Хезмәт

ИЛНАЗ ГАБИДУЛЛИН: «КЫЗЫК-МЫЗЫК» БУЛЫП КЫНА ЙӨРЕП БУЛМАС…

«Илназ Габидуллин» дигәч, аның кем икәнлеген бөтен кеше белеп тә бетермәскә мөмкин. Ә менә «Кызык-мызык»ны татар дөньясында белмәүчеләр гомумән юктыр.

Чөнки ул бүгенге көндә язылучылары иң күп булган татар инста-блогеры. Аның 171 меңнән артык (!) «подписчигы» бар.

Тик әйтергә кирәк, берничә ел дәвамында аның блогы инстаграмга кызыклы видеолар урнаштырудан гына гыйбарәт булды. Үз тормышы турында исә ул интернет челтәрендә күптән түгел генә сөйли башлады әле. Сөйгән кызы Гүзәл белән очрашып йөрүләре турында да күпләр белми калды бугай. Никах мәҗлесләре турында ишеткәч, халык, гомумән, “аһ” итте…

Кыскасы, шәхес буларак Илназ турында бик аз билгеле. Без исә моңа нокта куярга уйладык һәм сезгә “Кызык-мызык” түгел, ә шәхсән Илназ Габидуллин белән ЭКСКЛЮЗИВ интервью тәкъдим итәбез. Сезгә һичшиксез ошарга тиеш!

КУКМАРА ГӨРЛӘЯЧӘК

– Илназ, никах мәҗлесең турында подписчикларыңның күбесе белми дә калды. Әйдә туй белән бәйле серне ач әле. Кайчан? Кайда? Кемнәр белән?

– Туебыз, Алла боерса, 17 август көнне узачак. Никахны зурлап уздырып җибәргәннән соң бераз хәл алырбыз да, зурлап туйга әзерләнә башларбыз дигән идек, тик һаман суза килдек. Мәҗлескә бер генә ай калып бара инде, шуңа күрә эш бик күп.

 

– Туй кайда узачак? Казандамы?

– Юк, Кукмарада. Чөнки бөтен туганнар шунда. Хатыным Гүзәлнең дә туган авылы безнең авылдан 15 минут ераклыкта гына. 100 дән артык кешене Казанга ташыганчы, үзебез шунда кайтырга булдык.

– Алып баручы кем?

– Дустым Илназ Гарипов.

– Ничә сум акча сарыф итәргә уйлыйсың? Туй күлмәге, смокинглар алгансыздыр инде?

– Юк әле, һаман алынмаган. Ә акчага килгәндә, күп китә инде. Якынча ярты миллионга баса бугай. Әле бу төгәл сумма түгел. Өстәмә чыгымнар да булуы мөмкин. Әле бит миңа кафе да, алып баручы да, туйны оештыруга катышы булган башкалар да реклама нисбәтеннән ташлама ясый…

– Бик затлы туй булачак инде димәк?

– Бик затлы димәс идем. Хәзер бәяләр шундый бит. Анда иң арзанлы әйбер – минем смокинг булыр, мөгаен.

– Ә нишләп туйны зурлап уздырырга уйладыгыз? Хәзер бит туйлар популяр түгел. Яшьләр тиз генә язылышалар да, туйга дигән акчага чит илгә ялга китәләр. Матур кунакханә, диңгез, океан ярында фотосессия. Инстаграм өчен менә дигән контент.

– Андый фикер миндә дә бар иде башта. Тик бергәләп уйлашканнан соң, туй итмичә булмас, дигән фикергә килдек. Хатыным да туй күлмәге киясе килә, ди. Кызларның шул бит инде аның… Тик бер ун-унбиш елдан туй мәҗлесләре чыннан да калмас, дип уйлыйм. Инде хәзердән үк күпләр никах белән туйны бергә кушып уздыралар.

“НИКАХКА КАДӘР ЯШӘП КАРАУГА МИН КАРШЫ”

– Ә Гүзәл белән ничек таныштыгыз?

– Мин аңа беренче тапкыр “Татар кызы” бәйгесендә җиңгәч игътибар иткән идем. Интернетта беренче булып үзем дуслык тәкъдим иттем, лайклар куйдым. Бераз языштык та бугай әле. Ә инде чын-чынлап танышу без блог-тур белән Татарстан буйлап сәяхәткә чыккач булды. Балтачтагы блогерлар белән очрашуга килгән иде ул. Әле дә хәтерлим, спорт формасыннан иде. Иртүк йөгерергә чыккан да, узып барышлый гына очрашуга кергән. Шунда танышып, дуслашып киттек.

– Димәк, бу әле күптән түгел генә булган хәл. Син тәкъдим ясаганда, очраша башлаганыгызга бер ел да булмаган идеме?

