Кәҗә белән генә булмый
12 хуҗалыклы Иске Пукшинер авылыннан кешенең беркайчан да өзелгәне юк. Фермер Рамил Фәйзуллин йортына ел дәвамында ашлык, печән, такта сорап килсәләр, бал сатучылар, кул эшләре тәкъдим итүчеләр дә бар. Бетә барган авыл сукмагыннан “ВТ” хәбәрчесе дә йөреп кайтты.
Элек мари авылы булган салада бүген татар гаиләләре генә гомер кичерә. Авылның иң өлкән кешесе Асия әбигә – 90 яшь. Күрше авыл мәктәбенә йөреп, сигез бала укый. Яшьләр шәһәргә киткән җиреннән кайтмый. Калганнар – уртача яшьләрдә. Авылның демографиясе шундыйрак.
Монда йортлар төзек, ә менә кибете, клубы юк. Аларына өмет тә итмиләр. Атнага ике мәртәбә, бар кирәк-яракларны төяп, автокибет килә. Хат ташучылар да авылны онытмый, чөнки авыл халкы газета-журнал укудан бизмәгән әле. Иске Пукшинерга юл түшәлгәнгә дә берничә генә ел икән әле. Менә шуңа сөенеп бетә алмыйлар.
– Юл газапларын искә дә төшерәсе килми. Хәзерге тормышыбыз шәһәрнекеннән бер дә ким түгел, – ди күрше авыл мәчетендә балаларга дин сабагы өйрәтүче Наилә ханым. – Килен булып килгәнемә 36 ел булды. Бер хуҗалык артмады да, кимемәде дә – шул ук 12 хуҗалык. Элек клуб, кибет, ферма бар иде. Аларның беткәненә егерме елдан артык инде. Авылны Рамилнең такта ярдыру цехы саклап калды. Бик тырыш егет.
Наилә апаның ире Рашат умарта асрый. 15 баш умарталары бар. Яхшы бал ашыйсы килгәннәр дә аларның ишеген кага. Альфред исемле егет талдан өстәл, урындыклар ясап сата икән.
Рамил Фәйзуллин гаиләсе исә җир эшкәртү, такта ярдыру эше белән шөгыльләнә. Авыл халкының пай җирләрен алып, ашлык, печән чәчәләр.
– 116 гектар пай җиребез бар. Моннан тыш, Киров ягында 150 гектар печән чәчәбез, – ди Рамил. – Пай җире өчен печәнен, ашлыгын бирәбез. Уңышның күбесе чыгымга китеп бетә. Солярканың литры – 40 сум. Орлыгы да кыйммәт. Әйтик, 70 гектар җирне чәчәр өчен, 500 мең сум акча кирәк. Агач цехында такта-сайгак ярдырып сатабыз. Анда ике кеше эшли.
Без килгәндә, чәчү эшен төгәлләгәннәр иде. “Чәчүгә апрель ахырында чыккан идек. Уңыш яхшы булыр дип өметләнәбез. Иртә чәчелде, орлыкларның тишелеше әйбәт, дым бар”, – ди гаилә башлыгы. Өстәвенә авыл кешеләренең бакчаларын да сукалый-тырмалый икән.
– Без картайгач, авылда яшәргә кеше калмас, тора-бара бетәр инде. Авылда кемдер “шабашка”га йөри, әмма күпләр мал-туар асрап көн күрә. Әлегә авылны сыер яшәтә. Кәҗә асраучылар юк, аның белән генә алга китеп булмый. Авыл кешеләре, күп дигәндә, 4-5әр сыер асрый. Күбрәк сөт саткан акчага яшибез. Сөтсез булмый, ул эткә дә, мәчегә дә кирәк, – ди Рамил әфәнденең хатыны 53 яшьлек Фәния ханым. – Сөтне көн саен җыялар. Моңа кадәр литрына 18 сумнан түләделәр. Һәр йортта күп итеп чеби, үрдәк асрыйлар. Бездә дә шул ук хәл. Бер елны 30лап үгез асрадык. Мәрмәр итне алучылар бик тиз табылды. Мондый токымлы бозауларны сатучылар булса, тагын алыр идек. 15ләп ат асраган чаклар да булды. Хәзер 2 тай гына калды. Аннан үзебез өчен казылык ясыйбыз. Иткә дигән 3 баш терлегебез бар. Авылда эшләмичә яшәп булмый.
Иренә генә салынып ята торганнардан түгел Фәния. Кирәксә, квадроциклын кабызып, тиз генә печәнен чабып алып кайта, черемәсен ташый. Уңайлы техника күршеләрен дә кызыктырган. Хәзер алар да заманача техникалы булган.
Җәй көне авылга җир җиләге җыярга киләләр. Элек биредә халык капчыклап чикләвек җыеп кинәнгән. Тик соңгы вакытта куакларга корт төшкән. Бу авылда яшәүчеләр казылык ясау, сәламәт һәм матур булу серләрен өйрәтә, үстергән чәчәкләре һәм башка күп нәрсәләр турында сөйли ала. Элегрәк Сабан туе һәм башка бәйрәмнәрне шашлык, балыктан уха пешереп, күңелле итеп уздыра торган булганнар. Өйдән-өйгә йөреп, туган көн уздырулар да үткәндә калган. Әллә картаябыз, әллә ял итәсе килми, диләр. Фәйзуллиннарның авылда “фазенда”лары да бар. Теләгән кеше анда мунча кереп, бассейнда йөзеп, ял итә ала. Бер тиен дә акча сорамыйлар.
– Яз көне авыл шомырт, сирень чәчәге исенә күмелә. Безгә килгән кешеләр, сездә – оҗмах, дип китә. Печән, урак өсте вакытында авылга килгән кешене санап бетерерлек түгел. Бәясе кыйммәт булмагач, мал-туар асраучылар безгә әллә кайлардан киләләр. Шуңа күрә, авылда кеше аз кебек түгел дә безгә, – ди Фәния ханым.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 70, 17.05.2019/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев