Хезмәт

Илленче беренчеләр

Әле өч ел элек кенә Салавыч мәктәбе зурлап үзенең 90 еллыгын билгеләп үткән иде. Менә тагын быелгы белем бәйрәмендә чын мәгънәсендә юбилей булып узды. Әлеге нигезгә безнең күз алдында төзелгән мәктәптә илленче мәртәбә беренче кыңгырау чыңлады. Илленче беренчеләрне «кабул итәргә» моннан нәкъ 50 ел элек шушы мәктәпкә беренче сыйныфка кабул...

Алтынчы дистәләрен төгәлләргә 2-3 кенә «адым» калган «беренчеләр» янәшәсенә бүген мәктәпкә кабул ителәчәк 15 «кошчык» килеп сарылды. Дулкынландыргыч мизгелләр... Гаиләсе белән Зәй шәһәрендә яшәүче Флера Шакирҗанованың мәктәптән генә түгел, авылыбыздан китүенә 40 ел тулган. «Укучыбыз» ике югары уку йортын тәмамлаган. «Дулкынлануымнан сүзләр таба алмыйм. Кызганыч, укытучыларыбызның күбесе «китеп барган». Ә мәктәбебез - искиткеч, әле дә кызлар кебек икән. Бик зур рәхмәт сезгә чакыруыгызга, мәктәпне матур тотуыгызга», диде ул. Югары белем алып, хезмәт биографиясен районда исәп-хисап эшенә багышлаган Сәрия Хәбибуллина һәм җәмгыятебез агрономы Габделбәр Гарифуллин, мал табибы Фәргать Закиров, техника паркында эшләп лаеклы ялга киткән Хәдичә Хәлиуллина һәм калган «беренчеләр» дә мәктәбебез белән горурлануларын белдерделәр. Авырып китеп хастаханәдә калган, туган мәктәбен гел «күз уңында тоткан» авыл җирлеге башлыгы Рәшит Насыйбуллин да беренче хәрефләрне 50 ел элек шушы диварлар артында язган... Үзем дә сабыйлык чорыма «кайтып», чордашларым белән шушы мәктәпне карап «төзеткән» гомер башыма, тау башына мендем. Исеме совет мәктәбе дип йөртелсә дә, без башлангыч сыйныфны 1866нчы елда төзелеп, авылдашларыбызга иман нуры иңдергән мәчет бинасында укыдык. Җидееллык мәктәп-мәчет янәшәсендә, фәкыйрь елларда авылыбыздан киткән берничә йорт-хуҗалыктан бушап калган гектарга якын мәйданда, чирәмлек җәйрәп ята иде. Бакча башыбыздагы инеш аша чыгып, тау башында, безгә юл өстендә генә булганга, ул чирәмлектә еш уйный идек. Без беренче сыйныфны тәмамлыйсы язда шул мәйданның түрендә төзелеш эшләре башланды. Безгә яңа мәктәп салалар икән! Өч җәй барган төзелеш безнең күз алдында булды. «Архитектор», «штукатурчы», «сварщик» атлы һөнәр ияләре, рулетка, мастерок кебек эш кораллары, измә болгатучы «мешалка» барлыгы миңа шул чордан ук мәгълүм. Төзелештә үзебезнең осталар да, Казаннан килгән төзүче-белгечләр дә катнашты. Әнием һәм апамнар да берара шуларга «подсобник» булып эшләгәнгә кайберләренең исемнәрен дә хәтерлим әле. Штукатур-маляр апаларның кайберләрен авылыбыз егетләре үзләренә яр итте хәтта. Республикабызның ерак бер районыннан килгән Наҗия апа Нигъмәтуллина авылыбызга шул төзелеш «бүләге» булып калды. Әнисенең һөнәрен дәвам итүче алтын куллы кызы Нурия - мәктәбебез яшьтәше, шул еллар истәлеге! 1962нче елда 4нче сыйныфны яшьтәшләрем белән яңа мәктәптә каршыладык. Үзен 45 ел элек тәмамлап, колхозда эшли башласам да, аерылмадым, ул чорларда гөрләп эшләгән кичке мәктәптә 11нче сыйныфны тәмамладым... Мәктәбем, яраткан укытучыларым биргән «белем запасым» белән югары белем алдым, егерме елга якын укыттым. Шушы мәктәптә улым, ике кызым белем алды. Оныкларым Рүзәл 5нче сыйныфта укыса, Рәсүле әнә мәктәбебезнең илленче беренчеләр сафында мәктәпкә атлый.
Мәктәпнең 90 еллыгында быел «60»ларын тутырган яшьтәшләремнең 1нче сыйныфка керүләренә 50 ел тулса, киләсе 2013 елгы чыгарылышта 1нче 8 еллыклар чыга башлауга (1948 елгылар) 50 ел тулачак.

Реклама


Рәсемдә: сигезьеллык мәктәпнең беренче директоры Нәкыйп Шәфигуллин (сулда), мәктәпнең беренче нигез ташларын салган колхоз рәисе Йосыф Галимуллин (уңда), укытучыларым Суфия Фатыйхова, Сәет Әхмәтов, Бикә Камалова (тәүге беренчеләрнең сыйныф җитәкчесе), Габделхәй Галимов һәм Габделхак Исхаков. 1962нче ел.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: