Кадер-хөрмәттә
Гомер язы һәркемнең дә кояшлы була. Ә менә гомер көзенең дә чалт аяз булуы адәм баласының үзеннән тора. Карек-Серма авылында гомер кичерүче Парасковья Хомякова моның ачык мисалы.
20нче сентябрь көнне Парасковья Хомякованы олуг юбилее белән котларга Карек-Серма авылына юл алдык. Күк йөзендә елмайган кояш, акрын гына искән җил безне юл буе озата барды. Парасковья Павловнаның 90 яшьлек олуг юбилеен табигать тә әнә шулай зурлап тантана итте. Якын туганнар, күптәнге танышлар шикелле каршылады ул безне, сөенеченнән кочаклап ук алды. 90 яшьлек апаның атлап түгел, йөгереп кенә йөрүенә гаҗәпләндек. Әле аның өстенә матур сөйләме, яхшы хәтере гаҗәпләндерде. Парасковья Павловна 1922нче елда дөньяга аваз сала. Ул чор балалары кебек үк ул да ачлык, ялангачлык белән «көрәшә». Кече яшьтән авыр хезмәт башкара. Әмма никадәр генә авыр булмасын, бәхет эзләп читкә чыгып китми. Аның бөтен гомере туган авылы Карек-Серма белән бәйле. Юбилярның эшләгән эшләре, башкарган хезмәтләре бихисап. Колхоз кырында урагын да урган, сарыклар да караган, сугыш чорында окоп та казыган. Үзәк өзгеч салкыннарга да, күңелләрне рәнҗетерлек рәхимсез-лекләргә дә түзгән.
- Тормышның начар вакытлары күп булды, әмма хәзер без бишектәге сабый кебек, кадердә һәм хөрмәттә яшибез,- ди Парасковья Павловна.
Чыннан да, юбилярның тормышы күпләрне көнләштерерлек. Сәламәтлеге нык, акылы камил, килене, оныклары һәм оныкчыклары хөрмәтендә бәхетле картлык кичерә. Парасковья Павловнаны юбилее белән котларга «Борнак» җәмгыяте җитәкчесе Рәфкать Нәҗипов, Борнак авыл җирлеге башлыгы Рима Исьмекова һәм «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиевалар зур бүләкләр белән килгәннәр. Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау хаты гына да ни тора! Бик сөенде юбиляр, бүләкләр дә, кунаклар тарафыннан әйтелгән изге теләкләр дә күңеленә хуш килде. Рәфкать Нәҗипов әйткәнчә, һәрвакыт тыйнак, булганына шөкер итеп, зур сабырлык белән максатына ирешкән өлкән буын кешеләре безгә, бигрәк тә хәзерге яшьләргә үрнәк дияргә кирәк.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 12:11Юл фаҗигасендә һәлак булган Хашимовлар бәби ашына барырга чыккан булганнар... "Киа" машинасы йөртүчесе турында мәгълүмат аз. - Бик матур, яшь егет. Ялгышмасам, Апас районыннан, диделәр. Эш буенча Балык Бистәсенә кайткан булган, - диде Нәзирә.100
-
26 февраль 2021 - 10:46Беренчеләр – командирлар, төпчекләр акча саный... Кешенең киләчәге гаиләдә ничәнче бала булуына бәйле.6801
-
26 февраль 2021 - 09:21Баш мие селкенгәндә кортексин булышамы? Боз өстенә кар яткан булу сәбәпле, уйламаган җирдә таеп киттем һәм егылп, башымны бәрдем.7101
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар2300
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.8600
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!90701
-
24 февраль 2021 - 10:46Татарстанда дүрт кеше һәлак булган урыннан видео барлыкка килде 23 нче февраль көнне көндез республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.70600
-
24 февраль 2021 - 12:11Экскаваторчы өйдә хатынына бала табышкан Күз алдына китерегез, хатыны ваннада утыра, ире ашыгыч ярдәм чакырта. Нәтиҗәдә, табиблар иргә инструкцияләр бирергә генә өлгерә.62101
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика