Хезмәт

Ике тапкыр 25

Һәр кешенең гомерендә эз калдыра торган шәхесләре була. Гадәттә, күңелгә уелып кала торган хатирәләр мәктәп елларына туры килә. Хәтер җепләре үзеннән-үзе безне яшәргә өйрәткән олуг мөгаллимнәребезгә барып тоташа.

Реклама

6нчы сыйныфта физика дәресләрен искә алу белән әлеге фәнгә мәхәббәт һәм зур кызыксыну уяткан укытучыбыз - Рузилә Нурзада кызы Низамиева күз алдына килеп баса. Ул: «Ни өчен чәйнек кайный?», «Нәрсә ул кар бөртекләре, ни өчен алар бер-берсенә охшамаган?», «Тимер тизрәк суынамы, агачмы?», «Телне салкында тимергә тидерсәң, нигә ул ябыша?» һәм башка бик күп төрле көнкүрештән алынган мисаллар белән укучыларны физика серләренә төшендереп, дәресләрдә тормыш белеме биргән. Норма урта мәктәбендә белем алган һәр бала Рузилә Нурзадовнаның физика кабинеты аша үткән, тормышчан фәннең яңалыгына һәм мәгънәсенә төшенгән. Ә менә без, аның җитәкчелегендәге 5нче «А» сыйныфы укучылары, укытучы апабызны аеруча ярата һәм үз итә идек. Ул сыйныф сәгатьләрендә дә, дәрес вакытында да безнең яшьтәшебез төсле шаярып, мәзәкләр сөйләп ала, төпле киңәшен дә бирә, яратып булса да «икеле»ләрен дә куя. Әгәр шаулаша, тәртип боза ук башласак, әниебездәй орышып та ала иде. Төрле чаклар булды... Һәр гаиләнең үз сере, яшәү рәвеше булган кебек, безнең дә үзебезгә генә хас сыйфатлар һәм үзебез арасында гына саклана торган серләребез бар иде. Иң мөһиме, Рузилә апабыз серләрне сакларга, дуслыкны сатмаска, бердәм булырга өйрәтте. Укытучыбыз үз укучыларына карата беркайчан да битараф булмады, һәрчак янәшәбездә шатлыкларны уртаклашты, авырлыкларда якларга тырышты. «Туры сүзле, тормышның ваклыкларына каршы торырлык көчле рухлы булыгыз!», дип киңәшләр бирә килде. Рузилә Нурзадовна белән бәйле бу истәлекләр - укучылары хәтерендә мәңге сакланырлык матур хатирәләр.
Ямьле җәй айларында Рузилә апабыз юбилеен билгеләп үтә - аңа ике тапкыр 25 була. Әйе, бу гүзәл ханымга берничек тә артыгын биреп булмый. Һәрчак шат күңелле, көләч йөзле, тормышны яратуы белән ул яшь булып кала. Укытучыбыз белән күрешкән саен карашыннан наз һәм ихласлык тоябыз. «Яшь үсенте» вакыттагы шуклыкларыбызны искә алып, кызарышабыз, елмаешып куябыз.
Бүгенге көндә дә мөгаллимәбез авыр һәм мактаулы хезмәт юлын дәвам итеп, үзе генә белгән серле юллар аша укучылар күңеленә белем орлыклары сибә.
2005нче елгы чыгарылыш укучылары исеменнән Алисә ЗАРИПОВА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: