Хезмәт

Хәзер пенсиягә чыккач та эшләп йөрүчеләр күбәйде

Хәзер пенсиягә чыккач та эшләп йөрүчеләр күбәйде. Беришен урынына лаеклырак кеше булып та, ничек чыгарып җибәрергә белмиләр, закон пенсиягә чыгып эшләүгә каршы түгел, икенчеләре үзләре бик китмәкче, әмма коллектив теләгәч, җитәкчелек теләгәч китеп бара алмыйлар. Үзләрен шушы коллектив өчен кирәкле кеше икәнлекләрен тоеп, тыныч кына эшли бирәләр. Рәфхәт Сәхәбетдин улы...

Быел 25нче сентябрьдәүз гомерендәге 65нче көзне кырда, игенче-механизаторлар арасында каршылады ул. Аллага шөкер, бөртеклеләрне югалтуласыз җыеп алып амбарларга
салдылар. Кукуруз да яхшы үсеп, силосы мул чыга. Басуларның зур өлеше иртә срокларда кыш чыгарга эшкәртеп калдырылды. Инде менә соңгы культуралардан бушаган басуларны да эшкәртеп бетерсәләр... Бетәр, Аллаһ боерса. Түнтәрдә, Урта Көшкәттә булмасын, үз эшен белгән һәм күңел биреп башкаручы механизаторлар эшли.
Чыгышы белән бу яктан түгел ул. Әмма килеп эшли башлаган беренче елыннан ук ошатты Түнтәр кешеләрен, авыл халкы да аны үз итте, яратты. «Дуслык» составынагы удмурт авылларында да абруе зур, аларның үз телләрендә аралашуы өчен дә якын иттеләр. 1977нче елда авыл хуҗалыгы институтыннан соң югары белемле аuроном булып кайта ул бирегә. Ә тууын Таузарда туган. Ленин исемендәге колхозда бригадир булып эшләүче әтисе гаиләсен алып Кече Лызи авылына күченгәч, шушы авылда сиге-зьеллык, Балтачта урта мәктәпне тәмамлаган. Эчкерсез, кешелекле һәм ярдәмчел тынгысыз егет авыл кешеләре белән бик тиз аралашып китә. Приказ биреп кенә йөрмичә, теге яки бу эшне үзе дә эшләп күрсәтә белгән тәвәккәл егетне механизаторлар да үз итә. Аның фикеренә колак салалар, ул әйткәннәрне җиренә җиткереп башкарырга тырышалар. Язгы чәчүме ул, урып-җыюмы - Рәфхәт һәр елны, һәр көннет алар янында була. Ул озаграк югалып торса игенче-механизаторлар «Безнең комбат кайда икән» дип, һич арттырусыз, борчыла башлыйлар.
Шушы хуҗалыкта тракторда, комбайнда эшләгән һәм эшләүче теләсә кемнән сора, берсе дә үзләренең «Комбатларына сүз тидермәсләр. Үзе башкаларның хезмәтен күрә, бәяли белгән, аларны хөрмәтли, ярата алган җитәкче яки белгеч кенә үз кул астында эшләүчеләрнең шундый ихтирамын яулый ала, аларга гына үзе дә һәм үзләре дә яратырдай кушамат ябыштыралар.
Башта «Дружба», аннан -«Дуслык» исемен йөртүче, әле аерылган, кушылган шушы хуҗалыкта 37 елдан артык хезмәт куючы Рәфхәт хәзер сигезенче рәис белән эшли. Сигез төрле холык, сигез төрле гадәт. Барысы белән дә ур¬так тел таба белү, һәрвакытта да үз урынында кала алу өчен ясалма тырышлык белән генә мөмкин түгел. Икейөзләнүне белмәүче Рәфхәт үзе булып кала. Җитез хәрәкәтләр, ачык йөз, риясызлык, гадәттән тыш активлык. Рәфхәт Шәрәфетдинов заманында озак еллар колхоз профсоюзы лидеры булган, партия комитетын җитәкләгән. Әле дә авылда төрле мәдәни чараларда башлап йөрүче, концертларны алып баручы ул. Район күләмендәге төрле конкурсларда катнашып хуҗалыкка аз дан китермәделәр.
Рәфхәт Шәрәфетдинов үзенә тормыш юлдашын балачагы узган төбәктән сайлый. Армиядән кайтуга Кече Лызи кибетендә сатучы Ар- баш кызы Гамиләгә өйләнә. Ике кыз, бер малай үстерәләр. Түнтәрдә үрнәк саналган бу гаилә озак еллар колхоз биргән щитовой өйдә гомер итә.
- Гел хуҗалык эше дип кенә булмый. Үз өеңне дә яңартырга вакыт», - дип «Дуслыкның хәзерге рәисе Рамил Гыйльмуллин киңәшеннән соң гына йортын зурайтып, яңартырга вакыт таба.
Моннан 10 ел элек газетабызның актив хәбәрчесе Рәфхәт Зарипов «Хезмәт»тә адашы турында бик матур мәкалә язып бастыра. Рәфхәт Шәрәфетдинов инде шул чагында ук түнтәрлеләрнең зур ихтирамын яулаган олы җанлы, дәрәҗәле шәхес булган. Һәм ул еллардан соң ул дәрәҗә, ул хөрмәт тагын да арткан гына. Шуңа күрә ул әле дә - 65е тулгач та сафта - кырларда мул уңыш өчен көрәштә, «Дуслык» игенче-механизаторларының «Комбат»ы булып тора. Шушы дәрәҗә аңа район, республика, ил күләмендә бирелә торган теләсә нинди бүләктән дә зуррак, кадерлерәк.
. Беришен урынына лаеклырак кеше булып та, ничек чыгарып җибәрергә белмиләр, закон пенсиягә чыгып эшләүгә каршы түгел, икенчеләре үзләре бик китмәкче, әмма коллектив теләгәч, җитәкчелек теләгәч китеп бара алмыйлар. Үзләрен шушы коллектив өчен кирәкле кеше икәнлекләрен тоеп, тыныч кына эшли бирәләр. Рәфхәт Сәхәбетдин улы Шәрәфетдиновның тормышы әнә шул икенче төркем кешеләр язмышына охшаган.
ыел 25нче сентябрьдәүз гомерендәге 65нче көзне кырда, игенче-механизаторлар арасында каршылады ул. Аллага шөкер, бөртеклеләрне югалтуласыз җыеп алып амбарларга
салдылар. Кукуруз да яхшы үсеп, силосы мул чыга. Басуларның зур өлеше иртә срокларда кыш чыгарга эшкәртеп калдырылды. Инде менә соңгы культуралардан бушаган басуларны да эшкәртеп бетерсәләр... Бетәр, Аллаһ боерса. Түнтәрдә, Урта Көшкәттә булмасын, үз эшен белгән һәм күңел биреп башкаручы механизаторлар эшли.
Чыгышы белән бу яктан түгел ул. Әмма килеп эшли башлаган беренче елыннан ук ошатты Түнтәр кешеләрен, авыл халкы да аны үз итте, яратты. «Дуслык» составындагы удмурт авылларында да абруе зур, аларның үз телләрендә аралашуы өчен дә якын иттеләр. 1977нче елда авыл хуҗалыгы институтын¬нан соң югары белемле агроном булып кайта ул бирегә. Ә тууын Таузарда туган. Ленин исемендәге колхозда бригадир булып эшләүче әтисе гаиләсен алып Кече Лызи авылына күченгәч, шушы авылда сиге-зьеллык, Балтачта урта мәктәпне тәмамлаган. Эчкерсез, кешелекле һәм ярдәмчел тынгысыз егет авыл кешеләре белән бик тиз аралашып китә. Приказ биреп кенә йөрмичә, теге яки бу эшне үзе дә эшләп күрсәтә белгән тәвәккәл егетне механизаторлар да үз итә. Аның фикеренә колак салалар, ул әйткәннәрне җиренә җиткереп башкарырга тырышалар. Язгы чәчүме ул, урып-җыюмы - Рәфхәт һәр елны, һәр көннет алар янында була. Ул озаграк югалып торса игенче-механизаторлар «Безнең комбат кайда икән» дип, һич арттырусыз, борчыла башлыйлар.
Шушы хуҗалыкта тракторда, комбайнда эшләгән һәм эшләүче теләсә кемнән сора, берсе дә үзләренең «Комбатларына сүз тидермәсләр. Үзе башкаларның хезмәтен күрә, бәяли белгән, аларны хөрмәтли, ярата алган җитәкче яки белгеч кенә үз кул астында эшләүчеләрнең шундый ихтирамын яулый ала, аларга гына үзе дә һәм үзләре дә яратырдай кушамат ябыштыралар.
Башта «Дружба», аннан -«Дуслык» исемен йөртүче, әле аерылган, кушылган шушы хуҗалыкта 37 елдан артык хезмәт куючы Рәфхәт хәзер сигезенче рәис белән эшли. Сигез төрле холык, сигез төрле гадәт. Барысы белән дә ур¬так тел таба белү, һәрвакытта да үз урынында кала алу өчен ясалма тырышлык белән генә мөмкин түгел. Икейөзләнүне белмәүче Рәфхәт үзе булып кала. Җитез хәрәкәтләр, ачык йөз, риясызлык, гадәттән тыш активлык. Рәфхәт Шәрәфетдинов заманында озак еллар колхоз профсоюзы лидеры булган, партия комитетын җитәкләгән. Әле дә авылда төрле мәдәни чараларда башлап йөрүче, концертларны алып баручы ул. Район күләмендәге төрле конкурсларда катнашып хуҗалыкка аз дан китермәделәр.
Рәфхәт Шәрәфетдинов үзенә тормыш юлдашын балачагы узган төбәктән сайлый. Армиядән кайтуга Кече Лызи кибетендә сатучы Ар- баш кызы Гамиләгә өйләнә. Ике кыз, бер малай үстерәләр. Түнтәрдә үрнәк саналган бу гаилә озак еллар колхоз биргән щитовой өйдә гомер итә.
- Гел хуҗалык эше дип кенә булмый. Үз өеңне дә яңартырга вакыт», - дип «Дуслыкның хәзерге рәисе Рамил Гыйльмуллин киңәшеннән соң гына йортын зурайтып, яңартырга вакыт таба.
Моннан 10 ел элек газетабызның актив хәбәрчесе Рәфхәт Зарипов «Хезмәт»тә адашы турында бик матур мәкалә язып бастыра. Рәфхәт Шәрәфетдинов инде шул чагында ук түнтәрлеләрнең зур ихтирамын яулаган олы җанлы, дәрәҗәле шәхес булган. Һәм ул еллардан соң ул дәрәҗә, ул хөрмәт тагын да арткан гына. Шуңа күрә ул әле дә - 65е тулгач та сафта - кырларда мул уңыш өчен көрәштә, «Дуслык» игенче-механизаторларының «Комбат»ы булып тора. Шушы дәрәҗә аңа район, республика, ил күләмендә бирелә торган теләсә нинди бүләктән дә зуррак, кадерлерәк.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: