Юл-транспорт һәлакәтендә авыл җирлеге башлыгы һәлак булган: аның өч баласы калган
Аның турындагы якты истәлек бик күпләрнең рәхмәтле йөрәкләрендә мәңге сакланыр.
Татарстанның Әгерҗе районында юл-транспорт һәлакәтендә үлгән кешенең Кырынды авыл җирлеге башлыгы Альберт Нәфыйков икәнлеге билгеле булды. Кайгылы хәбәрне район матбугат хезмәте җиткерә.
«Нива» белән бәрелешкән Opel машинасын йөртүче һәм аның салонындагы балигъ булмаган яшьтәге ике пассажир җәрәхәтләнгән, аларны «ашыгыч ярдәм» алып киткән.
Альберт Нәфыйков Әгерҗе районы Кырынды авылында туган, 2021 елның сентябреннән авыл җирлеген җитәкләгән. Җитәкче вазифасында эшенә җаваплы караган, тырыш булган. Бу вакыт эчендә хезмәттәшләре һәм якташлары арасында хөрмәт казанган.
«Аның турындагы якты истәлек бик күпләрнең рәхмәтле йөрәкләрендә мәңге сакланыр», — дип хәбәр итә Әгерҗе районының «Вконтакте» социаль челтәрендәге рәсми битендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев