Хезмәт

Иркә әби

Әниемнең Кукмарада яшәүче бертуганы Әкълимә апа заманында бик чибәр, ипле һәм бик тыныч холыклы булган. Ул шундый булып картайды да.

Югыйсә, авырлык, мохтаҗлыгын да, кайгы-хәсрәтен дә аз күрмәгән. Кырыс дип даны чыккан кайнанасы белән дә уртак тел тапкан, соңыннан, акылы «җиңеләйгәч», аны ничә еллар сабыр гына тәрбияләгән, аннан соң авыру ирен караган, япь-яшь килеш җиде бала белән тол калып, аларны кеше иткән апабызга чын-чыннан соклана торган. Тик еллар үзен сиздерә.
Соңгы елларда авыру-сызланулар аның да сабырлыгын шактый «кимерде». Ни дисәң дә тугызынчы дистәгә якынлашу уен эш түгел. Әле ярый, берсеннән-берсе мул, иркен тормышта яшәүче балалары әниләренең хәлен аңлый. Җидесе тиң, алардан күреп кияү-киленнәр, инде оныклар да ул диеп өзелеп тора. Аның бөтен теләген үтәргә тырыша. Инде авыруын дәвалыйбыз дип тә ниләр генә кыландырып карамадылар. Алып бармаган табиблары, белекче-дәвалаучылары калмады. Килешмәсә килешми бит, вакытлыча җиңеләеп торган авыруы тагын үзен сиздерә башлый.
Шунысы кызык: кайда гына алып барсалар да, Әкълимә апа турында табиблар да, дәвалаучылар да беравыздан: «Иркә әби бу», -дип өстәмә «диагноз» куя. Ә аның белән бер палатада дәваланучылар (Казанныкылар да, Кукмараныкылар да) «бәхетле әби бу» дип кала. Аларның икесе дә хаклы.
Дөрестән дә, Әкълимә апабызның балаларыннан бәхете булды, ул һәр йортта көтеп алынган, хөрмәтле, кадерле кеше. Кадер-хөрмәтнең чиге булмый дисәләр дә, шушыннан артыгы да була алмый торгандыр инде. Кызганыч, сәламәтлеге генә шул бәхеткә бөтен татлылыгы белән сөенергә комачаулый. Ә иркәлеккә килгәндә, нигә әле аңа гаҗәпләнергә? Сөенергә генә кирәк. Үзе иркәләп үстергән балаларыннан картлыгында әни кеше дә иркәләнергә тиештер бит, ләбаса! Кадере барда рәхәтләнеп иркәләнсен. Тик хикмәт моңарда түгел.
- Әй, бала чактан иркә кыз дип йөрттеләр мине, - дип көлә бу сүзләргә Әкълимә апа үзе. - Әтинең бертуган энеләре бик яраттылар үземне. Матур сеңлебез дип кенә тордылар, беркайчан, бернәрсә өчен орыша белмәделәр. Барысы да уен-көлкеле, бик нечкә күңелле иде шул алар.
Сабый чакта конфетны бигрәк ярата идем мин. Җай чыкканда абыйлар да конфет белән сыйларга тырыша, аннан үзем дә алар ясаган чабаталарны шыпырт кына кибеткә илтеп сатып конфет алып ашый идем, әле дус кызларны да сыйлыйм, минем кесә кырлары конфетка катып бетә иде…Чабаталары югалганын да, минем эш икәнне белсәләр дә, рәхмәт яугырлары, мине беркайчан орышмадылар…Хәзер менә шаккатып утырам, нинди заманнар иде бит, шул чабата белән көн күргән еллар иде…
Берчакны Әкълимә апа , ул чакта әле дүрт яшьләр чамасындагы сабый, өй чормасына менгәч шактый пар (хәзер төгәл санын хәтерләми инде) әзер чабатага тап була. Шыпырт-шыпырт кына иркә кыз аларны кибеткә «шудыра». Ул ахыргы чабатаны конфетка алыштырган көнне авылга чабата җыючылар килә. Чормага менгән өлкәннәр һуштан кала. Тик шулай да беркем дә сыек чыбыкка үрелми…
- Әкълимә чабаталарны ашап бетергән дип көлештеләр дә шуның белән бетте, - дип искә ала апабыз, - беркем орышмады. Әле аннан соң да берчакны ясаган әллә ничә пар чабаталарын: «Бөтенесен бергә кибеткә кадәр күтәреп бара алсаң, беткәнче конфет алырсың», - дип котырттылар… Әйтәм бит, бик уен-көлкеле иде алар… Әтиебез белән бергә дүртесе дә сугышта әрәм булдылар…
Дүрт-биш яшьлек кыз өчен фәләнчә чабатаны кибеткә кадәр алып бару җиңел эш булмый. Конфет алырга булгач, ничек тә тырыша инде: кайда өстерәп, кайда күтәреп, тәки кибеткә кадәр алып бара ул. Тик сатучы хатын гына шикләнеп, чабаталарны кире өйләренә күтәреп килә.
Әкълимә апаның иркә кыз булуының сәбәпләре дә бар анысы. Сигез баланың аннан соң туган алтысы бер-бер артлы вафат була. Бары ике кыз туган гына (берсе әниебез) исән калалар.
Шөкер, тормыш юлындагы сикәлтәләре генә түгел, картлыклары да бер төслерәк булды аларның. Икесе дә кадерле картлык кичерәләр диюем. Тик аерма шунда гына: апасыннан 9 яшькә кечерәк булса да, бала чакта да, хәзер дә әниебез иркә түгел (хәтта кирәгеннән артык сабыр). Күрәсең, иркәлек гадәт түгел, аның өчен иркә булып туарга ук кирәктер. Иркә булып туганнарга гына түгел, барлык өлкәннәргә дә бәхетле картлык кичерергә язсын иде…

Реклама

Фото: http://www.fapsyrou.ru/publications/krasnikova/schaste_byt_babushkoy._696/

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: