Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиде юл чатында

Өлкән сыйныфта укучы һәр бала һәм аның әти-әнисе мәктәп тәмамлагач нинди һөнәр сайлау турында уйлана башлый.

Укучысының белем дәрәҗәсен, сәләт-мавыгуларын яхшы белгән, аның киләчәге өчен үзен җаваплы тойган тәҗрибәле мөгаллим дә төпле киңәшләре белән ярдәм итәргә тырыша. Алай гына да түгел, ул кайчакта хыял канатларында очкан укучысына күктән җиргә төшәргә булыша. Шәкерте сайлаган һөнәрнең нечкәлекләре, уңай һәм кыен яклары белән таныштыра. Әлеге һөнәрнең аның сәләтенә, көченә туры килү-килмәвен бергәләп ачыклыйлар, ник дигәндә, "әти-әнисенең акчасы җиткән" уку йортында белем алуның тискәре нәтиҗәләре бүген күз алдында. Вуз тәмамлаган күпме яшьләр кайсы шабашник, кайсы сатучы, кайсы каравылчы булып эшли, кайберсе, гомумән, әти-әни җилкәсендә аякларын селкетеп утыра. Тик нишләптер завод-фабрикаларда эшләргә теләүчеләр бармак белән генә санарлык. Хәер, завод-фабрикаларның күбесе үлем белән яшәү арасында шул. Яшьләр авылда калырга да атлыгып тормыйлар. Болар һәммәсе бер җирлек бәласе генә түгел, ә илкүләм хәл итүне сорый торган мәсьәләләр.

Шул җәһәттән, Балтач районы администрациясе, мәгариф, яшьләр белән эшләү бүлекләре хезмәткәрләре, түгәрәкләрдә һөнәри юнәлеш бирүнең торышын өйрәнеп, укучылар белән дустанә аралашып, уй-фикерләрен тыңладылар, проблемаларын ачыклап, киңәшләр бирделәр. "Яшь профессионаллар" дип аталган бу чарада мин дә катнаштым.

Ул көнне Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә һөнәрләр ярминкәсе узды. Анда укучылар 13 төрле белгечлек белән танышты. Мине "Яшь хәбәрче" түгәрәге җитәкчесе Тәнзилә Гыйззәтуллина булачак журналистлар белән очрашуга чакырды. Журналист һөнәре турында бик җитди сөйләшү булды ул.

Моннан 43 ел элек, мин - Карадуган сигезьеллык мәктәбенең яңа гына хезмәт юлын башлаган яшь укытучысы, яшьлек хыялларымны тормышка ашыру максатыннан (Казанга журналист булу теләге белән чыгып киткән идем, кабул итү комиссиясен таба алмыйча, пединститутка барып кердем һәм укытучы булып киттем), мәктәптә "Талант" иҗат берләшмәсе оештырып җибәрдем. Балтач китап кибетеннән сатып алган беренче китабым "Тебе, юный корреспондент" булды.

Берләшмәдә шөгыльләнгән укучыларым журналист булып китмәсә дә, төпле фикерләрен аңлаешлы итеп әйтеп бирерлек, максатчан, образлы сөйләмгә ия зыялы кешеләр булды. Берничәсе бүген республикада, районда билгеле, хөрмәтле шәхесләр. Ә бу очрашуда журналист һөнәре белән кызыксынучылар арасында элекке укучыларымның балаларын күреп куандым. Димәк, без чәчкән орлыклар череп югалмаган, матур шытымнар биргән. Тик күңелдә бер борчу бар. Әдәбият-сәнгатьне дә хатын-кызлар яулап ала. Ирләр кирәк, ирләр кирәк, җәмәгать! Аларның саллы фикерләре кирәк! Бу җитешсезлекнең төп сәбәбе - мәктәпләрдә нык куллы, сәләтле ир-егетләрнең җитмәве.

Очрашуда без "Журналист нинди булырга тиеш?" дигән сорауга бергәләп җавап эзләдек. Ул иң элек сәнгатьле, образлы сөйләмгә ия булырга тиеш. "Э-э-э, бэ-э-э"ләр белән ерак китә, әңгәмәдәшеңне мавыктыра алмыйсың. Унсигезенче гасырда татарларның гарәп шрифты белән язылган "Оста теллелек, сүзгә осталык трактаты" дигән кулъязма китабы булганы билгеле. Һәр вакыйгага карата үз фикере булган, эзләнүчән, кызыксынучан тирән белемле кеше генә яхшы язмалары белән укучыны сокландыра ала. Ә кызыклы, мавыктыргыч баш исем - язманың ярты уңышы.

Тирән белемле димәктән, автор кайсы өлкә турында язарга тели, иң элек ул өлкәнең үзенчәлекләрен өйрәнсен, чөнки үзең аңмамаганны башкаларга аңлата алмыйсың. Язачак героеңны, хәтта ул тискәре образ булса да, хөрмәт итәргә, аңа карата сабырлык күрсәтергә кирәк. Үз-үзеңә үтә таләпчән бул. Бүгенге көндә шактый билгеле бер автор әсәрендә "Җайдакка атланып китеп барды" җөмләсен укып, ни көләргә, ни еларга белмәдем. Күз алдыма атка атланган кеше өстенә атланган "җайдак" килде. Бу китапның авторы, редакторы, корректорлары кайда булган? "Җайдак" сүзенең мәгънәсен аңламагач, ник кулланган?

Моның ише тозсыз хаталар белән радио-телевидение, матбугат тулган. Нәрсә бу: наданлыкмы, телгә битарафлыкмы? Ул җөмлә төзелешендәге "чыктым аркылы күпер"ләрне санап бетерерлек түгел. Менә шулай, тел, милләт дип авыз суларын корытабыз, ә үзебез халыкны наданлыкка махсус өйрәтәбез.

Журналист этикасы турында да сөйләштек. Журналист язмасындагы тупас сүзләр - наданлык билгесе. Элек "кара халык" кына сүгенгән, байлар сүгенү сүзе куллануны түбәнлек санаган. Хәер, хәзер сүгенү - замана чире, депутаты да, бала-чагасы да сүгенә. Иңгә-иң торып яшәгән авылдашларың турында "даун синдромлы" яки "исерекләр авылы" дип әйтүләрен, шәһәр кешеләрен тоташ ялкаулар дип атауларын да аңлап булмый.
Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА,
Балтач районы,
Шубан төп мәктәбенең
«Зыялы бала» түгәрәге җитәкчесе.
Фото: canschool

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250