Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

Рамил Шакиров: "Районда кече бизнес әһәмиятле, йогынтылы тармакка әверелеп бара"

Илдә килеп туган авыр икътисади шартларда да республикада яулаган үрләрне югалтмау гына түгел, аларны тагын да үстерү юллары билгеләнә.

Республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән районнарга күп төрле инвестицияләр кертелә. Ул проектларны вакытында һәм дөрес итеп гамәлгә ашыру, алардан нәтиҗәле файдалануны оештыру урындагы җитәкчеләрнең төп бурычларыннан берсе булып тора. Шушы уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакировка кече һәм урта эшмәкәрлекнең эшчәнлеге хакында берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
- Бүгенге көндә район икътисадында кече һәм урта бизнесның роле нинди?
- Районда кече бизнес әһәмиятле, йогынтылы тармакка әверелеп бара. Соңгы елларда яңа производстволар барлыкка килә. Мәсәлән, узган ел рекордлы тулаем төбәк продукты җитештердек. Ул 8 миллиард 794 миллион сум тәшкил итте, шуның 40%тан артыгы кече бизнес вәкилләренә туры килә. Бүгенге көнгә районда барлыгы 877 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты исәпкә алынган. Шуның 234е - җаваплылыгы чикләнгән ширкәт, 643е - шәхси эшмәкәр. Бу тармакта барысы бергә 3 мең 500дән артык кеше хезмәт башкара.
- Эшмәкәрлеккә ярдәм итү өчен нинди дәүләт программалары гамәлдә?
- Бүгенге көндәге икътисади хәлне, кризис нәтиҗәсендә туган авырлыкларны да исәпкә алсак, эшмәкәрлеккә ярдәм кирәк. Районыбыз эшмәкәрләре белән республикада эшләп килүче программалар белән таныштырып, инвестицияләр үсеше агентлыгы, Сәүдә-сәнәгать палатасы, лизинг-консалтинг компанияләре вәкилләре катнашында эшлекле киңәшмәләр үткәрелде. Анда эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән проектлар тәкъдим ителде. "Лизинг-Грант", фермерларыбыз өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан үткәрелүче программалар гамәлдә, микрозаемнар, банктан алган кредитларын каплау буенча да ярдәмнәр эшләп килә.
- Район буенча ничә кеше дәүләттән ярдәм ала алды? Ул грант һәм субсидияләр нинди максатларда тотыла?
- 2013нче елда эшмәкәрләргә республикадан барлыгы 10 миллион 600мең сумлык ярдәм бирелде. 2014нче елда, Республика эшмәкәрлекне үстерү комитеты оештырган конкурста районнан 11 эшмәкәр катнашып, барысы 6 миллион 300 мең сум грант алды. 6 фермер ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршында эшләп килгән программаларда катнашып, 7 миллион 550 мең сумлык грантка ия булды, бу 3 гаилә фермасы төзү өчен бирелде.
Кариледән Вазыйх Гарифуллин каз-үрдәк үрчетү эшен башлап җибәрде, Субаштан Фәнис Галимҗанов пилорамында такта ярдыру эше өчен трактор, Бөрбаштан Гөлназ Сибгәтуллина казлар алып кайтып үстереп сату, ә Балтачтан Сәйдәш Шакирҗанов чәчәк үстереп сату өчен машиналар алды. Балтачта Рәмзия Закирова фермер хуҗалыгы аша мал чалу, терлек сую цехы булдырып, ит продуктлары җитештерүне башлап җибәрде. Яңгулдан Рөстәм Галиуллин җиләк үстереп-сату белән шөгыльләнә башлады. Гөлнара Шәйхетдинова металл-сайдинг ясау бизнесына ярдәм алды.
- Районның эшмәкәрлек хәрәкәте буенча республикада тоткан урыны?
- Балтач республикада җитештерү өлкәсендә иң алдынгы районнарның берсе. Ул авыл районнары арасында беренче унлыкта тора. Бүгенге көндә туплана торган 263 миллион сумнан артык салымның 27,7 %ы шәхси эшмәкәрлек аша керә.
- Балтач эшмәкәрләре, нигездә, кайсы өлкәгә күбрәк тартыла?
- Төзелеш материаллары әзерләү һәм аларны җитештерү буенча яхшы гына хезмәт башкаралар. Профнастил, керамзит һәм шлактан блоклар ясау, брусчаткалар, кирпеч җитештерү белән шөгыльләнә башладылар. Сату хезмәте белән шөгыльләнгән кешеләр дә әкренләп ипи, кулинар ашамлыклар пешерү буенча да үзләренең бизнесларын җәелдерәләр. Болар, үз чиратында, яңа эш урыннары булдыруга зур йогынты ясый.
Бездә халык бизнеска сату белән кереп китте. Бүгенге көндә 248 сәүдә ноктасы бар. Алар гел ачылып торалар һәм берсе дә ябылмый. Моның белән халыкның яшәү дәрәҗәсе билгеләнә. Шулай да базар шартларында нык булганнар гына кала. Әмма сату белән генә районның киләчәген бәйләп булмый. Киләчәктә сәнәгать, бүтән тармакларны үстерү турында уйларга кирәк. Шул вакытта гына эшмәкәрлекнең киләчәге булачак. Халык хәзер тормыш шартларын яхшыртып, матурлыкка омтыла, капка-коймаларын да заманча итәсе, капка төбенә матур утыргычлар, яктырткычлар да куясы килә. Агымдагы елда бетон ясау цехлары булдыру тәкъдиме белән килә башладылар. Сорау булган товарлар җитештерергә кирәк. Җитештерү генә түгел, аны керемле итеп сатарга да кирәк бит әле.
- Балтач авыл хуҗалыгы районы буларак, бу юнәлештәге эшмәкәрлектә берәр өстенлеккә ияме?
- Авыл хуҗалыгы безнең өчен иң әһәмиятле тармак. Монда кече бизнес та соңгы елларда үз урынын, әһәмиятен алып килә. Бездә башкалардан аермалы буларак, авыл хуҗалыгының җаваплылыгы чикләнгән 20 ширкәте бар. Без шул ягыбыз белән өстен.
- Бүгенге эшмәкәрләрне нинди проблемалар борчый, кайсы өлкәдәгесе аеруча кискен тора, дип уйлыйсыз?
- Авырлыклар бар. Яшь эшмәкәрләребезгә үзләренең җитештергән товар-продукцияләрен халыкка сата алырга кирәк, бу товарлар кирәк булырга тиешләр. "Лизинг-Грант", дәүләт программалары аша акча отып кына алга китеп булмый. Бу заманда ныклы эш алып бару өчен белем дәрәҗәсен күтәрү, эзләнү, яңа идеяләр таләп ителә. Ит һәм сөт җитештерүдә, аны әзер продукт дәрәҗәсендә сатып алучыга җиткерүдә әле нык эшлисебез бар. Турыдан-туры чимал рәвешендә генә сату алып барабыз икән - бәясе арзан була. Ә менә шул сөттән сыр, май, иттән колбаса, казылык яки тагын башка төрле продукцияләр итеп җитештереп сатабыз икән отабыз. Бу һәркемгә билгеле.
- Район башкарма комитеты җитәкчесе буларак Сезнең эшмәкәрләргә нинди теләк-тәкъдимнәрегез бар?
- 2010-2011нче елларда безнең районда шәхси эшмәкәрләрнең саны иң югары ноктага җитте. Әмма кризислардан, пенсия фондына, салымга түләүләр артудан кече эшмәкәрләребез беркадәр югалып калды, куркып үз эшләрен яптылар яки качып эшли башладылар. Ләкин эшмәкәрләр үзләрендә эшләүчеләрнең киләчәген кайгыртырга, салымнарны һәм Пенсия фондына кертемнәрне вакытында башкарырга тиешләр. Акчаны конверт белән генә бирү кешенең киләчәгенә аяк чалу дигән сүз. Ачыктан эшләү, салымнарны түләү, үзеңдә эшләүче хезмәткәрләрнең киләчәген тәэмин итү - болар эшмәкәрнең беренчел бурычлары. Бүгенге көндә районда уртача хезмәт хакы 18 мең 600 сум, ә эшмәкәрләрдә ул - 14 мең генә. Һич югы моны район күрсәткече белән тигезлисе иде инде.
- Рамил Илдусович, әгәр эшмәкәрлеккә китсәгез, Сез кайсы өлкәдәге бизнесны сайлар идегез?
- Авыл хуҗалыгы өлкәсендә фермерлык белән шөгыльләнүне сайлар идем. Җирне эшкәртү, нәрсә дә булса утыртып, үстереп, аның уңышын җыеп алу минем күңелгә якын.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250