– Узган елның октябрендә очрашып йөри башладык. Тик мин инде җәй көне танышкач ук Гүзәлнең минем кеше булуын аңлап алган идем. Гаилә кору карарын кабул иткәндә күпме очрашып йөрү әллә ни мөһим түгел, дип уйлыйм. Киресенчә, озаграк йөргән саен туйдыра. Шуңа күрә яшьләргә дә киңәш бирәсем килә: әгәр дә үзегезнең кеше икәнне аңлыйсыз икән, мөнәсәбәтләрне икенче, өченче этапка күчерергә тырышыгыз. Чөнки җиде-сигез ел йөреп, аннары аерылышкан парлар бигрәк күп.

– Хәзер яшьләр арасында тагын бер мода бар – өйләнешер, никах укытыр алдыннан бергә яшәп карарга кирәк диләр. Кешене яхшырак белү өчен бу мөһим, янәсе. Бу фикергә карашың нинди?

– Бу чыннан да шактый таралган күренеш. Бигрәк тә рус дөньясында. Тик безнең тәрбия, дингә тулысынча каршы килә. Никах укыткач кына бергә яшәп карарга мөмкин. Без бит мөселман динендәге кешеләр, татарларга андый әйбер килешеп бетми дип саныйм. Аннары соң бергә яшәп караганда кешенең чын йөзе ачылачак дигән сүз түгел бит әле. Кагыйдә буларак, башта һәрвакыт икенче төрле буласың. Өйләнешкәнчегә кадәр гел үзеңнең яхшы якларыңны гына күрсәтергә тырышасың. Начар яклар соңыннан гына чыга башлый. Шуңа күрә ничек кенә булмасын, никах мәсьәләсенә бик җаваплы карарга кирәк. “Хәзер торып карыйм әле, аннары карарбыз”, – дип түгел. Кызны сайлагансың икән, бу минем киләчәгем, бу кыз белән гомерем буе булырга тиеш, дип уйларга кирәк. Әгәр дә кызда шикләнәсең икән, бу адымга бармаска киңәш итәм.

«СЕЗ, ГОМУМӘН, ЙӨРЕП ТОРДЫГЫЗМЫ СОҢ?»

– Ә никахтан соң фанат кызлардан начар комментарийлар күп килдеме? Гомумән, сиңа күп язалармы?

– Әйе, төрле темаларга бик күп хатлар килә. Директны укып бетереп булмый. Начар комментарийлар күп булды димәс идем. Ә менә: “әйдә, танышыйк”, – дип язучылар шактый. Мин аларның хатларын беркайчан да игътибарсыз калдырмыйм. “Юк, танышмыйм”, – дип әйтеп булмый бит инде. Гомумән, мин: “өйләндем дә, башка кешеләр белән аралашмыйм, хатыным белән генә сөйләшеп утырам”, – кебек фикерләргә каршы.

– Аралашу кирәк, әлбәттә. Шулай да, бәлки кайбер кызлар сиңа зур өметләр баглагандыр. “Бәлки, ул мине ошатыр…” дип өметләнгәннәрдер. “Бу кыз сиңа туры килми”, – дигәнрәк комментарийлар да булгандыр әле…

– Әйе, булды. Никахтан соң, гомумән, халык шок хәлендә калды. “Сез гомумән йөреп тордыгызмы соң?” – кебегрәк комментарийлар шактый иде.

РЭПЕР ИльнаZ ЧОРЫ

– Илназ, хәзер синең үткән тормышыңа да әйләнеп кайтыйк әле. 2011 нче елларда сине бит татар дөньясында рэпер буларак та беләләр иде? Шигырьләр дә иҗат итәсең, ялгышмасам.

– Әйе, рэпка кереп китү – ул үзе бер тарих. Шигырь яза башлаганда мин 9-10 нчы сыйныфларда укый идем. Берзаман бик каты гашыйк булдым. Аны очрашып йөрү дип әйтеп тә булмыйдыр инде. Кулдан тоту да юк бит әле ул яшьтә. “Вконтакте”га “дус кызым бар” дип куясың да, шуның белән шул! Тик бервакыт без аның белән ни өчендер бик каты ачуланышып аерылыштык. Мин бик каты борчылганмын, күрәсең. Төне буе шигырь язып чыкканмын. Мин үземне төш күрдем дип уйлаган идем, уянып телефонны кулыма алсам, аны шигырьләр белән язып тутырганмын.

– Беренче язган җырың нинди иде?

– “Пацаннарга багышлыйм” дип атала иде ул. Мин аны мәктәптән кайткач, биби саклап утырганда язган идем. Хәтерлим әле, әлеге җырны чын рэперларча җырларга өйрәнеп мәш килдем.

– Ә беренче җитди чыгышыңны хәтерлисеңме?

– Әлбәттә. “Татнефть-Арена” спорт сараенда ниндидер бәйрәм чарасы иде ул. “Ялкын” журналы таратып торганнарын да хәтерлим әле. 2011 нче ел, ялгышмасам. Аннары татар дискотекаларына чакыра башладылар. Мин ул чакта хәзерге белән чагыштырганда күпкә популяррак идем. Автографларга кадәр сорыйлар иде.

«ГЕЛ «КЫЗЫК-МЫЗЫК» БУЛЫП КЫНА ЙӨРЕП БУЛМАС»

– Блогерлык темасына әйләнеп кайтсак, матбугат конференцияләренең берсендә син: “Минем “Кызык-мызык” аккаунты – күңел ачу, кәеф күтәрү урыны. Зур иҗтимагый сорауларны күтәрергә мин әлегә әзер түгел», – дигән идең. Хәзер фикерең үзгәрмәдеме?

– Мин гел бер әйберне генә яратмыйм. Өч ел эчендә аккаунтымның форматын берничә тапкыр үзгәрттем. Аккаунтыма башта, гомумән, мемнар гына куеп утыра идем. Тик ул Инстаграм аудиториясе өчен кызык булмады. Аннары мин башка аккаунтлардан төрле вайннарны үз битемә алып урнаштыра башладым. Бу миңа да, видеоларын алган блогерларга да зур уңыш китерде. Хәзер исә ул чор да узды. Игътибар итсәгез, аккаутымда хәзер күбрәк үземнең тормыш. Җитди темаларсыз да булмас, дип уйлыйм. Күптән түгел генә Римзил Вәлиев белән сөйләшкән идем. Ул миңа: “Гел кызык-мызык кына булып йөреп булмас”, – дигән иде. Өстәвенә, яшь тә бара, дөньяга карашлар да үзгәрә. Барысын да уйлап эш итә башлыйсың. Шуңа күрә андый җитди темаларны читләтеп үтеп булмас.

– Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуны искә төшерик әле. Әлеге чарадан соң татар блогерлары шактый тәнкыйть сүзләре ишетте. Җәмәгать эшлеклеләре, актив татар халкы сезгә бик зур өметләр баглый. Сездә актив гражданлык позициясе булырга, шактый катлаулы темаларда да сез үз сүзегезне әйтә белергә тиеш дип саныйлар. Синеңчә бу дөресме?

– Кызганыч, соңгы вакытта безгә карата начар караш формалашты. Төрле җәмәгать эшлеклеләре, гади кешеләр булган татар әңгәмәләрендә берәр хәл, вакыйга була калса, “Нишләп татар блогерлары бер сүз дә әйтми? Нишләп алар болай эшләми? Нишләп тегеләй итмиләр?”, – дип яза башлыйлар. Андыйларга мин шаккатам. Без бит Алланың кашка тәкәләре түгел инде, шундый ук гап-гади кешеләр. Ә иң кызыгы, алар үзләре дә берни эшләми. Тик “нишләп татар блогерлары бернәрсә эшләми”, – дип язарга булдыралар. Әлбәттә, бу дөрес түгел.

– Бәлки бу сезне Татарстан өчен мөһим кешеләр итеп кабул итү белән бәйледер. Ничек уйлыйсың?

– Бәлки. Әмма мин хәзерге вакытта бездә авыз тутырып: “татар блогеры” дип әйтерлек блогерлар юк, дип саныйм. Без әле үсеш стадиясендә генә. Блогерлыкка, үз фикерләребезне җиткерергә өйрәнеп киләбез. Бәлки без журналистлар булсак, тарихны яхшырак белсәк, үзебезне ышанычлырак тотар идек, үз фикерләребезне дә яхшырак итеп җиткерә алыр идек. Хәзер менә төрле җитди очрашуларга чакыра башладылар. Кешеләр белән аралашабыз. Әкренләп өйрәнәбез.

– Шунысы кызык: ә бит рус блогерлык дөньясында ашарга пешерү, вайннар төшерү белән шөгыльләнүче блогерлардан җитди темаларга фикерләүне таләп итмиләр…

– Әйе! Блогерлар бит төрле өлкәләрне колачлый. Кемдер вайннар гына төшерә, кемдер башка нәрсә белән шөгыльләнә. Тик ничек инде ул блогер булмасын? Димәк ул юмор өлкәсендәге блогер. Ә бездә халык блогер  – җитди темаларга үз фикерен җиткерә белүче кеше дип саный. Ә мин мәсәлән ашарга пешерү белән шөгыльләнүче блогерның сәяси темаларга фикерләп утыруын күз алдыма китерә алмыйм.

БЛОГЕРЛЫК НИЧӘ СУМ КИТЕРӘ?

– Илназ, бик күпләрне кызыксындырган сорау: 171 мең кешелек блогың сиңа аена ничә сум акча алып килә?

– Төрле ай була. Бәйрәмнәр вакытында аена ким дигәндә 50 мең сум да эшләргә мөмкин. Ә актив булмаган айларда, әлбәттә, азрак. Аннары, мин бит реклама бәясен статистика буенча билгелим. Әгәр дә сторизларны карау яхшы икән, мин бер сториз өчен 3-5 мең сум акча алам. Әгәр дә карау кимегән икән, 1 генә мең сум алачакмын, дигән сүз.

– Димәк, син реклама алучыга башта статистика җибәрәсең булып чыга? Әллә инде ничә сум алу – бары тик намус эшеме?

– Мин шуңа игътибар иттем: әгәр дә кеше чыннан да синнән реклама алырга тели икән, ул статистика сорап тормый. Барысын да тәфсилләп, төпченеп утыручылар, кагыйдә буларак, беркайчан да реклама алмыйлар. Ә инде бәя билгеләү, әлбәттә, намус эше. Теләсәм, “миндә 100 меңнән артык язылучы бар, шулкадәр акча бир”, – дип тә әйтә алыр идем. Тик мин алай итә алмыйм, тынычлап йокларга да кирәк бит әле. Рекламаның файдасы булырга тиеш! 3-4 мең сум әз акча түгел. Реклама бирүче бер файда да күрмәсә, ул миңа ачуланып йөрәячәк.

– Син нинди рекламалардан баш тартасың?

– Татар блогерларына реклама белән акча эшләү күпкә авыррак инде ул. Минем аккаунтның концепциясенә туры килмәгән тәкъдимнәр шактый. Мәсәлән, барлар, кальянлы кафелар – алар башкаларга караганда күпкә зуррак сумма тәкъдим итәләр. Тик мин һәрвакытта да баш тартам. Чөнки үзем эчмим дә, тартмыйм да. Шуңа күрә язылучыларыма да тәкъдим итәсем килми. Аннары русча реклама сораучылар шактый. Андыйлардан шулай ук баш тартам. Мин үз аккаунтымны татарча гына алып барырга тырышам.

– Ә реклама өчен иң зур сумманы кем тәкъдим итте?

– Спортка ставкалар белән бәйле иде ул. Ул чагында мин сториз өчен 1 мең сум ала идем. Ә алар миңа 15 мең сум (!) тәкъдим иттеләр. Мин уйлап та тормастан баш тарттым. Акча кирәк чор булса, туй якынлашса, бәлки бераз уйлаган булыр идем. Тик ул чагында шундук баш тарттым.

– Ә бүген синдә сториз һәм пост ничә сум тора?

– Хәзер мин хайпта! Язылучылар бик күп. Сторизда мине көненә 30-40 мең кеше карый. Бу – бер сториз 4 мең сум дигән сүз. Ә постларга килгәндә, һәр постны 100 меңнән артык кеше карый. Бу – 15-20 мең сум дигән сүз.

– Бушка реклама сораучылар да юк түгелдер. Андыйларга ачуың килмиме?

– Андый тәкъдимнәр бик күп. Әлбәттә, әгәр ул татар мохите, татар теле өчен ниндидер мөһим эш, проект булса, минем һәрвакытта да ярдәм итәсем, үз өлешемне кертәсем килә. Яшь җырчылардан да акча алмыйм. Аларга чын күңелемнән ярдәм итәм. Тик шул ук вакытта минем аша акча эшләргә омтылучылар да шактый. Аларга ачуым килә.

«ЯШЬЛӘРГӘ ТРЭШ КИРӘК»

– Илназ, ә синең аудиторияң кем? Сине кемнәр укый, карый?

– Нигездә, 25-35 яшьлек татар яшьләре. Күбесе – кызлар.

– Димәк, синең турында авыз тутырып яшьләр блогеры дип әйтергә мөмкин. Әйт әле, бүгенге яшьләр нинди?

– Алар интернетта гына актив. Татар телендәге, татар мохите белән бәйле чараларда алар ни өчендер катнашмый. Татар дөньясы белән бәйле урам чараларында да нигездә әбиләр. Шуңа күрә яшьләрнең виртуаль дөньядан чыгып, чынбарылыкта да актив булуларын теләр идем. Реаль тормышта яшәсеннәр, үзләренең милли җанлы булуларын күрсәтсеннәр иде.

– Ә яшьләргә нинди темалар кызык?

– Кызганычка каршы, яшьләргә хәзер тузга язмаган материаллар, видеолар, ягъни трэш кызык. Никадәр начаррак әйбер кертәсең, шулкадәр күбрәк аудитория җыясың. Һәм бу – зур проблема.

Әңгәмәдәш – Рәмзия ЗАКИРОВА

Ялкын

 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: