Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

Җиңү язын якынайтты Сезнең батырлык.

28нче апрель көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төрле районнарыннан 17 сугыш, тыл ветераннарына "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" медален тапшырды. Шулай ук бертөркем күренекле шәхесләргә хезмәттәге казанышлары өчен Россия Федерациясе һәм Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырылды. Президент кулыннан барысы 62 кеше бүләк алды.

Татарстанда сугыш һәм тыл ветераннарына зур хөрмәт күрсәтелә. Сугыш кырында ятып калганнар да онытылмый. Татарстанлылар фронтта һәм тылда җиңүгә зур өлеш керттеләр. Республикабызның 186 каһарманына Советлар Союзы Герое исеме бирелде, шуларның 6сы Балтач районыннан. 1941-1945 елларда безнең халкыбыз иң югары дәрәҗәдәге әхлакый сыйфатларын, куәтле патриотизм көчен күрсәтте, ул барысына да чыдады һәм җиңде. Авыр сугыш елларында фронтта, тылда Җиңү көнен якынайткан якташларны ил онытмас.
Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Хәсбиуллин һәр елны Җиңү көнен шатланып каршы ала. Хәтереннән авыр сугыш елларының мизгелләрен барлап, сугышчан дусларын искә төшереп, бүгенге тормышыннан ямь табып яши. Заманында үзе эшләгән район эчке эшләр бүлегендә ветераннар советы рәисе буларак, күптөрле чаралар оештыруда башлап йөри.
Мансур Хәсбиуллин 1944нче елда фронтка китә. Балтыйк буе фронтының 89нчы укчы дивизиясендә 267нче гвардиянең укчы полкы составында сугышта була.
Тупларның соңгы залплары кешелек дөньясына билгеле иң дәһшәтле сугышның тәмамлануын бөтен дөньяга белдергән кояшлы май көненнән безне 70 ел аерып тора. Бөек Ватан сугышы совет кешеләренең хәтерендә гадәттән тыш хәл буларак, бөтен ил өчен иң авыр сынау буларак мәңгегә уелып калды. 1945нче елның Җиңү көненнән соң күпме генә еллар үтсә дә, нинди генә вакыйгалар булмасын, тарихка ераграк китә барган саен, фашизмны тар-мар иткән совет солдатының, безнең халыкның үлемсез каһарманлыгы ачыграк күренә бара. Ә ул чор кешеләре бу көнне ничек хәтерлиләр икән?
Гани Нәҗипов, Бөек Ватан сугышы ветераны, III дәрәҗә «Дан», I дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы» орденнары, «Жуков» исемендәге башка күп медальләр кавалеры, Алан авылы: «Ул көнне яхшы хәтерлим. 1943нче елда яраланып, бер аякны сугыш кырында калдырып, 1944нче елның февраль аенда авылга кайттым. Җиңү елының 9нчы май көнендә бераз яңгыр төтәп тора, мин авылдан читтә урнашкан кортлыкта кеше урынына каравыл торам. Энекәшем Камил: «Абый, абый, сугыш беткән!!! - дип йөгерүдән сулышы кабып, кулларын болгап, ерактан кычкыра-кычкыра миңа хәбәр салды».
Нурҗиһан Хөснетдинова, Бөек Ватан сугышы ветераны, сугышчан орденнар һәм медальләр кавалеры, Бөрбаш авылы: «Ул көнне онытып буламы соң?!
Без Кёнигсберг шәһәре янында госпитальдә тиз-тиз яралы солдатларны кабул итәбез, кайсын кая, операциягә, перевязочныйга яисә ашыгыч врач тикшеренүенә бүләбез. Озын госпиталь барагына йөгереп кереп, үзебезнең старшина: «Победа! Победа! Мы победили!», дип кычкырды. Барлык кеше шатлана, елаша, көлешә башлады. Хәтта авыр яралылар, хәлләре булмаса да, җылый-җылый «Победа!», дип пышылдыйлар иде. Бер-беребезне кочаклыйбыз, кычкырабыз, ул арада урамда төрле кораллардан ата башладылар».
Мансур Хәсбиуллин, Бөек Ватан сугышы ветераны, Балтач бистәсе: "Ул көнне ничек хәтерләмисең, ди. Саратов шәһәрендәге танк училищесында укыган чак. Радио аша тапшырылган "Сугыш бетте!" дигән хәбәр яшен тизлеге белән таралды. Командирлар тиз генә тезелергә боерды, һавада мылтык тавышлары яңгырады. Ул минутларда йөрәкнең ничек типкәнен, күңелдәге шатлык хисенең күз яшьләре булып бәреп чыгуын оныта торганмы? Сөенечтән халык 2-3 көн бәйрәм итте".
Анатолий Медведев, Бөек Ватан сугышы ветераны, Кече Лызи авылы: "1945нче елның 9нчы мае минем өчен аеруча нык истә калган шатлыклы көн булды. Җиңү көне алдыннан минем шикелле үк сугышта булган әтием Кузьма Семенович белән очраштым. Җиңү шатлыгын аның белән бергә Латвиянең Лиепая порт шәһәрендә тантана иттек".
Разия Хәлиуллина, тыл ветераны, Шода авылы: "Зур өметләр белән көткән җиңү хакында Шәмәрдәннән семенадан кайткан чакта ишеттем. Көн кичкә авышкач, Бөрбаш Сәрдегәнендә төн кунып чыгарга булдык. Берзаман, нинди тавыш бу, дип урамга чыксак, "Сугыш беткән, сугыш беткән", диләр. И-и-и сөендек инде. Анда нинди йоклап яту. Арбаларыбызны тартып, кайтып киттек. Улисьялга җиткәч, шатлыктан каланчага менеп тирә-якка ишетелерлек итеп «Сугыш беткән» дип кычкырдык".
Рәсемдә Бөек Ватан сугышы ветераннары Гарифҗан Галиев һәм Мансур Хәсбиуллин Җиңү парадында. Илфат Сәмигуллин фотосы.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250