Яхшы кием — тән зиннәте, яхшы кеше — җан зиннәте
Адәм баласы туганда ук кеше булып туа, ләкин кешелеклелек ул кешегә тумыштан ук бирелми. Башкаларга һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торган, явызлык эшләми торган, үзенең тирә-ягын яхшы якка үзгәртергә тырышкан, кешеләрне хөрмәт иткән кешене генә кешелекле дип атарга мөмкин.
Чын җитәкче төптән күтәрелә. Эшне сайламый ул, кайда кирәк дип саныйлар, аны шунда җигәләр. Егерме елдан артык «Мелиоратор» җәмгыятен җитәкләүче хөрмәтле шәхес Хәниф Нәкыйп улы Бариев та шундыйлардан.
65 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан, без аның тормыш китабын яңадан бер укып чыгарга булдык.
Курмала егете
Хәниф Бариев 1959 елның 4 мартында Курмала авылында күпбалалы гаиләдә бишенче бала булып дөньяга аваз сала. Үз тырышлыклары, хезмәт сөючәнлекләре белән авылда хөрмәтле булган Равилә һәм Нәкыйп Бариевлар кечкенәдән һәрбер баланы хезмәт тәрбиясендә үстерәләр. Гаиләдә биш малай һәм бер кыз булганлыктан, егетләргә хатын-кыз эшен дә башкарып үсәргә туры килә. Мәктәптә белем алганнан соң Хәниф Нәкыйпович башта эшләп чыныга, «Сельхозтехника» оешмасында механизатор булып эшли башлый, аннан Армия сафларына барып кайта. Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтканнан соң, «Сельхозхимия» оешмасына шофер булып эшкә урнаша һәм шул елның көзендә, ягъни 1979 елда Казан ветеринария институтына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, Ленин исемендәге колхозга мал табибы белгече булып эшкә кайта.
Әти-әнисе өчен аларның соңгы сулышына кадәр кулдан килгәнчә ярдәм итә Хәниф Нәкыйпович. Туганлыкны сакларга өйрәткән әти-әни тәрбиясенә Бариевлар нәселе бүген дә тугры булып яши. Кызганыч, ике ел элек мәкерле авыру бердәнбер кыз туганнары Кад-рияне бакыйлыкка алды. Хәзер инде биш бертуган — Рәкыйп, Гафур, Каюм, Хәниф һәм Хәлим әти-әниләренең, кыз туганнары Кадриянең якты истәлеген сак-лап, гел хәл белешеп, туган авылларына ярдәм итеп яшиләр.
Ленин исемендәге колхоз
Ветеринария белгечлеге алып кайткан егетнең 1984 елдан хезмәт юлы Ленин исемендәге колхоз белән бәйле. Алга китеп шуны да ассызыклап узасым килә: шушы елларда Хәниф Нәкыйпович колхоз терлекләрен генә түгел, хуҗалыктагы мал-туарларны да дәвалап тора. Аның яхшылыгын күргән шушы як авылларда яшәүчеләр бүген дә аны рәхмәт хисләре белән искә ала, очратканда безнең Хәниф, дип хөрмәт итеп дәшәләр.
Колхозга кайткан яшь белгеч данлыклы җитәкче Хәкимулла Сибәгатуллин кул астында тәҗрибә туплый. Ундүрт ел бергә матур итеп эшли алар, бүген дә остазы юбилярны «Хәниф бик белемле кеше ул. Кайсы гына өлкәдә эшләсә дә, булсын дип тырышып хезмәт куя. Колхозда башта мал табибы, аннан зоотехник булып эшләде. Аның белән уртак тел табуы да җиңел иде, эшне дә һәрчак оештыра белде», дип мактый. Ул чорда колхозга берьюлы өч яшь белгеч кайта. Инженер — Наил Габдрахманов (хәзерге вакытта «Благоустройство» оешмасы җитәкчесе — З. Ф.), агроном — Тәүфыйк Гыйләҗев (хәзерге вакытта «Сорнай» җәмгыяте җитәкчесе — З. Ф.) һәм мал табибы — Хәниф Бариев. Шул чакта бер-берсе белән киңәшләшеп, һәрбер эшне бергәләп оештырган, коллективтагы бәйрәмнәрне кабатланмас итеп үткәрергә тырышкан шушы өчлек бүгенге көндә дә бердәмлеген югалтмаган чын дуслар булып торалар.
— Мин 1983 елда Ленин колхозында инженер булып эшли башладым. Беренче көннән без бик бердәм булдык. Шушы еллар эчендә эштә киңәшләшеп торабыз, бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәбез. Моннан соң да шулай яшәргә язсын. Хәниф ул бик тәвәккәл кеше, бик көчле җитәкче, чын дус. Ул һәрчак кешегә булсын дип тырыша. Аның өчен гаиләсе, балалары, туганнары бик кадерле. Олуг юбилее белән ихластан котлап, сәламәтлек, бәхетле киләчәк, эшендә зурдан-зур уңышлар теләп калам, — дип истәлекләре белән бүлешеп, изге теләкләрен җиткерде Наил Габдрахманов.
— Хәниф белән бергә эшләгән елларны әле дә зур кызыксыну белән искә алам. Ул хуҗалыктан киткәннән соң да юлларыбыз аерылмады, бүгенге көнгә кадәр аралашып, киңәшләшеп, бер-беребезгә ярдәм кирәк чакта ярдәм итешеп яшибез. Хәниф чын дус була белүе белән үзенә зур хөрмәт уята. Җитәкче буларак аны үҗәт, һәрбер эшен ахырына кадәр җиткерүче итеп тасвирлый алам. Еллар эчендә сыналган дуслыгыбыз алга таба да дәвам итсен. Ул җитәкләгән оешманың эшләре районыбызда гына түгел, күрше-тирә районнарда да зур хөрмәт яулавын дәвам итсен. Әле тагын күп юбилейларын каршы алып, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете белән яшәргә язсын аңа, — дип юбилярны котлады Тәүфыйк Гыйләҗев.
Аның бүген бик күпләргә киңәш бирерлек бай тәҗрибәсе бар. Хезмәт юлын механизатор һәм шофер хезмәтеннән башлаган Хәниф Нәкыйпович мал табибы вазыйфасын да белеп һәм яратып башкарган, зоотехник эшендә ул үзендә җитәкчелек сыйфатлары күрсәтә. 1998 елда Хәниф Нәкыйповичны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлегенең терлекчелек бүлегенә җитәкче итеп билгелиләр. Бу вазыйфасын башкарган вакытта да ул район хуҗалыкларындагы һәрбер фермада булып, андагы эш торышы белән даими танышып тора. Башкарылган эшенә җаваплы каравын күреп, 1999 елда аны колхоз рәисе вазыйфасына күтәрәләр. Түнтәрлеләр әле бүген дә ул елларда Хәниф Нәкыйповичның колхоз өчен күп һәм әһәмиятле яңалыклар кертүен искә ала.
Мелиорация
Мелиорация тармагы аның өчен ят өлкә була. Ул килгән елда оешманың да авырлык кичергән вакыты, тик ул җиңел юллар эзли торган җитәкче түгел. Биредә аңа һәр яңа эшне яңа урынга казык кагудан башларга туры килә, шул казык урынында барлыкка килгән күпме плотиналар, чишмәләр, күперләр, сугарылган гектарлар, киптерелгән сазлыклар, парклар бар хәзер һәм һәркайсының башында тәҗрибәле җитәкче, аның үз эшен белүе, яратып башкаруы тора.
«Әгәр егерме ел кирегә кайтып, кабат һөнәр сайларга туры килсә дә, мөгаен, шушы юлдан китәр идем. Мин үзем сайлаган хезмәтнең тынгысыз икәнен беләм. Шулай булса да, хезмәтемне яратып башкарам», — ди юбиляр.
Тырыш хезмәтләрен һәркайда югары бәялиләр Хәниф Бариевның. Хезмәт юлында аңа бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау таныклыклары тапшырыла. Колхозда зоотехник булып эшләгәндә ТРның Атказанган зоотехнигы исеменә лаек була ул. Мелиорация системасындагы хезмәтләре өчен ТРның Атказанган мелиораты исеме дә бирелә. Бүгенге көндә ул хезмәт ветераны дигән мактаулы исем иясе дә.
Балаларым — төп бәхетем
Хәниф Нәкыйповичның һәрбер баласы кечкенәдән хезмәт тәрбиясе алып, үзе кебек үк хатын-кыз, ир-ат эше дип аерып тормыйча, һәрбер эшне башкара торганнардан. Кызлары — Миләүшә, Гөлшат, Гөлия, уллары — Иршат һәм Әнвәр өчен, аларның бәхетле киләчәкләре өчен Хәниф Нәкыйпович кулыннан килгәннең барын да эшли, чөнки балаларым минем төп бәхетләрем дип яши. Бүгенге көндә инде ул җиде оныклы кадерле бабай да.
Хәниф Нәкыйпович белән аралашып, аның турында туганнары, дуслары, хезмәттәшләре белән аралашканнан соң, юбилярга туры килә торган шундый сүзләр белән тәмамлыйсы килә язманы — адәм баласы туганда ук кеше булып туа, ләкин кешелеклелек ул кешегә тумыштан ук бирелми. Башкаларга һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торган, явызлык эшләми торган, үзенең тирә-ягын яхшы якка үзгәртергә тырышкан, кешеләрне хөрмәт иткән кешене генә кешелекле дип атарга мөмкин.
4 март көнне «Мелиоратор» җәмгыятенең хөрмәтле җитәкчесе ХӘНИФ НӘКЫЙП улы БАРИЕВның 65 яшьлек күркәм юбилее.
Хөрмәтле Хәниф Нәкыйпович, сезне чын күңелебездән истәлекле бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Без сезне булдыклы, эшкә батыр, киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле җитәкче буларак беләбез. Гаиләгездә дә уңган йорт хуҗасы, балаларыгызга кадерле әти, тормыш иптәшегезгә ышанычлы тормыш юлдашы, оныкларыгызга кадерле бабай сез. Алга таба да елларга баш бирмәс, тормыш сөючән булып калыгыз. Һәр туар көнгә куанып, якыннарыгызның игътибар-ихтирамын тоеп яшәргә язсын. Тормыш юлыгыз якты, сәламәтлегегез нык булсын! Изге ниятләрегез, якты хыялларыгыз тормышка ашсын! Хезмәтегез һәрвакыт югары бәяләнсен! Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, сабыр булып калыгыз! Янәшәгездә һәрвакыт тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын! Тормышның һәр мизгеленә сөенеп яшәгез! Бәхетле булыгыз!
Зур хөрмәт белән «Мелиоратор» җәмгыяте коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев