Хезмәт

Кара көздәге яктылык яки Хөсәеновларның бетмәс күңел җылысы турында

Көзне яратмый Руфия. Чалт аяз көн ни дә, бар дөнья алтынга манылган әбиләр чуагы ни - барыбер. Аның өчен көз иң караңгы төсләрдән торучы ел фасылы.

Бала чагыннан күңеленә мәңгелеккә шулай дип сеңеп калган. Нәкъ әнисе юл һәлакәтендә үлгән көн кебек. Ул кыз күңелендә шулкадәр ямьсез, шулкадәр пычрак, шулкадәр караңгы көн булып хәтердә калган, әллә чыннан да шундый булган, әллә унөч яшендә әнисен югалткан балага гына шулай тоелган - ни дисәң дә, ул инде бу югалтуның ни икәнен аңларлык яшьтә була шул.
Менә шушы караңгылык эчендә бик якты булып ике образ саклана кыз күңелендә. Әтисенең сеңлесе Мәдинә апасы һәм аның ире Тәбрис җизнәсе.
- Бездән алты чакрым ераклыктагы Карадуган авылында яшәсәләр дә, алар безне бер генә көнгә дә ялгыз калдырмадылар. Әтигә, әбигә юату сүзләре әйтүче дә, ярдәм итүче, киңәш бирүче дә алар булды. Мин исә алардан башка бер эш эшләгәнебезне дә хәтерләмим. Бакча казу, түтәлләр ясау, баштагы елларда кер-идән юуу дисеңме... - бөтенесенә килеп җитәләр иде.
Берәр зуррак эш эшлисе булса да, берәребезгә әйбер аласы булса да, киңәшкә апа белән җизнине көтә идек... Без инде кирәк әйберне башка кешедән сорыйсы дип тә белми идек бугай... Һәммәсен алар алып килә иде. Бүгенге акылым белән аптырап та куям: ничек җитештеләр икән дә, ничек җиткерделәр икән...
Ә бит үз тормышлары, үз язмышлары да җиңелдән булмый Хөсәеновларның. Тәбрис тә бу "сират күпере" аша үткән - утыз биш яшендә берсе алты, икенчесе дүрт яшьлек ике баласы белән тол калган була. Данлыклы җырчы Римма Ибраһимованың, нәкъ аның кебек үк моңлы җырчы апасы Алсуга өйләнеп, берсе җырлап, берсе баянда уйнап, бик күпләрне сокландырган пар булып гомер кичергәндә, кинәттән челпәрәмә килә бу бөтенлек.
Чын мәгънәсендә мәкерле авыру яшь әнинең күзләрен мәңгелеккә йомдыра. Бу хәсрәттән чарасыз калган ир чит-ятларның кызганулы карашы белән генә балаларны бәхетле итеп булмасын чамалый. Тик аларны үги итеп кимсетмәслек, читкә какмаслык кешене табуы алай җиңел генә булмый.
Шулай да "икенче әни"дә ялгышмый әти кеше. Бар ягын уйлый торгач, кайчандыр үзе укыткан, бу чакта инде Казанда яшәүче Хәсәншәех кызы Мәдинәгә "туктала" ир. Туганнарыннан адресын ала да, хат язып сала. Җавап язса да, егерме биш яшьлек кыз тиз генә бирешми әле. Хатларга өстәп, танышлар ярдәме, яучылар "кулы" да кирәк була. Юк, ялындыруы түгел Мәдинәнең. Барысын кайта-кайта уйлап, Лилия белән Линарга чын әни була алырмынмы дип куркудан шулай суза ул.
...Үз әнисен әйбәт хәтерләгән Лилия аны шактый шикләнеп, "апа" дип каршы ала. Ә менә үзе шук, үзе үтә шаян булган Линар, беренче күрүгә үк әни дип муенына сарыла. Дөрес, бик тиздән Лилиядә дә әни назын сагыну үзенекен итә - ул да тансыклаган сүзен авыз тутырып әйтә башлый. Сагыштан, кайгыдан җылысын җуйган йортка җылылык, нур алып килә Мәдинә әниләре.
- Ул чакта Яңа ел күчтәнәчләре кәгазь пакетларга салып бирелә иде бит, - дип искә ала Мәдинә. - Балаларга пакетларны бирдем дә, каядыр чыгып киттем, керсәм, Лилия белән Линар әлеге пакетлар белән капчык сугышлы уйнаган. Пакетлары ертылып, бөтен печенье-конфетлары чәчелеп беткән...
Ә икенче вакытта... Тәбрис бит биология укыту белән бергә мәктәп яны тәҗрибә участогына да җаваплы иде. Мәктәп артына алдагы атнада гына укучылар белән күп итеп чыршылар утыртканнар иде. Бер көнне Линар очып кайтып кергән: "Әни, менә сиңа чәчәк алып кайттым!" Кулында бер кочак яшь чыршылар. Улым, кайдан алдың боларны, дим. "И-и, мәктәп артында шундый күп алар". Баксаң, әтиләре утырткан теге чыршыларны җыйган икән...
Әни күңелендә генә түгел, балалар хәтерендә дә күп мондый истәлекләр. Әнә, Лилия әниләренең аларны һәрвакыт китап укып, әкиятләр укып йоклатуы турында сөйли. Әтиләре дә, тыштан караганда җитди кебек күренсә дә, өйдәге җылылыкны арттыру өчен кызык-мызыкны уйлап табып кына тора.
"Мәдинә әниебез кечкенә буйлы бит. Әти кинәт кенә килә дә, әнине холодильник өстенә утыртып куя яки бәби караватына сала. Ул төшә, чыга алмаган булып кылана, без рәхәтләнеп көләбез..." Гаилә бербөтен булсын, чит-ят тойгылар калмасын өчен өлкәннәргә шактый тырышырга туры килә.
Бер-бер артлы Дамир исемле энекәшләре, Эльмира исемле сеңелкәшләре дөньяга килә. Балаларның дүртесе дә җырга-моңга бик сәләтле булып үсә. Хөсәеновлар гаилә ансамбленең сәхнә тоткан елларын районда хәтерләүчеләр шактыйдыр әле.
Мәдинә гомере буе авыл советында, Тәбрис исә мәктәптә эшли. Аның турында сүз чыкса, Лилия: "Әти безнең чын коммунист булды", - ди. Бу сүз белән аның гомер буе намуслы, гадел, үрнәк булуын күздә тота. Аны әле районда фанат-укытучы дип тә хәтерлиләр. Мәктәп яны бакчасы белән районда гына түгел, республика, ил күләмендә уңышларга ирешкән укытучы ул. Уңыш өлгергәч, палатка корып мәктәп бакчасына "күчүен" дә көлеп искә алалар.
Бүген инде алар үстергән балаларның барысы да тормышта үз урыннарын тапкан, гаилә корган, балалар үстерә. "Әле моңарга безнең балаларны да кушарга кирәк, - ди Балтач мәктәбендә балаларга белем бирүче Руфия Закирова. - Алар бит үзләренең дүрт балалары өстенә безнең өчебезгә дә үз мәхәббәтләрен биргән, җиткергән кешеләр"...
Фото: http://www.google.ru/imgres?imgurl

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: