Караңгы дип зарланганчы, шырпы яндыр
Күптән түгел "Яңа Гасыр" каналында "Таяну ноктасы" тапшыруында бүгенге авыл, аның язмышы, киләчәге турында бик тә мәгънәле сөйләшү булды. Бу проблема шулкадәр катлаулы, шулкадәр колачлы, хәтта бер тапшыруга гына сыешып та бетә алмадылар. Анда район башлыгы да, җәмәгать эшлеклесе дә, депутат та, журналист та катнашты. Һәркемнең үз фикере, үз "каланчасы".
Безнең күршедә генә алтмыш хуҗалыклы Биктәш авылы бар. Аннан министр да, зур түрә дә чыкмаган. Үз көче белән күрше Киров өлкәсендә җитештерү цехы булдырган бер Геналары гына бар. Туган авылында чиркәү салдырып, биктәшләргә бик зур бүләк ясады ул. Әмма иң зур бүләкне биктәшләр үзләренә үзләре ясады - төп авылны ныгыту өстенә, алар авылдан бераз читтә (авыл эчендә буш урыннар юк, ул болай да тыгыз урнашкан) тагын бер салага - халык телендә Пүчинкә дип йөртелүче берничә урамга заманча матур йортлар өлгертте. Биредә авылның каймагы булырдай бик булдыклы, чагыштырмача яшь гаиләләр яши. Араларында колхозда эшләүчеләр дә, башка урыннарда, Казанга барып-кайтып эшләүче "шабашник"лар да бар. Әмма алар авылдан китмәде, алар биредә яши! Әле үзләре тапкан хәләл акчаларын җыешып (күмәк хуҗалык та матди ярдәм күрсәтә, билгеле), инде берничә ел, бик зурдан кубып, Питрау бәйрәме үткәрәләр. Күптән түгел Хач ману бәйрәмнәрен дә, бөтен шартын китереп, Шушмада бәкеләр тишеп, бөтен авыл, район бәйрәменә әйләндерделәр. Аларныкыннан бик күпкә әйбәтрәк безнең башлангыч мәктәп ябылганда да, мәктәпләрен саклап калдылар, клубларын да эшләтәләр...
Бу көннәрдә районда авыл җирлекләре арасында иҗат концертлары конкурсы бара. Биктәшләр бу концертта да үзләрен кабат бар районга танытты. Кыш уртасында табигый үләнчәчәкләрдән үргән тәкыялар, төенчек-төенчек үләннәр белән район үзәгенең зур сәхнәсен тутырып, тамашачыларны Питрау бәйрәменә алып кайттылар. Өлкәннәре, "Айбагар" фольклор ансамбле оештырып, үзләренең йолаларын күрсәтсә, яшьләре башкарган керәшен татарлары биюе үзгә дәрте белән аерылып торды. Авыл данын яклау өчен 84 яшьлек Зәйкә түти гомерлек юлдашы - гөсләсен алып сәхнәгә чыкты, 76 яшьлек Галина, Анастасия түтиләр дә аннан калышмады - җырлады да, биеде дә... Студентлары исә сессияләрен "онытып", концертта катнашырга кайтты.
Иҗат концерты турында сүз чыккан икән, аны оештыручылар, бу конкурс авылларны уятуга шушы кадәр зур этәргеч бирер дип тә уйламагандыр бәлки. Хәер, таләпләрне шактый катгый куюларын искә алсаң, шуңа өметләнгәннәр кебек. Бу чара гади бер концерт кна булып калмасын, шул җирлектә яшәүче барлык оешма, хуҗалыкны да "селкетсен" өчен, аңа урамда яминкә үткәрүне дә, мәдәният үзәгендә күргәзмә оештыруны да, авыллар турында презентация эшләүне дә керткәннәр. Биктәшләр кергән Салавыч авыл җирлеге бу чарага бигрәк тә җитди караган иде. Ярминкәләренә, күргәзмәәренә жюри тарафыннан иң югары бәя бирелү - шуңа бер дәлил.
Без инде хәзер бар нәрсәне матди кыйммәтләрдә генә үлчи башладык. Белмим, безнең як авылларын саклап калуда хәзергә кадәр иң дөрес адым булган колхозларны саклап калган элекке һәм хөкүмәт программаларына кушылып, авылларда социаль көнкүреш объектларын төзүне оештыручы бүгенге җитәкчеләр куйган хезмәтләр янәшәсендә иҗат концерты өчен җаваплы иптәшләрнең авыллар буйлап җыр-биюгә, кул эшләренә сәләтлеләрне барлап туплавы, аннан бергәләп, атналар буе мәш килеп, кара төнгә кадәр репетицияләр үткәрүе, дулкынлана-дулкынлана авыл, район сәхнәләрендә чыгыш ясаулары нинди үлчәмнәрдә бәяләнә ала икән?! Әле бит талантларның да ниндиләрен - һөнәри артистларга тиң булырдаен сәхнәгә алып чыккан салавычлылар. Бу үзе үк - авыл әле яши, бирешми дип сөенергә бер сәбәп. Берсеннән-берсе чибәр өч кызы Рузия, Илзия, Әдилә белән җыр сузган Роза (Габдрахмановалар), бар яктан бик сәләтле яшь белгечләр - абыйлы-энеле Ленар һәм Алмаз Мөхәммәтҗановлар, районда данлыклы биюче кызлары Талия Нәҗипова, Айгөл Шакирҗанова, Гөлсинә Галимуллина, һөнәри хореограф белән әзерләнгән биючеләр ансамбле...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев