Хезмәт

ИСӘНМЕ, ӘНИ (хикәя)

Мәшүдәне йөреп яткан җиреннән хастаханәгә салдылар. Моңа хәтле йөрәге кысып-кысып, чәнчеп-чәнчеп алса да, түзәрлек иде әле.

Ә менә моннан өч көн элек кинәт кенә күкрәк турысы, калкан сөяк турысы тын да алдырмыйча буып алгач, кызы Алия өйгә яшыгыч ярдәм машинасын чакыртты да, табиблар аны үзләре белән алып киттеләр. Авыртуын басарлык чараларын күргәч, табиблар илле дүрт яшьлек хатынны әллә нинди аппаратларда, җайланмаларда төрле яклап тикшерә башладылар. Яшь ягыннан әле артык олы булмаган Мәшүдәнең йөрәге тузган иде инде. Тиз арада, ризалыгын алып, имзасын куйдырып, аны операциягә әзерли башладылар.
Хастаханә ятагында ята-ята, Мәшүдә бөтен тормышын күз алдына китерде. Гомер дигән кыска юлның чын кадерен, чын бәһасын әле генә аңлады хатын. "... Дөнья йөген өзлегә-өзлегә тарта-тарта яшәп, сирәк уйланабыз шул гомеркәйләр турында... Алдагы юл чиксез-кырыйсыз кебек. Бер файдасызга, заяга үткәргән көннәрең аз булдымы?.." Үкенерлек яшәмәсә дә, тормышының мәгънәсе турында уйланган чаклар күп булмады кебек. Ничектер көн артынан көн узды, ай артыннан ай, ел артыннан ел... Үзеннән-үзе яшәлде дә, яшәлде. Менә шулай бер аягың белән кабердә басып торганда гына аңлашыла икән шул! Ничек тиз үтә икән гомерләр!
Мәшүдәне хәтер сукмаклары туган авылына, сабый чакларына алып китте. Күңеле белән туып үскән йортының җил капкасын, һәр бүрәнәсен, һәр ишек тоткасын, мич-базын капшап үтте. Ишек алдындагы лапас астында әтиләре әтмәлләп биргән атынгычка утырып, атынып алды... Елга буенда иптәш кызлары белән яшел чирәмдә каз саклады...
Әтиләре Рамазан артык бирелеп тормыш көткән уңган хуҗа булмады аларның. Ничектер, дөнья малына кызышмыйча гына, булса булды, булмаса юк, дип кенә яшәде. Шуңа күрә дөнья йөген тартуның бөтен авырлыгы әниләре Рабигага төште. Әниләреннән эшкә өйрәнеп үскән балалар үсә бардылар, бер-бер артлы кул арасына керә бардылар. Апасы һәм абыйсына ияреп, Мәшүдә бәләкәйдән утын да кисте, печән дә җыешты-чапты, әнисенең йомышына да йөгерде. Әнисе биргән хезмәт мәктәбен тулысынча үткән Мәшүдәгә, үсеп, үз оясын үргәч тә, дөнья көтү авыр күренмәде. Шәһәргә барып, техникум бетерде. Эшкә урнашты. Шунда үз язмышын очратты. Тыйнак, акыллы кызны олыгаеп барганда гына уртак танышлары утызга җиткәнче буйдак йөргән Баян белән таныштырдылар. Ничектер, яратып, мәхәббәттән акылдан язып та чыкмаган иде ул Баянга. Тормыш корырга вакыт җиткән өчен генә ризалыгын биргән иде. Ничектер, яши-яши, башта иренә күнекте. Аннан ансыз яши алмый башлады. Баяны да гайләсенең, кызының, хатынының кадерен белеп яшәде. Бакый илгә иртә китүен генә бик авыр кичерде Мәшүдә аның. Кырык тугыз яшьтә гөрләтеп яшисе дә яшисе иде бит әле! Шул кайгыдан да йөрәге өзлегеп калды Мәшүдәнең. Менә әле үз яныңа алырга йөрисең түгелме соң, Баянкаем?! Нишлисең, күпме гомер бирелгәнен беребез дә белмибез... Шулай да, ничек яшисе килә шушы якты дөньяларда! Кызыбызның, улыбызның тормышка чыгып, үз ояларын үргәнен күрәсе килә! Кошчыкларын үстерешәсе килә! Сиңа насыйп булмаган бәхет миңа язмаганмы икән, Баянкаем?
Кичке якта Мәшүдә янына улы Шамил килеп, җиләк-җимеш, яшелчә, күчтәнәчләр калдырып китте. Кызы Алия көн саен килеп әнисенең хәлен белеп тора, рәхмәт төшкере. Ә Шамиле башка шәһәрдә яшәгәнлектән, әле беренче генә килүе иде. Сагынган иде аны әнисе. Әллә кайларда әнисез яшәп ятасың, балакаем! Ни өйләнмисең үзең! Улы өчен бик тә үзәге өзелә иде аның. Кыз бала кыз бала инде. Әнилеме, түгелме, үз-үзен карарга тырыша. Улкаем ач ятамы икән инде... Мәшүдә, үз хәлен онытып, улына бер-бер артлы сораулар яудырды. Шамил аңа елмайды гына. "Әни, мин бит бәләкәй түгел инде...". Саубуллашканда улы киң кочагында бала кебек югалып калган әнисен күкрәгенә кысып әйтте: "Әни, кайгырма. Барысы да яхшы булыр. Терелерсең!". Мәшүдә хастаханә тәрәзәсеннән улы артыннан карап калды. Күрерменме инде сине тагын, балакаем?..
Менә инде операция көне дә тәгаенләнде. Мәшүдә, күрсәтмәскә тырышмаса да, сәгатьләрне саный башлады. Кем белә, бәлки, гомеренең соңгы сәгатьләрен...
Табиблар, тынычландырырга, ышандырырга тырышып, өмет биреп, җылы карашларын күрсәтеп торсалар да, Мәшүдә үлемнән курка иде. Яшәү теләгенең нинди көчле икәнлеген кабер читендә генә аңлыйсың икән! Зәңгәр күкнең саф зәңгәрлегенә беренче тапкыр күргәндәй карыйсың! Йомшак җилдә лепердәп утырган һәрбер яфрак җанга шул хәтле газиз! Ә кешеләр, танышмы-түгелме, шул хәтле якынсыз сез күңелгә! Белсәгез икән, ничек китәсем килми минем сезнең арагыздан! Мәшүдә кызы белән яшәп яткан фатирын, күршеләрен сагынып куйды. Өч бүлмәле, артык бай булмаган фатир. Шәһәрдән ерак түгел төзек кенә бакча. Әтиләре үлгәч кызлары Алия аның машинасына үзе утырды. Үзе белән бер-бер хәл була калса, улы белән кызының булган байлыгын тату гына бүләчәкләренә бер шиге дә юк иде Мәшүдәнең. Шуңа күрә ул моңа хәтле васыять калдыру турында да уйламады... Менә инде дөнья байлыгы да кайгыдан китте... Әтисе әйткәндәй, бармы да, юкмы... Мәшүдәнең күңеленә тагын әнисе килде. Эх, әнием! Гомерең буена бала кайгысы күрүдән куркып яшәдең. Үзең соңгы чиккә җитеп чирләгәндә дә, безгә тазалык-сәламәтлек теләдең. Синнән алда китә калсам, ирексездән сиңа китергән кайгым өчен кичер мине, әнием! Ә син яшә әле, әни! Минем өчен дә яшә... Кайта гына алмадым, әнием, күрешә генә алмадым соңгы тапкыр! Бәхилләшә алмадым. Моңа хәтле син кылган дога, синнән алган фатиха белән исән-имин яшәдем. Синең өчен белер-белмәс кылган догамны кылам, әнием. Йөрәгемә сыймас зур үкенечем генә бәгырьне телә. Әйтәсе рәхмәтләремне әйтә алмадым сиңа. Тиешенчә тәрбияли алмадым. Кичер мине... ... Бер генә күрешсәм икән синең белән кулларыңны кысып! Исәнме, әни, дип бер генә әйтә алсам икән! Исән калсам, кулларымда гына йөртер идем сине, әнием!
Берничә көннән иртәнге сәгать унда Мәшүдәне операция өстәленә салдылар... Итәгендә аунап үскән Торна тавы ничек текәләнгән! Мәшүдә, җилдә җилфердәп утырган ефәк кылган башларына тотына-тотына, өскә чак үрмәли... Ә аста упкын... Ул нигәдер Мәшүдәне йотардай булып якыная бара. Мәшүдә аягын алып кына өлгерә, ә арттагы тирән чоңгылның суы икенче аягын күмә бара... Мәшүдә, хәле бетеп, ава-ава өскә менә... Йөрәге бер туктый, бер, күкрәгенә сыймаслык булып, ярсып тибә... Мәшүдә гаҗизләнеп өскә карый. Тау башында, кояш нурларына күмелеп, кызына кулларын суза-суза, әнисе тора. "Әни... әни... мин монда...әни... мин куркам..." Рабига карчык: "Балам... Мәшүдәм... кайчан кайтасың?", - дип кычкыра да, юк була...
Мәшүдә палатасында телефон шалтыравына аңына килде. Кайда, нинди хәлдә ятканын бераз исләп торгач, тумбочкадагы телефонына үрелде. "Балам, бүген никтер җанымда бер дә тынычлык юк. Бер-бер хәл булмадымы? Кайчан кайтасың? - диде ерактагы бик тә газиз тавыш. "Мәшүдә ишетелер-ишетелмәс кенә җавап бирде: "Исәнме, әни..."
Чыганак: http://vk.com
Фото: http://vk.com/o.sarkisyan

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: