Хезмәт

Кабатланмас язмышлар (сәхифә)

Язмыш дигәнең гаять катлаулы әйбер. Я тулы бәхет, я кара полосалардан гына тора кебек. Җырларда «Язмышларны булмый үзгәртеп» дип җырланса да, кешенең тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә бик күп нәрсәләргә ирешүе турында да беләбез. Шуңа да бүген без сезне районыбызның төрле авылларында гомер кичерүче гыйбрәтле язмыш ияләре, алай гына түгел,хезмәттән, тормыштан яшәү...


«Мировой әби»
Чибәр, җыйнак кына гәүдәле бу кыз хезмәт юлын Сәрдек авылында укытучы да, тәрбияче дә булып башлап җибәрә. Аннан Түнтәр, Чутай, Куныр, Дорга мәктәпләрендә укыта. Яраталар аны! Балалар да, олылар да. Ул үзе дә «балаларны, кешеләрне яратам бит мин», дип искә ала. Клавдия апа укыту гына түгел, сәнгать дөньясында да һәрчак актив була. «Янар чәчәк» спектаклендә Чәчкә ролен уйнаган. «Канатлар куйдың сәхнә» ветераннар фестивалендә дә шул әсәрдәге җырны җырлап сокландырды, дипломнар белән бүләкләнде. Авыл укытучысы. Ул елларда аннан да хөрмәтлерәк кеше булды микән. Ул партия сүзен халыкка иң башлап җиткерүче дә, авыл халкының мәдәниятен оештыручы да.


Клавдия Яковлевна Караваева ниһаять үзенең туган авылы Дорга мәктәбенә чакырыла. Һәм пенсиягә кадәр шунда укытучы булып эшли. Укытучы гына түгел, комсомол секретаре, 40 ел пропагандист. Шул еллардагы фидакарь хезмәте өчен республиканың Мактау китабына кертелә. Санкт-Петербургка юллама белән бүләкләнә. - Безне авырлыклар куркытмады, ихлас күңелдән тырыша-тырыша эшләдек. Һәр иртәдә балалар янына баруны мин бәйрәмдәй кабул итә идем. Укытучы булу минем өчен чиксез горурлык иде, миңа рухи көч өстәп торды», - ди ул. Ул һаман укучылары турында сөйли, һәркайсының гадәтләрен, шатлыкларын хәтерендә яңарта.


Клавдия Яковлевнага багышланган тематик кичәдә аны Куныр, Дорга мәктәбе коллективлары тәбрикләде, изге теләкләрен теләделәр, матур җырлар, биюләр бүләк иттеләр. Чаллыда яшәүче Борис Максимов үзенең рәхмәт хисләрен шигырь юллары аша язып җибәргән. Аны Олег Егоров бик матур итеп укып тапшырды. Михаил Семенов үзенең моңлы җырлары белән куандырса, Владимир Германович мәгънәле сүзләр белән котлап сөендерде. Роза дәртле чабата биюе белән Клавдия апаны да биетеп, яшәртеп җибәрде. Үзе иҗат иткән җырлар белән Николай Алексеев кичәне тагы да матурлады.


Клавдия Яковлевна тормыш иптәше Самуил белән (хәзер мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын) 2 бала тәрбияләп үстерделәр. Олы кызы Светлана, кияве Володя, оныклары Настя, Влад Казанда яшиләр, әниләрен хөрмәтләп, тәрбияләп торалар. Төп нигездәге малае Александр, килене Рая, яңа йорт җиткезеп бик матур яшиләр. Александр хуҗалыкның баш ветеринария табибы, килене - тәрбияче, оныклары Лия, игезәк малайлар Дима, Данил Клавдия апаның иң зур куанычы, бәхете. Дорга авылында тәрбияле, итагатьле, үрнәк гаилә алар.
Рәсемдә: тантанага килгән туганнары, кода-кодагые да, ул безнең «мировой әби» дип зурладылар Клавдия апаны.

Фирдания АЛЕКСЕЕВА Дорга китапханәсе мөдире



Өлкәннәр язмышы
Минем бабаем Мөхәммәтфатыйх Вәгыйзов 1929нчы елда туа. Ул бик иртә әтисез кала. Ә әнисе (минем дәү әби Хәтимә) бабайны әтисенең бертуган сеңелләренә калдырып кияүгә чыгарга мәҗбүр була. Заманы шундый булгандыр инде: үз баласын ташлап башка ятимнәргә әни була. Бабай шулай итеп дөм ятим кала. Ләкин апалары аңа ятимлек ачысын татырга ирек куймаган. Хәлләреннән килгән кадәр ярдәм иткәннәр, укырга өйрәткәннәр, хезмәт сөючән итеп үстергәннәр. Бабаем минем олы яшьтә инде, ялгызы яши. Без дә, башка балалары да аның янына гел барып тора. Ә бабаемның өе иркен, җылы булса да, тәмле ризыклар күп булса да, канаты каерылган кошны хәтерләтә. Балачакта ятим калган көннәре яңадан кайткан күк тоеладыр аңа.

Көннәрем тиз үтсен дип, ул сарыклар асрый. Шулар янында азрак юанам, бераз хәрәкәтләнергә сәбәп була, ди. Өйдә иптәшкә мәчесе Мыраубатыр бар. Бабаем аны бик нык сыйлый: ул бик зур һәм гел йокларга ярата. Бер баруыбызда бабай үз башыннан үткәннәрен сөйләде. 40 елдан артык дизель тракторда эшләгән ул. «Колхоз өчен урманнан агач өстерәтәбез». Гөнаһ шомлыгына каршы, нәкъ шлагбаумнан чыкканда трос өзелеп, агач рельста калды. Нәрсә эшләргә дә белгән юк. Поезд килсә, бик зур авария булачак. Күреп туктаса, һәр минуты бик зур штраф дигән сүз, өстемдәге майканы салдым да поезд киләсе якка каршы киттем. Бик зур суммада ук булмаса да, штраф түләргә туры килде, аның каравы авария булмады».

Икенче бер куркыныч хәл: бабаем тегермәнче булып эшләгәндә була. Төнлә тегермән янып бетә. Өй салырга җыя башлаган акчасын тегермән түләр өчен тотарга туры килә. Әле ул гына да түгел, бушка эшлисе була. Бабаем барган саен нинди дә булса вакыйга сөйли. Кызыклары да бар. Ул яшьтән сукыр, бер күзе генә күрә. Шулай булса да, күп укый, әле дә күп газеталар алдыра, матур җырлый, яшь чакларында спектакльләрдә катнашкан. Җомга намазына йөри, мәрхүмнәрне соңгы юлга озатуда катнаша. Мин бабаема гомеренең соңгы көннәренә кадәр үз аягында йөрүен, сәламәтлек һәм бәхетле булуын телим. Арча якларында гомер итүче бабаемны мин бик сагынам.

Ләйлә ИСРАФИЛОВА Бөрбаш авылы



Сокланып кайттым...
Гәрчә үзем Орда туган булсам да, миңа 7 ай тулганда гаиләбез бәхет эзләп Киров өлкәсенә чыгып киткән. Туган җир үзенә тартканмы, әллә язмыш шулай кушкандырмы, миңа 1 яшь тә 8 ай булганда гаиләбез кабат Орга әйләнеп кайткан. Туган авылым булса да, мине таныш булмаган авыл, таныш булмаган кешеләр каршы алды ул чакта. 1964нче елның 1 сентябрендә беренче укытучым Язилә апа мине үз баласыдай якын күреп, башымнан сыйпап, Ор башлангыч мәктәбенең 1нче сыйныфына кабул итте.

Реклама

Ул чакларга да инде ярты гасыр вакыт узган. Кадерле укытучыма да 90 яшь тулган. Үзгәрми бер дә хөрмәтле укытучым. Бу юлы да нәкъ шул вакыттагыча каршы алды ул мине. Моңарчы җай чыкканда очрашып, сөйләшеп торсак та, болай 2 сәгать буе ук күптән сөйләшкәнебез юк иде. Шуңадырмы, район үзәгеннән Россия Президенты Владимир Путин котлавын җиткерергә киләсе кунакларны да онытып җибәрә язганбыз. Урта хәлле крестьян гаиләсендә туган Язилә апада укып кеше булу хисе бик зур булганга, 1935 нче елда Ор башлангыч мәктәбен тәмамлауга иптәшләре кебек укуыннан туктап калмаган ул. Смәел җидееллык мәктәбенә киткән.

Аны тәмамлагач та туктап калмаган. Яңгул урта мәктәбенә юл алган. 1941 нче елның июнендә кулына аттестат алып, сөенеп Тарлаудан яланаяк кайтып килгәндә, илебезгә каршы сугыш башланганын хәбәр итәләр. Озак та узмый, Балтач мәгариф бүлегеннән Ор башлангыч мәктәбенә укытучы булып билгеләнүе турында хәбәр ала. Әнә шулай итеп яраткан укытучылык хезмәтен башлап җибәрә Язилә апа. Һәм бигрәк тә шунысы игътибарга лаек, аның 25 ел укыту дәверендә авылыбыздан бер укытучы да чыкмаган. Шуңадыр да, авылыбызның беренче укытучысы авылдашларыбыз арасында олы ихтирамга лаек бердәнбер кеше булды.

1971нче елда гына авылыбыздан беренчеләрдән булып Наилә Хәбибуллина, 1972нче елда мин укытучыбызның мактаулы хезмәтен дәвам итү уе белән, Арча педагогия училищесына укырга кердек. Бер мәктәптә 32 ел балаларга төпле белем һәм тәрбия биреп 1973нче елда лаеклы ялга чыкты. Тынычлап ял итәргә туры килмәде аннан соң да, яңадан мәктәпкә кайтып 3 ел эшләде. Илебездә барган барлык вакыйгаларның, үзгәртеп коруларның тере шаһиты булды. Авыр сугыш елларын да кичерде, ачлык заманын да күрде, үзгәртеп кору заманнарына да эләкте. Шул авыр елларда дәрестән соң балалар белән башак җыярга чыга идек, аннан соң төнлә я ашлык сугарга, я ындыр табагына ашлык суырырга китә идек, шул рәвешчә 3әр смена эшләргә туры килә иде дип искә ала ул елларны. Ул арада надан халык арасында агитация-пропаганда эшен дә алып барырга туры килә иде.

Балтачтан төшкән хәбәрләрне халыкка кычкырып укырга да аны чакырып ала торган булганнар. Балаларын да кеше итәргә бар көчен куйды ул. Барысы да төрле уку йортларын тәмамлап, төрле тармакта матур гына хезмәт куеп яталар. Зиннәтулла, Рузилә гаиләләре Казанда калды, Нурзиләсе Арчада, Рәхиләсе Шеңшеңәрдә, Разиты, Җәүдәте үз янында. Барысы да бүгенге көндә әниләренең йөзенә кызыллык китермичә, матур гынга яшәп яталар. Кече улы Рашит төп нигездә йорт салып куйса да, алар янына күчмәде. Бу өем миңа газиз Габдулламны, Зиннәтулламны, Рузиләмне (урыннары оҗмахта булсын), балалар сезнең уйнап үскән вакытларыгызны хәтерләтеп тора дип, мине өй белән дә таныштырып йөрде.

Гомер буена тыйнак кеше булып кала белде Язилә апабыз. Һәр дәресен күңелләрдә уелып кала торган итеп бирергә тырышты. Табигатебезгә, аның тереклегенә, кешеләренә игътибарлы булырга өйрәтте. Укытучымның җыр дәресләре генә дә ни тора иде. Җыр-моңы белән безне секунд эчендә әсир итә торган иде. Бу кайтуымда да укытучымның гадилегенә, тыйнаклылыгына, ихласлылыгына, аек фикер йөртүенә сокланып кайттым. Югыйсә бит, тормышы да җиңелләрдән генә бармады. Барлык авырлыкларны йөрәге аша кичерергә туры килде. Гомер иткән иреңне, улыңны, кызыңны югалтудан да зур хәсрәт була ала микән ул? Сынмады-сыгылмады укытучым. Сөбханалла, күз генә тия күрмәсен. Барыбыз да исән булып, кадерле укытучымның 100 яшьлеген дә бергә уздырырга Ходай насыйп итсен иде, дигән теләктә калам.


Язилә Ганиева укучысы Нурзадә Сәмигуллин янәшәсендә.


Нурзадә СӘМИГУЛЛИН


Сәхифәне Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА әзерләде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: