Хезмәт

ИКЕ ӘНИЕМ (хикәя)

Дүрт балалы Мәүлия бишенче бәбәй алып кайтты. Ике кызлы, ике уллы, олы кызы унсигезе тулган хатынның тагын бала табуы турында авыл халкы төрлегә борып сөйләсә дә, кырык биштән узган Мәүлия кеше сүзенә карамады, Сәкинәне, олыгая барган көнемдә ходай биргән бүләк, дип сөенә-сөенә үстерә бирде.

Ярый, үссен... Кеше баласында кешенең эше юк. Кырык биштә бала табу белән бик аптырата алмассың авыл халкын. Анысы гаҗәп эш түгел. Ире Фәнәви әнә нинди нык күренә. Булдыра, димәк. Тик Мәүлиянең корсагы булмавы гына халык теленә җим бирде. Күренүен әзрәк күренде кебек алай корсагы. Бала туар алдыннан бер ай гына алдан ябык гәүдәле Мәүлия буйга-сынга әзрәк калынаеп китте сыман... Тик бәби дигәнең бер ай түгел, тугыз ай үсә гади хатын-кыз карынында. Ә бу бала бер ай эчендә... Аптырамас җиреңнән аптырарсың... Менә замана могҗизасы! Китте халыкта төрле сүз.
Шулай-болай икән, тегеләй икән дип юраучылар табылды. Кеше тормышын тикшерергә яраткан озын борынлы тыкшынучыларны Мәүлия белән Фәнәви гайләләренә кысылдырмадылар. Кызыксынган карашларга, төрлечә сүз куерткан "саесканнарга" карамыйча "тиз өлгергән" Сәкинә башка туганнары янында тәгәрәп үсә бирде. Менә бәхет балага! Шәһәрдә эшләп йөргән олы апасы Рәзиләдән башка янында үзен карап үстерергә, уйнатырга, күз-колак булырга тагын Рамил абыйсы, Марат абыйсы, Нәзия апасы бар. Тәпи атлап киткән көненнән башлап, кулыннан җитәкләп өф итеп кенә үстерделәр аны абый-апалары.
Шәһәрдәге Рәзилә апасы кечкенә сеңлесенә кайткан саен бүләксез кайтмый. Төпчек сеңлесе тугач авылга бигрәк тә еш кайта башлады зур апасы. Авыл балалары күрмәгән кием, уенчык, тәмлекәйләр алып кайта. Шундый яшендә тагын да бер тапкыр ана бәхетен тойгангамы, Мәүлия төпчек кызын башка балаларыннан да ныграк яратты. Инде иллегә якынлашып килгәндә яныңда тәтелдәп сабый кызчык йөгереп йөрсен әле, яшәрмәс җиреңнән яшәрәсең икән. Хатын ничектер матурланып, яшәреп киткән кебек булды Сәкинәсен алып кайткач.
Вакыт уза торды. Мәүлиянең олы кызы Рәзилә тормышка чыкты. Улы туды. Рамил хәрби хезмәттән соң апасы янына шәһәргә барып урнашты. Марат югары уку йортына керде. Нәзиясе дә эшкә керде. Сәкинәсе мәктәптә яхшы гына укып йөри. Балалары, шөкер, барысы да акыллы, тәүфыйклы. Тату гайләдә эш күреп, бәләкәйдән эшкә өйрәнеп үстеләр. Тагын ни кирәк ана кешегә? Бик бәхетле балалардан Мәүлия. Әтиләренең иртә китүе генә бәгырьне телә. Кыска булды шул гомеркәйләре...
Гомер иткән ире янына ел ярымнан соң барып ятачагын Мәүлия белми иде әле. Кинәт бәрде шул аны сырхау. Бик тә көтмәгәндә килде. Соңгы көненә хәтле диярлек үз аягында йөргән әниләре янына биш баласы да җыелды. Соңгы көче белән барлык баласына әйтер сүзен әйткәч, янына олы кызы Рәзилә белән кече кызы Сәкинәне ымлап кына чакырып алды әниләре. Елап шешенгән Сәкинәсенең кулларыннан тотты да: "Кызым, Сәкинәм, мин синең әниең түгел... Менә синең әниең...", - дип, карашы белән янында башын иеп басып торган Рәзиләгә күрсәтте. Соңгы сүзләре: "Ташлама балаңны..." - булды.
Уналты яшьлек үсмер кызның иңнәренә бик кинәт әллә ниләр ишелеп төште. Әтисен югалтудан айнымаган бала әнисез дә калды. Әнисе Мәүлиянең соңгы сүзләре... Ничек инде ул аңа әни булмый? Ничек инде Рәзилә - аның әнисе? Ул бит аның яраткан олы апасы! Апаны ничек яратсаң да, ул әни түгел, ул - апа. Берсеннән берсе серле, җавап табып булмаслык сораулар кызның миен бораулады... Ә нигә аны Рәзилә ташлаган? Ә кем аның чын әтисе?
Әнисенә ияреп шәһәргә яшәргә килгән Сәкинә аның фатирына да, яңа мәктәпкә дә, энекәшенә дә, яңа әтисенә дә тиз генә ияләшеп китә алмады. Кабул итмәде аның үсмер акылы бу хәтле борылышларны. Ул үзен Рәзилә кызы итеп күз алдына китерә алмады. Ул һаман да күңелендә Рәзиләнең яшьлек хатасыннан туган бала түгел, Мәүлия белән Фәнәвинең сөеп үстергән төпчек кызлары иде.
Дәү әнисенең, кеше ышансын өчен биленә мендәр тыгып йөргәнен, ирсез бала тапкан олы кызының бәбиен үз сабые итеп үстергәнен сөйләр аңа Рәзилә... Кичерүен үтенер. Тик ничек кабул итәргә боларны, ничек аңларга? Аңа бит әле уналты яшь кенә... Рәзилә кызы өчен өзелеп торса да, аңа "әни" дип әйтергә Сәкинәнең теле әйләнмәде. Яратмый түгел, ярата ул Рәзилә апасын. Яңа әтисе белән энекәше дә җылы кабул иттеләр кызны. Тик кыз күзгә күренмәгән чик, ызан аша тиз генә атлап чыга алмады.
Сәкинәнең яшь йөрәгенә мәхәббәт җиле килеп кагылды. Дөресрәге, сөюнең кинәт бәреп кергән давыл-ураганлы җиле аны көтмәгәндә мәхәббәтнең җиде кат күкләренә очыртып мендерде. Институтта бергә укыган Рәшит авылча оялчан, зифа сынлы, тирән карашлы бу кызны бик күп чибәрләр арасыннан сайлап алды. Ике гашыйк, кулга кул тотынып, укырга йөрделәр. Рәшитне Рәзилә белән ире бик ошаттылар. Үз чиратында, Рәшит кызны әти-әнисе белән таныштырды. Укуларын бетергәч, матур гына туй ясап, яшьләр кавышып та куйдылар. Икесе дә эшкә урнашты. Яшәргә үз фатирлары булмаган гайлә чиратлап ярты ел Рәшитнең ата-анасында, ярты ел Рәзиләдә яшәсәләр дә, аларның тормышына кысылучы булмады.
Көннәрдән бер көнне Сәкинә, бәхетле елмаеп, Рәзиләгә балага узганы турында әйтте. Кызы алдында үз гаебен таныган Рәзилә, бу сөенечле хәбәрне ишеткәч, Сәкинәгә авыр күтәртмәде, булдыра алганча кызын саклады, кадерләде. Араларындагы аңлашылмаучанлык инде кимегән кебек булса да, ул әлегә хәтле кызыннан "әни" сүзен ишетмәде. Димәк, аны кызы, ничек кенә яхшы карашта булмасын, кичермәгән...
Ялгыштым шул, кызым, яшьлегем белән... Авырга калып, йөргән егете ташлагач, нишләргә дә белмәде унсигезе яңа тулган әниең... Оятымнан кая керергә, ничек яшәргә белмәгән бер көндә, изге дәү әниең белән дәү әтиең сине алып киттеләр. Үз балалары итеп үстерделәр... Дүрт бала сыйган җиргә бишенчесе сыяр, диделәр. Янымда булмасаң да, күз алдымда үстең. Үз әниемдә, үз әтиемдә үссәң дә, бик тә гаеплемен синең алда, балам... Кичер мине булдыра алсаң... Тиздән, аллабирса, үз балаң туачак. Бәлки, аңларсың...
Корсагы ярыйсы гына түгәрәкләнгән Сәкинәнең баладан котылыр вакыты да җитте. Хастаханәгә бер-ике атна алдан барып яткан хатын иртәнге якта эченең кисеп-кисеп авыртуына уянып китте. Дежур табиб килеп карагач, иртә әле, дип, тиешле күрсәтмәләрен биреп, чыгып китте.
Минутлар сәгатьләргә әйләнеп, вакыт тәгәрмәче туктады кебек тоелды Сәкинәгә. Карыны пычаксыз киселүдән салкын тиргә батты Сәкинә. Тулгак тотудан килгән авыртудан түзәрлеге калмаган Сәкинә, тешен кысып түзде-түзде дә, бар көченә: "Әни!.." дип кычкырды. Иң кыен, иң авыр чакта кешегә әни кирәк...
Чөнки әни безнең авыртуны, яраларны үзенә ала.. Әни, кайда син?! Булыш миңа, зинһар... Мин үләм, әни... Ике сәгатьтән өч кило ярымлык, кып-кызыл улы дөньяга тәүге авазын салды... Әни, менә нинди газаплар кичергәнсең син миңа гомер биргәндә...Әни... Аның күз алдына берсеннән-берсе якын ике йөз килеп басты. Мәүлия әнисе һәм Рәзилә әнисе... Берсе аңа гомер биргән, берсе үстергән, кеше иткән... Ике әнием... Ике кадерлем! Мин үзем дә хәзер әни!..
Яшь ананы каталкага салып, палатасына чыгаргач, шәфкать туташы аның тумбочкасында торган күз явын алырлык бер кочак розаларга ымлады : "Әниеңнән һәм иреңнән!.."
Чыганак: http://vk.com/

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: