- Быел да Шушма бозын тишеп балык тотучылар күренгәлиме?
Инешкә якынрак яшәүче бер дустан шулай дип соравым урынсыз түгел иде: кышларын боз өстеннән, җәйләрен яр буеннан кайтып керми торган Ибени, аның улы Рафаил, ерак туганыбыз Нәкыйп абыйлар юк бит инде, мәңгелеккә күчтеләр. Хәзерге балыкчылар исә Шушма кебек бәләкәй елгаларда вак балык тотып вакыт үткәрмиләр, кулларында машина, утыралар да, төннән кузгалып ерактагы зур елгаларга юл алалар. Дөрес, аларда да эре балык эләктерү өметләре акланып кына тормый, күпме ягулык яндырып, арып-талып бернисез кайткан көннәре дә еш була. Тик алай да Шушманың шыртлакасын тотарга төшмиләр инде, тагын төялешеп еракка, Казаннан да ары зур суга, тәмле судак эләгә торган якларга китәләр. Боз ныгыган, хәвеф-хәтәр куркынычы чигенгән чак булса ярый әле.
Шушма бозы өсте дә балыкчыларсыз калмаган икән әле. Даутов Рифатның боз өстендә утырганын берничә тапкыр күрдем, диде дустым. Рифатның абыйсы Ренат та төшкәли икән. Рифатның бу эшкә осталыгына сокланып, балык чиртмәгәч башкалар ташлап киткән оядан да бер табалык тота ала дип сөйләгәннәрен минем дә ишеткәнем бар иде. Ул инде бармак буе шыртлака белән вакыт уздырмый, җәен-кышын бәртәс йә кызылкүз сыптыра, бу кәсепнең нинди яшерен серләрен беләдер. Җәй көне авылыбызның иң өлкән ир-аты Харрас абый да күп тота, инештән кайтып керми, һәрхәлдә, быелга кадәр шулай иде. Ул бик мавыгучан, һәвәс кеше, тугыз дистәне түгәрәкләп килсә дә, хат аша шахмат уйнаудан һаман туктамый. Бик ераклардан хат ала һәм җавап та җибәрә. Ул боз өстенә йөрми, кышы шахмат белән үтә. Параличланып, бер кулы көрәк сабы тота алмый башлагач, кар көрәүләр дә авырлашты аңа. Ә чикләвек белән җир җиләген сыңар кул белән дә байтак җыйды әле, шулай җыя алуына балаларча куана да иде. Гел табигать баласы инде үзе, инсультны да балык тотарга төшкән җиреннән "алып кайтты". Заманында авылыбыз табигате турында район газетасы конкурсына язган бик матур мәкаләсе беренче урынны алган иде.
Хыялый балыкчыларны ара ераклыгы һич куркытмый ахрысы - безнең Шушмага да Казаннардан кадәр килеп чыккалыйлар иде. Бер кышны шагыйрь Газинур Моратның да безнең авылга килеп буш кайтканын сөйләгәне бар. Үз якларындагы күбрәк балыклы зур елгалардан ник тотмаганнардыр, һич аңламадым. Шушмабызның тегермәнле һәм күп балыклы заманнары шактый еракта калып онытыла да бара бит инде. Нәкыйп абый да, гомере азагында, улы машинасында ерак буаларга йөрергә ияләшкән иде. Ул шулай соңгы көннәренә кадәр балыкка йөрүдән туктамады, мәрхүм. Параличланып, аягы начар йөри башлагач та Шушманың текә ярларыннан үрмәләп менә-төшә иде. Күңел көрлеген дә югалтмады. Кызык сүзләр еш чыга иде аннан. Колхозның төзүчеләр төркемендә эшли, ара-тирә "шабашка"га да чыккалый иде ул. Бервакыт мин аны Хәйдәр җизни янына мунча салышырга чакырдым. Килә-килешкә башын "төзәттерергә" таптыра бу, авыртуына чыдарлык түгел ди. Мин аның хәлен аңламаганга салышам, башың авыртмый синең, эчәсең килгәнгә генә сорыйсың дим. "Эчәсе килергә, аракы бер-бер төрле тәмле су түгел лә ул", - диде Нәкыйп абый.
Авылдагы һәркем кебек, клубта кино карарга бик ярата иде ул. Русчаны кабул итүе дә үзенчәрәк иде. Бер фильмдагы "экипаж машины боевой" дигән җыр сүзләрен "ике таз машина майлыйлар" дип җырлап көлдергәне хәтердә.
Бер җәйдә мин колхоздан печән алдым да, шуны покостан җыеп машинага төяргә бер-ике дус янына Нәкыйп абыйны да чакырдым. Бәләкәй генә әрҗәле машина тиз тулды, печәнне йөк өстенә ату кыенлашты. Машинаның колхоз эшенә барыр вакыты да җитеп килә. Нәкыйп абый, кайтыйкмы инде дип сорадым мин, аның мондый эшләрдә тәҗрибәлерәк икәнлеген истә тотып. "И-и, юләр, берәрсе килеп куып чыгармыйча печән басуыннан чыгып китәләрмени", - дип көлдерде ул барыбызны.
Шулай әрсезләнмичә, сирәк кенә җай чыкканда мулрак эләктереп калмыйча гына ул елларда сыер асраулары, ай-һай! Ә Нәкыйп абыйлар бик авыр елларда да сыердан аерылмадылар. Аның әнисе Шәмсебану апа кебек тәмле итеп катык оетучылар, сөзмә сөзүчеләр бөтен илендә дә булмагандыр, әле дә юктыр. Кар базыннан яңа гына менгән боздай салкын сөзмәне зур җамаякка салып, куе сөт тә кушып кемнәргә генә ашатмагандыр бу гаҗәеп киң күңелле апабыз. Яшьтән әче катыклар ашап үскәнгәме, тормыш ачылыгыннанмы, Нәкыйп абый борычлы, тозлы ризыклар ярата иде. Кешедә эшләп, ашарга кергән чакларында ул, тәлинкәсендәге ашын кабып та карамыйча, өстәлдәге савытлардан күп итеп тоз, борыч сибә, ипиенә гәрчич яга, аннары гына ашарга тотына. Бервакыт бергә эшләүче иптәшләре аны кызык итәргә булалар: Нәкыйп абый юынып ашарга утырганчы аның ашына шактый гына борыч белән тоз салып куялар. Нәкыйп абый, гадәтенчә, аны кабып карамаган килеш тагын әчелекләр өсти һәм аны-моны сизмичә тәмләп ашый. Тозлы ашарга ярату йөрәккә авырга килә диләр, бәлки Нәкыйп абыйның да йөрәк чирләренә шул тоз сәбәпче булгандыр. Алай дисәң, мин тозны аз кулланам, өстәвенә, җәяү дә күп йөрдем, ләкин барыбер инфарктыннан да, әледән-әле йөрәк сыкрануыннан да качып кала алмадым. Беткәнмени соң кешенең йөрәген аның иясеннән дә алда туздырырлык сәбәпләр?!
Мин кечкенәдән үк Нәкыйп абыйның әйбәт карашын тоя идем. Хәер, миңа калса, Нәкыйп абыйдан җәбер күргән үсмер дөньясында да юктыр. Ә бит үзеннән кечерәкләрне кыерсытудан, тимердәй каты бармаклары белән чеметеп яки чиертеп җәфалаудан ләззәт алучылар Нәкыйп абый яшьтәшләре арасында берничә иде. Нәкыйп абыйның туып-үскән оясы ук бүтән шул. Мин - кечкенәрәк, үзе зуррак чана тартып Шушма аръягы урманына ботак-сатак җыярга барганда да иярткәләде ул. Урманыбыз кечкенә безнең, анда каравылчы "күрмәслек" итеп җыя торган берни дә юк иде ул елларда. Хәзер генә ул бөтен урманы диярлек егылган-сынган яки утырып корган агачлардан гыйбарәт. Нәкыйп абый юан агачларга яхшы үрмәли иде. Балта белән чабып төшергән ботакларның эреләрен үзе төйи, ваклары миңа эләгә. Агачны шыр ялангач калдырмасаң, мондый гына утын өчен каравылчы чананы да ватмый, балтаны да тартып алмый. Өстәвенә, Нәкыйп абыйның чана башында киндер капчык төбенә салган ярты чиләк чамасы нарат күркәсе һәрвакыт әзер була. Ул аны бер тапкыр җыя да, аннары урманга барганда да, кайтканда да чана башыннан калдырмый. Каравылчы очраса, ала да күрсәтә. Ул бит урманга барганда очрамый, кайтыр юлда гына каршыңа чыга, шуңа күрә урманга күркә алып барганыңны белми кала. Аның да бит күркә җыю заданиесе бар, шунлыктан аны җыеп тапшыручыларның вак-төяк гаепләрен кичереп килә, тере агач кисеп тотылсалар гына җәзасыз калдырмый. Алай да, әйтмәгәнем булсын, без малай чакларда урман каравылчылары да үзебез кебек гадиләр, миһербанлылар, кеше хәленә керә белүчеләр иде бугай. Кая ул һәр шылт иткәнгә милиция чакырту! Соңрак колхоз "персие" Зәкәрия абый аз гына тәнкыйтьле һәр мәкаләм өчен Арчадан кадәр комсомол түрәләре чакыртып сүктерә башлагач, урман каравылчысы Галимҗан абыйның миһербанлылыгы бигрәк тә ачык күренде һәм онытылмаслыкка әверелде. Түрәләрнең эресенә-вагына шулкадәр үчлеклелек кайдан киләдер инде ул. Миңа китапча матур сүзләр белән акыл өйрәткән комсомол түрәләренең икесе дә хезмәт юлларын матур төгәлли алмадылар үзе. Тормыш бу!
Нәкыйп абыйның әтисенең әтисе Шәриф бабай белән минем әнинең әнисе Миңкамал (Фатыйма) әби - бертуганнар, Халит балалары. Мин элек туганлыгыбызны белми идем. Әни әйтеп җиткермәгәндерме, мин колагыма элмәгәнмендерме - тегеләй дә, болай да булырга мөмкин. Нәкыйп абый белгәндер, якын итүе шуннан да булгандыр бәлки. Мин аларга эш кораллары сорап торырга еш бара идем. Ул миңа кораллар тутырылган сараеның ачкычы яшерелгән урынны күрсәтте, мин өйдә булмаган чакта үзең ачып алырсың диде. Шәмсебану апа да: "Ачкычын беләсең, кирәген үзең карап ал да, бушагач китереп куй", - дия иде. Нәкыйп абыйның әтисе Нәҗип бабай сугышта һәлак булган. Алар бертуган биш малай булганнар, берсе дә әйләнеп кайтмаган. Сугыш вакытының кайгы-хәсрәте һәм сугыш арты елларының фәкыйрьлеге бу гаиләгә бишләтә төшкән, әмма юлдан яздыра, күңелләрен катыра алмаган. Нинди могҗизалы урындыр инде ул - кеше күңеле! Шәрифнең биш улының өчесе өйләнмәгән дә булган әле. Өйләнгәннәре - Нәҗип белән Каюм. Каюм уллары - сабакташым Рифат белән Әдһәм абый бала чакларымнан авылда иң якын кешеләрем иде. Кан тартып якынайткандыр, күрәсең. Арча юлындагы ерак урманга төннән торып кура җиләге җыярга барганда беренче тапкыр мине Әдһәм абый ияртте. Туганлыгыбызны белмәдек тә, уйламадык та ул чакларда. Кемнәргәдер "тигән" мәкаләләрем өчен, шул "тигәннәр" фатыйхасы белән, үзем эшли торган район газетасы аша бер өер миңа ташлангач (дус хезмәттәшем Гөлсинәгә дә бераз эләкте ул чакта), Рифат дустым мине яклап зур гына мәкалә белән чыкты. Язып күнеккән кеше дә түгел иде, беренче һәм соңгы мәкаләсе булгандыр бәлки. Ул да бер түрә иде, югыйсә, Нормада авыл советы рәисе булып эшли иде. Аңа кадәр тагын да дәрәҗәлерәк урыннарда эшләп кайтты. Саба районында колхоз рәисе, Лаешта үзе өр-яңадан оештырган совхоз директоры... Рифат та, Әдһәм абый да юклар инде. Нәҗипнең дүрт баласыннан иң кече Гадениясе генә исән.
Нәкыйп абый белән Харрас абыйның Шушмада балык тотарга һәвәслекләреннән тыш, язмышларындагы янә бер охшашлыкны әйтәсем килә. Харрас абыйның әтисе Шәфыйк та - Сәмигулла исемле бабайның сугышка китеп кире кайтмаган биш улының берсе бит. Бу бишлекнең дә нибары икесе - Шәфыйк һәм Хәмзә исемлесе өйләнгән булган. Хәмзәнең өч баласы да мәрхүмнәр инде. Шәфыйкның дүрт баласыннан өчесе исән. Сәмигулла токымы да, Шәрифнеке дә төп нигезләрен саклыйлар әлегә. Оныклары хәзергедәй гел читкә китеп барса, киләчәкләре генә билгесез менә.
...Бүген Шушма өстендә утыз градусны узган раштуа суыгы. Боз тишеп балык чирттерергә тырышучылар юктыр, инеш өсте тып-тындыр, мөгаен. Нәкыйп абый гына, исән булса, бер төшеп әйләнми түзмәс иде кебек. Бер тапкыр бозлы суга чумып та икенче көнне үк кабат төшеп утырган иде бит. Шушма үзе дә шундый дусларын сагынып моңсуланадыр, шул сәбәпле уйга калып тын торадыр бәлки.
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ.
Карадуган авылы.
Нет комментариев