Калырсың син безнең күңелдә
Вакытсыз арабыздан киткән хезмәттәшебез, Иске Салавыч авылы егете Фәнил Сәйфетдиновка багышланган соңгы истәлегебез.
Мизгел арасында югалдың син,
Шаккатырып бөтен авылны.
Нигә, диеп үрсәләнде йөрәк,
Ташып чыкты хисләр давылы.
Ирексездән күз яшьләре акты,
Ә күңелдә кайный мең сорау.
Яшьнәп, гөрләп яшәр вакытында,
Яшь гомерне сукты шул кырау.
Ирләр булып, ирләр еладылар,
Авыр иде бөтен кешегә.
Кичә генә арабызда идең,
Кермәгәндер хәтта төшеңә.
Кешелекле булдың һәркемгә дә,
Игелегең китап язарлык.
Мондый кешеләр бит арабызда,
Бармак белән генә санарлык.
Гади булып калдың һәрвакытта,
Күрмәдең син юк-бар ваклыкны.
Ачу белән түгел, яхшылыкта,
Яуладың син күңелен халыкның.
Төрле вакыт булды эшләгәндә,
Кеше күңеленә юл таптың.
Сабыр булдың кирәк вакытларда,
Безнең өчен күпме ут йоттың!
Олыладың өлкән кешеләрне,
Киңәш бирдең һәрчак яшьләргә.
Йөрәгеңә якын алдың барсын,
Каян көч алдың син яшәргә?
Оештыра белдең һәр эшеңне,
Сүзең үтте һәрбер эшчегә.
Яратмаганнары да булгандыр,
Ярап булмый һәрбер кешегә.
«Айт, малайлар» - диеп керерсең күк,
Бүлмә ишекләрен киң ачып.
Язмышларны булмый шул үзгәртеп,
Күрәчәктән булмый шул качып.
Бөтен авыл килде җирләгәндә,
Дусларың күп иде һәр җирдә.
Һаман шулай яшь һәм матур булып,
Калырсың син безнең күңелдә.
Әти-әниеңә, гаиләңә,
Без телибез олы сабырлык.
Иңнәреңдә бүген аларның,
Күтәрә алмаслык авырлык.
Балаларың рәсемеңә карап,
Өзгәләнер әле мең тапкыр.
Күпме гомер үтәр синнән башка,
Синсез тагын күпме таң атар?
Яхшылар анда да кирәк, диләр,
Дөнья шулай бара, күрәмсең.
Аңа хәзер дога гына кирәк,
Гөлзия, бәгърем, ничек түзәсең?
Урыныңа яңа кеше килде,
Эшләр бара әле бер көйгә.
Син калдырган ныклы нигез белән
Барабыз без һаман гел үргә.
Кечкенә генә уңышыбыз да,
Яхшылыкка кылган эшебез.
Һәрберсе дә сиңа багышланып,
Дога булып барсын,
Тыныч йокла, хезмәттәшебез!
«Татарстан» җәмгыятенең Иске Салавыч авылында урнашкан ферма коллективы
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 21:21Февраль кемнәргә бәхет вәгъдә итә? Бу эш мөнәсәбәтләренә дә, мәхәббәт өлкәсенә дә кагыла. Ә менә үзең кебек Ут стихиясендәгеләргә күңелеңне ачсаң да була.12702
-
25 гыйнвар 2021 - 20:11Мөнәвәрә Низамиевага 90 яшь тулды Чутай авылында яшәүче Мөнәвәрә Низамиевага 90 яшь тулды.15002
-
25 гыйнвар 2021 - 18:46Чаллы янында ике машина бәрелешкәннән соң яшь бала үлгән Юл-транспорт һәлакәте бүген Чаллы-Сарман юлында булган.20601
-
23 гыйнвар 2021 - 12:18Балтачта район башлыгы призына көрәш ярышларында 20 команда катнаша
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
25 гыйнвар 2021 - 08:40Газетаның 2нче санында (22 гыйнвар, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар11400
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар55100
-
24 гыйнвар 2021 - 14:30Кичә Балтач бистәсендә авыр хәл булды, Һадиевлар гаиләсенә коточкыч афәт килде (фотолар белән) Ике кечкенә бала белән урамда калдылар...117701
-
24 гыйнвар 2021 - 09:41Туйдырдылар инде, аңламыйм... Хөрмәтле, “Хезмәт”! Язып чыгыгыз әле, зинһар, бәлки туктарлар.»77501
-
25 гыйнвар 2021 - 14:46Районда табиб булып эшләүче төрек егете Сәидәхмәд Гаипназаров: «Казанга китү теләге юк, Балтачта рәхәт» Балтач районында бик күп милләт вәкилләре яши, хәтта төрек егете табиб Сәидәхмәд Гаипназаров та Балтачны сайлаган. Ординатура үткәндә Казанда калу мөмкинлеге дә була, 7 нче шәһәр хастаханәсендә үз кешегә әйләнеп өлгерә. Тик…67003
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика