Хезмәт

Җиңү көне хатлары

Балтачта гына түгел, республикада данлыклы "Якты юл" хуҗалыгының элекке рәисе - туган авылында 36 ел җитәкче булып эшләгән легендар шәхес Хәмит ага Гәрәев алып килгән ике дистәгә якын өчпочмаклы хатларда бу кадәр мәгълүмат, бу кадәр хистер дип уйламаган идем.

Алардан берничә газеталык искиткеч язмалар хәзерләп булыр иде. Тик минем игътибарымны Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә аларның өчесе үзенә җәлеп итте. Җиңү көне хатлары иде алар.
... Куныр авылында гомер кичерүче, беренче Бөтендөнья, Гражданнар сугышларында катнашкан Гәрәй Хәбибуллин, Бөек Ватан сугышына үзе алынмаса да, өрлектәй өч улын яуга озата. Харис, Мәхмүт, Шамил Гәрәевлар, сугышчан озын юл үтеп, Германиягә кадәр барып җитәләр, япон сугышында катнашалар. Мәхмүтләре, пленда калып, ике елга якын концлагерьларда газап чигә. Аннан котылганнан соң, 1945 елның декабренда, ике бертуган Мәхмүт белән Шамил, һич көтмәгәндә... Германиядә очраша! "Күпме вакыт күрешмәгәннән соң әллә кайда - үз илеңнән читтә - Германиядә күреш әле! Көтелмәгән шатлык! Кем уйлаган!- дип яза бу очрашу турында Шамил өйдәгеләренә. - Абыйның тазалыгы яхшы, кайгырмагыз. Анда бит без пленнан чыкканнарны күрдек, җаннары гына бар иде... Аңа да шуларны кичерергә туры килгәндер инде"... Әле бит әсирлектән котылучыларны илдә дә шактый сикәлтәләр көтеп тора. Аларын да кичә Мәхмүт абыйлары. Кыскасы, менә шушы бер гаилә язмышында сугыш китергән газапларның күбесе чагылыш таба.
Заманына күрә укымышлы Гәрәй ага фронттагы улларына авыл тормышын җентекләп тасвирларган хатларны еш язган. Сүземә дәлил итеп аның 1944 елның 30 гыйнваренда улы Шамилгә язган бер хатыннан өзек китерәсем килә. "Безнең тормыш хәленә килсәк, сарыклар бәрәнләде. 18 гыйнварда сыер бозаулады. Ләкин хайваннарга корма азаеп бара, колхоз правлениесендә башка бирердәй корма юк диләр. Үзем шул эшемдә эшлим. Икмәк үземә генә бирәләр. Икмәк сатып алырга мөмкинлекләр юк. Икмәк 2000 сум, бәрәңге 200-250 сум. Килсәк колхоз хәленә, колхозның 50 баш аты, 360 центнер орлык ашлыгы бар. Атларга фураж юк. Саламнан башка бернәрсә дә юк. Колхоз икегә бүленергә тора. Әле ачык мәгълүм түгел. Бу арада колхозда ревизияләр булыр узды. Казаннан да вәкил бар иде. Ашлыкларны бик каты тикшерделәр, нәрсә булганлыгы хакында әйтмәделәр әле. 29 гыйнвар көнне Сәмигуллин Газизгә Чепьяда суд булды, 5 елга судить иттеләр. Әсәткә 10 ел. Зайтунага бер ел ярым. Һава хәленә килсәк, бу ел кыш бик җылы, ләкин бер ай ярым буран"... Әнә шулай, һәммәсе турында да күп итеп яза әти кеше. Элекке урынга җибәргән хатлары кире кайтса да, яза. Ун ел солдат хезмәтендә булган әти кеше балаларына иң кирәге әнә шул туган өйдән килгән хатлар икәнен бик әйбәт белгән шул. Уллары да, хатларны күп итеп языгыз, берсе килмәсә, берсе килер, дип язган. Фронттан килгән хатларга да Гәрәй ага кайчан алулары, ничә көн килүе, хатта төп вакыйга (әйтик, нинди бәрелеш алдыннан, кайсы елганы кичкәч, һ.б.) турында кыскача белешмәләр язып барган. Уллары үзләре дә хат язардай бер генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаганга охшый. Араларында ярты гына бит язылган хатлар булу шул хакта сөйли.
Менә хатларның нәкъ бер үк көнне язылганнары. Җиңү хәбәрен ишетүгә, Шамил дә, Гәрәй ага үзе дә каләмгә үрелә.
"Минем тормышка килсәк, безнең тормыш хәзер яңача, - дип яза Шамил.- Берничә еллар көткән көнне менә бүген күрдек! Шатлыктан нишләргә дә белеп булмый. Ә бит төрлесен күрдек. Бик авыр чаклар булды, тормыш кыл өстендә калган чаклар да.
Без үзебез 6-7 майда немецлардан Эльба елгасы буен чистартып бетереп, союзниклар белән очраштык. Елга буенда соңгы атуны биргәндә сугыш бетәр әле дип бөтенләй уйламаган да идек. Шуннан соң туктады. Урманда парковый положениеда хәзер торабыз. Ышанып та булмый: бүген тыныч тормыш башлыйбыз! Тыныч, бер төрле ату тавышы да ишетелми. Бөтен кеше шатлыклы елмая, көлә.
Әти, әни! Безнең иң кадерле теләк бер генә - ничек тә шушыннан исән-сау каласы иде. Минут саен шуны теләдем. Моннан соң да барчабызга хәерле гомерләр бирсен иде. Исән-сау булсак, хәзер безгә тигәнен тыныч вакытта хезмәт итеп, туган илгә кайтырбыз"...
"Шамил улым! - дип яза әти кеше нәкъ шушы көнне, улының да аңа хат язуыннан хәбәрдар булмый гына. - Менә бүген 9 май. Иртә белән Германия армиясе тар-мар ителеп, сугышның тукталуы турында зур шатлыклы хәбәр алдык. Бу кан түгелүнең тукталуы бурлык илләр өчен зур шатлык. Улым, без синең 15 апрельдә язган хатыңны алып укыдык. Аннан соң каты сугышлар булды. Хәзерге хәлеңне белмибез. Исән-сау калуың турында хәбәр алсак, бу тагын да зур сөенеч булыр иде. Кайчан хәбәр булыр икән дип түземсезләнеп көтәбез. Әллә исән булса, Мәхмүттән дә бер хәбәр булыр дип уйлыйбыз. Белмим, исән түгелдер, шулай да күңел көтә. Бу якында фронттан кайтучылар да, үлүчеләр хакында хәбәрләр дә юк. Менә исән булучылар турында хатлар килә башлар. Халык бар да хат көтә, улым. Ни булды икән дип, хәлеңне бик беләсебез килеп, хәбәр көтеп калабыз, мөмкин булса тизрәк хат яза күр"...
Тик әти-әнисе Оркыя апа һәм Гәрәй абый Шамилнең 9 майда язган хатын бары тик 4 июньдә генә ала. Бер уллары өчен булса да аларның җаны тынычлана. Харисларыннан да исәнлеген белдереп хат килә. Ниһаять, ике елга якын хәбәре булмаган Мәхмүтләренең дә исәнлеген беләләр. Әти белән уллар арасында инде тыныч тормыш турында хатлар йөри башлый.
"Менә, улым, иртәгә 9 май, - дип яза әти кеше 1946 елның 8 маенда улы Шамилгә, - нинди зур бәйрәм, нинди шатлыклы, сөенечле көн. Бөтен җир йөзендә булган һәлакәт, кан түгелү тукталган көн. Бүген-иртәгә мин дөньядан юк булам дип, тормышларыннан өметләрен өзеп торган кешеләрнең сау-сәламәт калган көне. Сезнең күңелләрегезнең тынычлап туган илнә хезмәт итә башлаган көне. Әти-әни һәм туганнарга сөенеп, тынычлап хатлар язган көн. Улым, мин сезне 9 май бәйрәме белән тәбрик итәм. Моннан ары сау-сәламәт, тыныч яшәвегезне телим."...
Хат саен әти кеше Шамилгә буш вакытларыңда (хәтта сугышка язган хатларында да!) "укырга, белем алырга тырыш" дип кат-кат яза. "Бигрәк яшьләй чыгып киттең шул, улым" дип, хат саен үгет-нәсыйхәтләрен дә онытмый.
Хәбибуллиннар үстергән сигез бала да ил-көнгә игелекле булып үсә. Сугыштан исән-сау кайткан өч егет тә тормышларын туган як белән бәйли, Мәхмүтләре, Харислары сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү системасында матур нәтиҗәләргә ирешсә, Шамилләре районда төзелгән беренче махсус төзелеш оешмасына егерме ел уңышлы җитәкчелек итеп, танылу һәм хөрмәт яулады.
-Абыйларым барысы да җитмешне тутыру белән фани дөньядан киттеләр, сугышта күргән авырлыклар нәтиҗәседер инде барысы да, - ди Хәмит абый. - Бүген инде менә шушы хатлары, алар турындагы якты истәлекләр белән генә юанырга кала... Ярый әле, барыбыз да исән чакта биш бертуган фотога төшеп калганбыз... Алар гел йөрәгемдә сакланса да, 9 май бәйрәме якынлашкан көннәрдә югалту ачысы янә яңара. 1941 елдан илленче елга кадәр балаларын көтеп яшәгән әти белән әнинең хәсрәтле күзләрен күргәндәй булам. Әле бит көтеп-көтеп тә кайтмаганнар күпме... Әнә шуларның барысын уйлыйсың да, бу көнне күңелне моңсулык биләп ала. Хәтер түреннән моңсу ядкарьләр кузгала...

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: