Хезмәт

Иҗатка мәхәббәт

Мин - Рауза Гафиятуллина, дәһшәтле сугыш барган 1942нче елда дөньяга килгәнмен. 3 малай арасында бер кыз булгангамы, сабыйлык чорымда бик бәхетле, кадерле булдым. Әти-әнием сугыштан соңгы авыр елларда ару-талу белми, иңгә-иң куеп намуслы хезмәт башкарды, җир эшләре өчен көчләрен кызганмады.

Мин бик шаян идем, кышын тимераякта шуу, чаңгыда йөрү - яраткан шөгыльләрем булды. Яныбызда гына тау, шуннан кайтып кермәдем. Мәктәптә укыганда җәен дә, кышын да авыл яшьләре белән ярышларда беренчелек минем кулда иде. Оясында ни күрсә, очканында шул була, дигәндәй, мин дә колхозның кул эшләренә тартылдым. Җидееллык укуны тәмамлагач, үзем теләп фермага эшкә килдем. Ягарга утын юк, кияргә кием юк вакытлар. Фермада да малларның хәле җиңелдән түгел иде. Күтәрәмнән айнып кына килгән чорлар... Малларга азык юк, басудан салам күтәреп ташыйбыз. Бар нәрсә дә кул хезмәте белән башкарылды. Яшь кешегә җиңелләрдән булмады. Барын җиңеп чыктык, әкренләп алга үрмәләдек. Шул чорларда Рим Зарипов (хәзер мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын, гел сагынып искә алабыз) колхоз рәисе булып килде. Аның тырышлыгы белән колхозны алга күтәрдек. Киңәшләшеп, бердәм булып эшләдек. Үзем тәрбияләгән бозауларымны сыер итеп, савымчы булып киттем. Хезмәтенә хөрмәте дигәндәй, күп тапкырлар эшемә яхшы бәя бирделәр. «Почет билгесе» ордены, ВДНХның бронза медале, Атказанган терлекче, Мактаулы колхозчы исемнәре, башка медальләрем дә бар. Алар минем хезмәт «җимешләрем».
Савым буенча «бишьеллыкта» җиңеп, башкалабыз Казан урамнарының берсендәге Мактау тактасында торулар насыйп булды. Бу уңышларга ирешүдә кайнанамның өлеше зур булды. 3 баламны да 40 көннәре булмас борын аңа калдырып киттем. Иртәнге сәгать 4тә китәргә кирәк. Эш күп, эштән калып булмый торган чорлар. Ир белән 17 ел гына торып калдым. Ерак болынга печән чабарга барып, шунда гомерен калдырып кайтты. Бөтен тормыш үз өстемә калды. Тырышып-тырмашып 3 баламны аякка бастырдым. Кул арасына керә башлагач, малаем өйләнде, 2 көн туй иттек, 2 балалары булды. Гөрләшеп кенә торганда, 32 яшьлек улым дөнья куйды. 2 кыз бала ятим калды, берсе - 4, икенчесе 2 яшьтә иде. 2 кызым да тормышка чыкты. Өченче баламның ире 35 яшьтә вафат булды. 2 бала тагын ятим калды. Сагышның очы-кырые югалды. Бер башка күпме югалтулар, ачы кайгылар... Шушы кичерешләр сәбәп булдымы икән, миндә күз яшьләре белән бергә шигырь юллары туа башлады. Яхшымы, начармы, иҗат белән мавыга башладым. Искеләрен кабат үзгәрттем. Элеккегә караганда, язган саен уңай нәтиҗә бирде. Районыбызның «Хезмәт», Малмыж райо¬нының «Дуслык» газеталары белән гел элемтәдә торам. Яздым да яздым, шулар белән сагышларымны тараттым, хәсрәтемне шигырь юлларына күчердем. Шигырьләрем, хезмәт юлым, яшьлегем, бәхетем, шатлыгым, сагынуларым - шулар белән тынычланам. Җитмешкә җитсәм дә, гел эзләнәм, иҗат утында янам, һич туктый алмыйм. Әнә шулай, үземә юаныч табып Нөнәгәрдә яшим.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: