Яхшы ният – эш башы (фото)
Балтач районының йөзек кашы саналган Бөрбашка башка авыл, чит район кешеләренең игътибары зур. Даими рәвештә уза торган зур чаралар, очрашулар вакытында күпләр авылның төзеклегенә, социаль объектларның тупланышына, халыкның тормыш дәрәҗәсенә соклану белдерәләр.
Май аенда республиканың туган телләрне саклау, үстерү комиссиясенең, күрше-тирә район баш-лыкларының булып китүе, октябрь аенда ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән мәдәният йортының ачылышы, шунда ук музей бүлмәләре, күптән ремонт сораган спорт залы, Бөек Ватан сугышында һәлак булган, анда катнашкан авылдашларына яңартылып салынган һәйкәлнең барлыкка килүе, Бөре елгасында минизоопарк булдыру, Бөрбаш авылына багышлап бастырылган гаять бай эчтәлекле китапны тәкъдим итү чарасының югары рухта узуы, үзәктә, биналар урнашкан мәйданның зәвыкъ белән эшләнелүе – болар бар да бу җирлектә алып барылган эшнең максатчан булуын күрсәтә.
Бөрбаш җирлегендә алайса бар мәсьәлә дә хәл ителгән, дип уйлыйсыздыр. Шушы җирлектә үтәчәк халык җыенына без үзебез дә шундыйрак фикер белән килгән идек. Халык белән аралашканнан соң, авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин чыгышыннан соң Бөрбашта, җирлеккә кергән авылларда әле кешеләрне борчыган мәсьәләләр бар икәнлеге ачыкланды.
Бөрбаш авыл җирлеге 3 авылны берләштерә. Аларда 479 хуҗалык исәптә, шуның 261е – Бөрбашта, 71е – Бөрбаш Сәрдегәнендә, 147се Алан авылында. Хуҗалыклар саны күп тоелса да, һәр 10 өйнең берсе буш тора диярлек. Башка җирдәге шикелле бу җирлектә дә лаеклы ялда булучыларның саны арта, һәр өч кешенең берсе шушы төркемгә керә. Берничә ел дәвамында күпбалалы гаиләләрне кызыксындыру йөзеннән дәүләт программасы кысаларында 60лап гаиләгә бушлай җир, шул исәптән хисап елында 8 яшь гаиләгә йорт салу өчен җир бирелгән.
Бөрбаш авылының үсеше өчен җанын-тәнен биргән, бар булдыклылыгын шуңа юнәлткән авылның алыштыргысыз имамы, ислам дөньясында билгеле шәхес Җәлил хәзрәт Фазлыев фикеренчә, татар авылларының, шул исәптән Бөрбаш авылының төп борчыган мәсьәләсе – ул авылларда балалар аз булу. Балалар безнең киләчәгебез, дип кычкырып йөргән лозунгның төп асылын яңа аңлый башладык. Мәктәбе дә, бакчасы да, мәдәният йорты да, спорт корылмалары да булыр, әмма балалар булмагач, аларның кирәге бармы соң? Шуңа һәркемнең бурычы һәм вазифасы – авылыбызда балалар саны артсын өчен тырышу, ди ул. Бу җирлектә өч балалы 25 гаилә, дүрт балалы – 3, биш балалы – 1, сигез балалы бер гаилә яши. Шул ук вакытта 88 гаиләдә – бер, 63 гаиләдә ике бала гына тәрбияләнә. 2021 елда җирлектә 21 бала, хисап елында 16 бала дөньяга килгән. Соңгы елда 22 кеше бакыйлыкка күчкән. Яңа сигез гаилә барлыкка килүе шатлыклы вакыйга, дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы.
Авыл җирлегендә белем һәм тәрбия бирүдә өч балалар бакчасы, бер урта һәм ике башлангыч мәктәп максатчан эшли. Аларда 69 бала тәрбияләнә, 179 бала белем ала. Сәламәтлек сак-лау өлкәсендә 3 авыл медпунктлары эшли, бу төбәктә яшәүчеләрнең уртача яше 37 яшь икән.
Бүгенге җәмгыятьне, кешенең тормыш дәрәҗәсен яхшыртуда мәдәният, физик культура һәм спорт гаять зур әһәмияткә ия, диде чыгыш ясаучы. Җирлектә ике мәдәният йорты, бер клуб, ике төп һәм бер күчмә китапханә үзләренең эшләрен матур башкаралар. Узган ел Бөрбашта эшли башлаган, 2 чакрым озынлыкта яктыртылган чаңгы юлы белән күп район үзәкләре дә мактана алмый торгандыр.
Авылда яшәгән халыкның тормыш-көнкүреш шартлары ничек кенә яхшы булса да, хәзергә аның яшәешен шәхси хуҗалыкта тәрбияләнә торган терлектән, кош-корттан башка күзаллап булмый. Авылда без әйткән яшәү шартларын яхшыртуда бу өлкәнең әһәмияте зур. Мәсәлән, 2022 елда шәхси хуҗалыкларга сөт тапшырган өчен 51 миллион 775 мең сум акча түләнгән. Алганда, кешенең кесәсендәге акчаны санаганда, күп шикелле тоелса да, моның нигезендә көндәлек физик хезмәт, тырышлык, үҗәтлек булуын истән чыгармаска кирәк. Хисап чорында сөт тапшырган өчен бәяләрнең артуы да уңай йогынты ясады, диләр сыер асраучылар. Алан авылыннан Гариф Галиев үз хуҗалыгыннан 53404 литр, Фәнил Минһаҗев – 45501, Таһир Хисаметдинов – 42873, Бөрбаш Сәрдегәненнән Рамил Дәминов – 43811, Әлфия Корбанова – 30522, Алмаз Корбангалиев 28726 литр сөт тапшырганнар. Тырыш хезмәтчәннәргә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.
Фермерларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү буенча программа кысаларында шәхси хужалыкларда савым сыерларын асраучыларга ярдәм йөзеннән 1 миллион 206 мең сумлык, савым кәҗәләре тотучыларга 27 мең сум, ветеринар-профилактика чараларын үткәрүгә тотылган 98 700 сум акча субсидия буларак бирелгән.
2010 елдан башлап, 200ләп хуҗалык 50 миллион сум күләмендә шәхси хуҗалыкларны үстерүгә бирелә торган кредит алганнар. 2022 елда 15 хуҗалык 4 миллион 130 мең сум күләмендә кредит алып, каралты-кураларын яңартканнар, терлек алганнар.
Авылның төпле, таза яшәвен – капка төбенә тезелгән җиңел машиналар саныннан да чыгып билгеләргә кирәктер. Ял һәм бәйрәмнәрдә авылда йорт каршына 3-4 машина тезелә, аларның күбесенең шушы авыл җирендә яшәп, тырышып эшләгән әти-әни хезмәтенең чагылышы икәне яхшы аңлашыла. Бу җирлектә исәптә 500дән артык җиңел һәм йөк машиналары тора, шуларның яртысыннан артыгы чит илдә эшләнгәннәре.
Авылда төзелеш эшләре тукталмый, соңгы биш елда авыл җирлегендә барлыгы 2000 квадрат метрдан артыграк торак салынган. Республикада эшләп килүче яшь һәм күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы нигезендә соңгы елларда 15 яшь гаилә йорт салу өчен 24 миллион сумнан артык акча алып, үзләренең куышларын булдырганнар, 4 гаилә бу төр ярдәмгә чиратта торалар.
Авыл җирлегендә бүгенге көндә 17 эшмәкәр исәпләнә. Алар ит, агач эшкәртү, халыктан сөт җыеп тапшыру, кош-корт үстерү, пластик тәрәзәләр ясау, машина ремонты, калайдан бизәкле тәрәзә наличниклары ясау, мебельләр эшләү һәм башка төр хезмәтләр буенча үз эшләрен уңышлы гына алып баралар. «Бөрбаш» хуҗалыгы районда алдынгы урыннарда бара, Алан авылында заманча мегаферма төзелеше тәмамланып килә.
Әйе, Бөрбаш җирлегендә авылларның йөзе танымаслык булып үзгәрде. Монда авыл активының, аерым шәхесләрнең, билгеләп узганча Җәлил хәзрәт Фазлыевның, авыллардан чыккан эшмәкәрләрнең, яшь, тынгысыз авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллинның тырышлыгы зур. Үзара салым акчасын җыю, аны максатчан тоту, эшкә халыкның үзен тарту буенча зур оештыру эше башкарыла. Алдагы елларда авыл урамнарын төзекләндерү, Сабантуй ял мәйданын булдыру, аны баету, авыллардагы елга буйларын чистарту, янгынга каршы гидрантлар куйдыру, спорт мәйданчыкларын булдыру, электр яктырткычларын алыштыру, санап китсәң, бихисап күп эш эшләнгән. 2022 елда 818 мең 390 сум күләмендә үзара салым акчасы җыйналган, шуңа республика бюджетыннан 3 миллион 273 мең сум акча бирелгән. Барлыгы 4 миллион 092 мең сум күләмендә акча тупланып, авылларда һәркем өчен кирәкле эшләр башкарылган. Быел да бу мөһим эш дәвам итә.
Бөрбаш авыл җирлеге җитәкчесе, депутатлар авылларны төзекләндерү, халыкның тормышын, яшәешен яхшырту буенча бурычларның зур икәнен яхшы аңлыйлар. Алан авылына бара торган юлны бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек итеп ремонт эшләрен дәвам итү сорала, Алан авылында балалар бакчасы, башлангыч мәктәп бинасының төзелүен дә шатланып кабул иттеләр. Бөрбаш авылы боз мәйданы янына уенчылар өчен җылытылган кием алыштыру урынын төзүне җәй көнендә башкарырбыз, дип ышандырдылар. Юлларны төзекләндерүне дәвам итү, чүп үләннәрдән, агач-куак-лардан елгаларны чистарту, тирә-якны төзекләндерү буенча зур эшләр көтелә. Камиллекнең чиге юк, диләр. Бөрбаш җирлегендә урнашкан авыл урамнары балаларның шатланып көлүенә күмелсен, һәркем үз авылы матурлыгына көчен кертсен иде, дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев