Изгелек буыннар чылбыры аша килә
Илдар Мөхәммәтхан улы Солтанов бакырчы һөнәрчелеген саклый.
Кече Лызи авылында Илдар абый Солтанов дигән оста яши, самавырлар, комганнар һәм башка җәүһәрләр иҗат итүче райондашыбыз тыйнак кына һөнәрчелек белән шөгыльләнә, матурлыклар тудыра, тормыш-көнкүрешебездә шул матурлыкны файдалы итә.
Илдар аганың улы Илмир да җәмгыятькә игелекле шәхес, махсус хәрби операциягә егетләребез китүгә үк булган малын кызганмый, СВОга булышучы кеше. Узган ел азагында аның яхшылыгын күрделәр, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырдылар. Киленнәре Раилә уңганнарның уңганы, аш-суга бик оста, «Буыннар чылбыры» күргәзмәсендә каенәтисенең һөнәрчелеген торт бизәлешендә дә бәян итте. Торт өстендәге фотода Илдар ага оныгы белән чәйләп утыра.
Бакырчылар татар авыллары өчен хәзер сирәк күренеш.
Илдар Мөхәммәтхан улы Солтанов бакырчы һөнәрчелеген саклый. «Берәү миннән җиз комган табып бирүемне сорамаса, бәлки, мин бу эшкә тотынмаган да булыр идем. Мин ул вакытта төсле металл җыю белән шөгыльләнә идем», — дип сөйли оста интервью вакытларында. Җиз комганнар ясарга аны күрше Балтач авылында комган ясау остасы Габделфәт ага өйрәткән. Соңрак Илдар Солтанов тутыкмый торган корычтан ялтыравык комганнар да ясый башлаган. Бу бик катлаулы хезмәт, комганның һәр детален махсус технология буенча тоташтырырга кирәк. Илдар Солтановның үзе ясаган металл эшләнмәләрен төрле күргәзмәләрдә, ярминкәләрдә күрәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев