басты Авылны этләр басты дигән шалтыратуларны һәрдаим кабул итәбез.14901
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар9100
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.122501
-
4 март 2021 - 16:11Тимер чүмеч белән кыйнаган... Ул балаларны каеш, такта, тимер чиләк һәм чүмеч белән кыйнаган.44500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика