Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ихлас рәхмәт әйтик язмышларга...

Безнең теләк шул – Флераның иҗаты интернет сәхифәләрендә генә калмый, башка юллар белән дә үз укучысына ирешсен иде

Габдуллина (Хамматова) Флера Муллахмәт кызы 1962 елның 6 гыйнварында Салавыч Сәрдегәне авылында күп балалы гаиләдә туган.


Авылда башлангыч белемне алганнан соң, укуын Салавыч урта мәктәбендә дәвам итә. Укытучылык һөнәрен сайлап, 1977 елда Арча көллиятенә укырга керә. Районның Чапшар, Нормабаш башлангыч мәктәпләрендә балаларга белем бирә. Читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлый.


Шигърияткә чагыштырмача соң килә — 48 яшендә генә яза башлый. Тормыш иптәше, ипле, рыясыз, район элемтә бүлегендә эшләгән Фидаил белән бер ул, ике кыз үстерәләр, инде оныклар тормышка ямь өстиләр. Кызганыч, тормыш иптәше Фидаил бакыйлыкка иртә күчте.
Бүгенге көндә Флераның балалары, оныклары белән бергә шигърияткә булган мәхәббәте, иҗаты яшәү өчен көч бирә, киләчәккә өмет белән яшәтә. Аның шигырьләре дә күңелгә якын, уйландыра, сагышландыра, кеше гомеренең бәһасез икәнен искәртә. Бүгенге көндә Казанда торучы Шубан кызы Зәринә Әхмәдиева аның сүзләренә җырлар язып, зур сәхнәдә матур итеп башкара. Әлмәт шәһәреннән үзешчән композитор Розалия Галлямова якташыбызның берничә дистә шигыренә көйләр язган. Насыйп булса, әле без аларны ишетербез. Безнең теләк шул — Флераның иҗаты интернет сәхифәләрендә генә калмый, башка юллар белән дә үз укучысына ирешсен иде. Бүгенге шигъри сәхифә шушы юнәлештә.

Умырзая
Балчык утрау — намазлыкта,
Кулын сузып зәңгәр күккә
Бер нәфис җан дога укый
Фикерләрен салып ипкә.
Яз сылуы — умырзая
Керфек какты күзен ачып.
Котылды ак юрганыннан,
Кышлар буе яткан качып.
Тансык ирек — көтеп алган,
Яктылыктан күз чагыла .
Нурлар таган атындылар
Гөлнең яшел сабагында.
Ак җирлектә — кара ямау,
Уртасында — чәчкә иркә.
Ак салкынлык тын куыра:
Язга әле чак-чак иртә!..
Караңгылык богавыннан
Гүя күңел кыйбла тапты.
Коллык кочагыннан качкач,
Хөрлек тәме бигрәк татлы.

Сурәт карый ана 
Күз яшьләрен сөртә-сөртә ана,
Кич утырып сурәт актара.
Җилкә аша, башын суза-суза,
Ялгызлык дус янда таптана.
Болын кадәр өйдә алар икәү,
Ничә еллар бергә яшиләр.
Караш белән сүзсез аңлашалар,
Артык сүзләр күптән дәшмиләр...
Тәкьдир, диеп, җан юата әби,
Дога кыла намаз артыннан.
Йоклый алмаганда күзәтә ул
Агачларны җилдә атынган.
Тыңлап ята кышын буран җырын,
Сузып-сузып нидер көйләгән.
Үз телендә ачы язмышынмы,
Бәлки аңа әкият сөйләгән...
Яшь чактагы татлы төшле йокы
Искә хәтта кереп карамый.
Салкын кулын сузып уйлар гына
Бәгырь түрен көн дә кармалый.
Ялгыз диеп, дөм үк ялгыз түгел,
Раббысы бар күктә яраткан,
Намаз саен, ялварганда ихлас,
Эч серләрен сөйләп тараткан.
Мәчесе бар тагын йокы бүскән,
Тычкан затын танып белмәгән,
Куып чыгарырмын димә һич тә,
Үзе теләмәсә бүлмәдән.
Иске дөнья сыман картаелды,
Язмыш арбасына җигелеп.
Кайтарырга иде үткәннәрне
Дистә елга гына чигереп.
Назлап сөяр иде балаларын
Бакыйлыкка күчеп ташлаган.
Ир югалту кайгысы да үтте,
Бик күп хәсрәт узды башлардан...
Таныш сурәтләрне ипләп тотып,
Әби сурәт карый яңадан.
Күз яшьләре булып, сагыну хисе
Саркып куя җөйле ярадан.
Я уфылдап авыр сулый кабат,
Я кеткелдәп көлеп җибәрә.
Үткәннәрнең хәтер җилләрендә
Сагыш көшелләрен җилгәрә.

Син кайгырма
Син кайгырма гомер үтә диеп,
Җирдә сулар акмый тора алмый.
Ярга каккан шаян дулкыннарның
Хәсрәтләрен җилләр генә аңлый.

Һич көенмә баткан шәфәкъларым,
Киметә дип туар таңнар санын.
Моңсуланма көзләр җитә диеп,
Синең сөеп-сөелеп яшәр чагың.

Үткәннәргә кайтып булмый диеп,
Һич үкенмә, хәере белән үтсен.
Язларыңда йөргән чакта күңел,
Сары көзләр сабыр гына көтсен.

Елларыңны саный-саный һич тә
Син уйларга чумып сагышланма.
Насыйп ярлар, балаларны сөйдек,
Ихлас рәхмәт әйтик язмышларга.

Үзебезгә язган гомерләрне
Үзебезчә яшәп җирдән китик.
Өметләрне бәхет канатында
Туар көннәр кочагына илтик.

Учак яна
Төн карасын теле белән ялмап,
Учак яна күккә очкын чөеп.
Кызуына чыдый алмагандай
Караңгы төн куя чүгеп-чүгеп.

Кызыл күлмәкләрен җилфердәтеп,
Кызыл чәчен салып иңнәренә,
Чегән кызы ярсып бию бии,
Көлә-көлә дала җилләренә.

Кызыл гөлле, катлы итәкләрен,
Шаян җилләр йолкый тарта-тарта.
Сихерләнеп, күзен ала алмый,
Төн егете баскан үзе сакка.

Гашыйк Мәҗнүн кебек исе китеп,
Кулын салмак булып билләренә;
Якынайды, тагын артка чикте —
Эссе тынын тоеп иңнәрендә...

Кызы — чибәр, сулышлары — кайнар,
Әсир итмәс кемнең күңелләрен?!
Сизмичә дә калырсың син кинәт
Хисләреңнең ташып түгелгәнен.

Егете дә, каһәр, артык матур:
Зифа буй-сын, карлыгандай күзләр.
Томырылган карашыннан гүя
Җанга саркый тансык, назлы сүзләр...

Яна-яна учак тынып сүнде,
Җилләр чәчте көлен еракларга.
Сөю гөле булып шытып чыгар,
Наз татытып гашыйк йөрәкләргә.

Шәм яндырып куйдым
Өстәлемә шәм яндырып куйдым,
Таратсын ул төннең караларын.
Битне сөйгән җылысына оеп,
Йомгак-йомгак уйлар аралармын.
Тәрәзәмдә гүя ал күбәләк,
Урам якка чыкмак була очып.
Назлап үбә-үбә чәчкәләрне,
Сыйпасы бар канат белән кочып.
Тик тәрәзнең исе китми бер дә,
Бүрәнәдәй аркылыга яткан.
Карашына инде атып килгән,
Иркә таңның алсу тынын яккан.
Талпына да, ялкын тынып кала,
Уйга талган гүзәл кыздай туктап.
Хатирәләр кочагына чумган,
Бәгырькәе ала моңнан сыктап.
Янчы, шәмем, бераз гына тагын,
Кояш көлеп, караңгылык кусын.
Ләйсән чыгы белән битен юган,
Саф һавасы күкрәгемә тулсын.
Очсын әйдә җәйләр куенында,
Күбәләкне җибәримче тышка.
Ул чибәрнең, күкләр санап биргән
Гомеркәе янган шәмдәй кыска.

Яз кояшы
Яз кояшы, тәрәз аша кереп,
Үбеп алдың да син битемнән,
Алгысытып куйдың бәгыремне,
Мең җөйләнеп, меңгә кителгән.
Шул бер учтай назың җитә калды
Мин исәргә күккә ашарга.
Болыт шәлен япкан офык йөзен
Уйларымда кабат ачарга.
Ә син кочтың назлап муенымнан,
Сөеп чәчләремнән сыйпадың.
Тик нигәдер хисем сиздерергә,
Үзем сиңа никтер кыймадым.
Куеннарың шундый җылы иде,
Кулың йомшак иде яраткан.
Әнкәм мәрхәмәте саркый иде,
Миңа сөеп баккан караштан.
Әрнеп куйды шулчак сызлап йөрәк,
Әниемне куйдым сагынып.
Кояш нуры, үзең сизми генә
Җан кылыма куйдың кагылып.
Кирәкмидер артык зур сәбәпләр
Ташыр өчен тулган күңелгә.
Мөлдерәгән яшьләр тик бер сүздән
Якты караштан да түгелә.

Диңгез ярында
Дулкыннарның ак күбекле теле
Ярны ялмый комын үбә-үбә.
Әрсез җилдәй үтмәкчеме була
Сер сыенган иң-иң изге түргә?
Талпына да, көче җитмәгәндәй,
Ул йөгерә кире ялан тәпи.
Кичерешләр кат-кат җанланганга
Эчем пошып, йөрәк иңрәп әрни.
Истәлекләр тозагыннан качып,
Килгән идем, диңгез, мин үзеңә.
Кабат басмас өчен җиргә төшкән,
Суың юган, иске шул эземә.
Юаныйм, дип, бераз гына синдә,
Тырышуым бушкамыни хәзер?!
Көйрәп китәр очкын булып ята,
Болай да бит, йөз теленгән бәгырь.
Үткәннәрнең сүзсез күләгәсе,
Сорап тормый, күңел капкам кага.
Мең йозакка япкан хәтеремә
Белмим ничек, кайдан юллар таба?!
Хаталардан кисәтәме шулай,
Җәзалыймы әллә тәүбә сорап?
Мең утларга салып, мең суларга...,
Алуымы җай чыканда сынап?
Чумыйм, дәрьям, әйдә суларыңа,
Җаным пакьлим гөнаһлардан бары.
Сандугачы булса табыла бит,
Былбыл кошкай кунып сайрар талы.
Нинди якты ай да зәңгәр күктә
Кайчакларда куя бер тотылып...
Кояшының күкрәгенә сеңә —
Тойгылардан татлы онытылып.
------------------------------------------------
Кем соң син хатын-кыз? Кем соң син?
Кояштан түгелгән нурдыр син.
Өзелеп тартылган бәгырьне
Бизәкләп бәйләгән кылдыр син.

Кем соң син хатын-кыз? Кем соң син? 
Йөрәктән саркыган моңдыр син.
Талбишек тибрәтеп йоклаткан,
«Туган тел» көйләгән җырдыр син.

Кем соң син хатын-кыз? Кем соң син?
Күңелләр теләгән наздыр син.
Бөредәй яралган өметләр,
Терелгән чәчәкле яздыр син.

Кем соң син хатын-кыз? Кем соң син? 
Галәмдер йолдызга күмелгән.
«Баламны сакла!» — дип ялварган,
Догадыр Күкләрдән үтенгән.

Кем соң син хатын-кыз? Кем соң син? 
Фәрештәң һәрвакыт яклаган.
Әни ул, әби ул һәм апа
Иң изге, иң газиз затлардан! 
-------------------------------------------------


«Шигырь аңлаучылар күп булалмый,
Йөзгә бердер алар, меңгә бер.»
(Роберт Миңнуллин).

Шигырь язам...
Шигырь язган булам мин дә менә,
Шагыйрь сыман, бераз уйланып.
Төн егете карап басып тора,
Тәрәз өлгесенә сыланып.
Каләмемнән кайнар хисләр тама,
Йөрәк төпкелендә яралып.
Мизгел булып сеңә ак кәгазьгә,
Юллар арасына таралып.
Язам-бозам, тагын уйга чумам,
Мәгънә эзләп язган сүзләрдән.
Гүя гашыйк егет сөю эзли,
Назлар тамган тансык күзләрдән.
Кара төн дә, булышмакчы булып ,
Төрле аваз сала урамнан...
Тик күренә миңа бары башы —
Тоташ кара чалма уралган.
Ара-тирә этләр өреп куя,
Сәлам биреп, хәлләр белешеп.
Кол язмышның ачы михнәтләрен,
Фани дөнья белән бүлешеп.
Төн тынлыгын машиналар «ерта» —
Барышымы, кайтып килеше?
Өй түремнән үтеп киткән яшьләр
Гәптән кызык табып көлеште.
Фәрештәләр җиргә иңә бугай,
Таң әтәче сузды җырларын.
Арыш исен өйгә куып кертте
Саба җиле басу-кырларның.
Рәхәт булып китте йөрәгемә,
Таңның кулы кочты билемнән.
Аермачы мине берүк, Раббым,
Җәннәт кебек туган илемнән...
Тик бушатам тойгы касәмне мин,
Шагыйрь булу түгел хыялым.
Илаһ гөлнең гүзәл орлыкларын
Садә күңелләргә коямын.
Мин үземне шигъри гөлбакчада
Бары сабый итеп тоямын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигърият