Хезмәт

Исең китәр

Биредәге гүзәллеккә кемнәр генә сокланмый икән?! Авылга әти-әни янына кайткан балалар, оныклар һәммәсе дә Куныр балалар бакчасы хезмәткәрләренең иҗат бакчасына ашыга.

Реклама

Мондагы матурлыкны, гүзәллекне күреп һәммәсе дә аһ итә. Чөнки иҗат бакчасында ниләр генә юк: ә иң мөһиме һәрнәрсәнең үз урыны, үз йөзе. Шалкан әкиятеннән күренеш, ике болан тарткан чанага утырган балалар, алар артыннан чабучы нәни болан баласы, Г.Тукайның «Шүрәле»се, Кыш бабай һәм Кар кызы һәркемне шатланып «каршы ала», хыяллар дөньясын иңләп «йөзәргә» мөмкинлек бирә. Гүзәллеккә сокланучы һәркем шушы матурлыкны гади тәрбияче куллары бар иткәнгә кат-кат гаҗәпләнеп, юлын дәвам итә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: