Хезмәт

Исемнәрдә язмышлар

Исәнмесез, хөрмәтле «Хезмәт» газетасы хезмәткәрләре, райондашларым, авылдашларым! Сезгә ерак Чиләбе шәһәреннән кайнар сәламнәр юллап, 1960-67 елларда Бөрбаш, Яңгул мәктәпләрендә пионервожатый, 1970 елга кадәр район пионерлар йортында эшләгән Зөбәрҗәт Рәхимова (Әхмәрова) хат яза.

Реклама

40 еллап туган җирдән читтә яшәсәм дә, «Хезмәт» газетасыннан район хәлләрен белеп яшим, райондашларымның, авылдашларымның уңышларына, башкарган яхшы эшләренә сокланам, шатланам, күп кешене беләм, хәтерлим икән әле дип сөенәм.
«Хезмәт» газетасының бер номерындагы «Исем кушсаң - уйлап куш!» дигән язманы укыгач, пионерлар йортында эшләгәндә бер гыйбрәтле дә, көлкеле дә вакыйга исемә төшеп, шул мәкаләгә кушылып, үземнең фикеремне тәвәккәлләп язарга булдым.
1967 елның җәендә атна буе Фәрт абый белән «Дуслык» учагына әзерләндек. Слетны планлаштыру буенча өч республика вәкилләреннән торган оештыру комитеты белән очрашу өчен Мари иле республикасына киттек.
Удмуртиядән, Мари өлкәсеннән, без - Татарстанныкылар - Балтач районы вәкилләре һәркай-сыбыз исем-фамилияләребезне әйтеп, гадәттәгечә, кул бирешеп күрешәбез, танышабыз. Безнең районнан партия райкомы инструкторы - Марс Хафизов, Чепья мәктәбе директоры - Ягъфәр Җаппаров, шул ук мәктәптән - Фәрт Гыйльманов, комсомол оешмасыннан Харис Әшрәфҗанов, Пионерлар йортыннан - мин. Фамилияләребезне әйтеп танышабыз. Иң соңгысы булып минем методист, бик чая, чибәр Кенә авылы кызы - Нәфыйга Исмәгыйлева танышырга теләп кул суза: «Я - методист Балтасинского районного Дома пионеров На -фи-га» (иҗекләп), ди бу (янәсе русча). Тынлык. Кунаклар сәерсенеп бер-берсенә карашып алдылар. Ягъфәр абый (мәрхүм инде) бик күңелле кеше иде. Ул бу хәлне кунакларга юмор белән аңлатты: «Она, бедная, хотела, чтоб ее имя звучало покрасивее и по-русски». Барыбыз да елмаеп көлештек. Безгә көлке, ә Нәфыйгага гарьлек булды. Менә нинди гыйбрәт. Газетадан укып, Гөлфия һәм Рашит Галимовлар үзләренең газиз балаларына Һава, ягъни Ева дип исем кушканнарын укыгач, бик сәерсендем, күңелсезләндем, борчылдым. Ул сабый балага Һава дип исем кушу бер дә дөрес булмаган дип уйладым. Баланы дин китабында язылган Һава белән беркайчан да чагыштырып та, янәшә куеп та булмаячак: ул гамәлдә бер генә.
Бик яратып, көтеп алган газиз баласына әти-әни килешле, матур исем эзли. Туганнар, дуслар үзләренә ниндидер сәбәп белән бик ошаган исемне, мәрхүм булган әби-бабай, туганнары исемнәрен дә тәкъдим итәләр. Шулай да әти-әниләр яхшылап уйласыннар иде. Үлгән кешенең язмышы аның характеры шул сабыйга күчүе бар бит. Андый хәлләр тормышта чагыла бит, күпләр беләдер. Сабый баланың әти-әнисеннән бирелгән исеме киләчәктә аның характеры формалашуда, аның язмышында чагылачак, моны хәзерге фән дә исбатлый инде. Мин үзем 40 ел инде туган-үскән җирдән еракта, Чиләбе шәһәрендә, руслар арасында яшим, гомеремне балалар тәрбияләүгә багышладым.
Хәтерлим әле, минем төркемгә йөргән кайбер балалар иптәшләре арасында бераз кыланып, шукланып: «Хавать хочу, пойду хавать», дип сөйләшкәлиләр иде. Янәсе, ашыйсым килә, ашарга кайтам әле.
Гөлфия, Рашит! Сезнең дә балагыз көннән-көн үсәр, мәктәптә укыр. Сез бит шәһәрдә руслар арасында яшисез. Сезнең дә балагызны: «Хава, айда пойдем хавать!», дип үчекләмәсләрме соң?
Ева дип эндәшергә дә уңайсыз. Ул бит чын татар, мөселман баласы, ләбаса. Ева Рашитовна да бер дә колакка да ятышлы түгел. Үсә төшкәч ул үз исеменнән үзе кимсенәчәк, оялачак бит. Әнә, бөтенләй чит илләрдә яшәгән татар кардәшләребез татар исемнәрен кушып, балаларына туган телләрен өйрәтеп яшиләр. Безгә алардан үрнәк алырга кирәк. Кешенең исеме - аның язмышы, характеры бит ул.
Бәлки балагыз кечкенә вакытта, кичекмәстән, исемен башка матур исемгә алыштырырга кирәктер. Уйланыгыз, өлкәннәр белән киңәшегез. Сез тигез мәхәббәт белән сабыегызга бүгенге көннән тәрбия бирергә тырышыгыз. Сәламәт, бәхетле булуыгызны теләп калам!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: