Хезмәт

Караңгы клубта... киләчәк турында сөйләшү.

Адәм баласы нәрсәнең дә булса кадерен аны югалткач кына аңлый. Бар чакта күзгә дә күренмәгән, игътибар да ителмәгән әйберләргә бөтенләй башка күзлектән карый башлыйсың шул.

Сәламәтлеген югалтканнар - сәламәтлекнең кадерен, иреген югалтканнар - ирекнең, мөлкәтеннән колак какканнар - мөлкәтнең, ирен югалтканнар - ирнең, хатынын югалтканнар хатын кадерен бик әйбәт аңлый да...
Без бетәргә җыенмыйбыз, яңарабыз...
Кызганыч, күп очракта югалтканнарны кире кайтару, торгызу мөмкин эш түгел. Һәм шул ук вакытта әле нәрсәнедер үзгәртергә мөмкин булган очраклар да бар. Үткән гасырның туксанынчы еллар уртасында видео дигән хикмәт безнеке кебек авылларга да килеп җитте. Һәм кешеләрне клуб-китапханәләрдән биздереп, өйләргә, телевизор экраннары алдына бәйләде.
Клубларда куела торган киноларда, үзешчән чараларда бе­рәү­нең дә гаме калмады. Нәтиҗәләр озак көттермәде - халык йөр­мәгән клублар хөкүмәткә дә өстәмә йөккә әйләнде. Бездә дә ябылды клуб (ишек өстенә зурлап мәдәният йорты дип язылган иде дә). Исебез китмәде - кирәксенмәдек чөнки. Аңа райпо кибете өстәлде - монысын да тыныч кабул иттек. Авылда бер шәхси кибет бар ич әле, янәсе. Чираттагы йозак башлангыч мәктәп ишегенә эленгәч тә, бик азыбыз - анда да өлкәнрәкләр генә "чәпчеп" алды. Билгеле, азчылыкны ишетүче булмады...
Юкса, перспективасыз авыл мөһере сугарга да иртәрәк иде. Ни дисәң дә, бүгенге чорда 70кә якын хуҗалыклы авыл кечкенәләр исәбенә керми. Әле бит шушы кадәр йортның нибары икесе бикле, берничәсендә иртә яздан кара көзгә кадәр тормыш гөрли. Ә калган алты дистә хуҗалыкның барысында да диярлек яшим дип яши торган гаиләләр. Бакча һәм мәктәп яшендәге балаларның кырыктан артып китүе, өч һәм аннан да күбрәк бала үстерүче яшь гаиләләр булу шулай ук өметле күренеш.
Бер караганда, колхоз үзәге - Иске Салавыч белән безне Шушма елгасы һәм болын гына аерып тора. Нибары бер чакрымда булган ул авылда балалар бакчасы да, урта мәктәбе, мәдәният йорты, спорт комплексы, мәчет, кибетләр... - барысы да бар, борчылырга урын да юк кебек.
Әмма олы йортка ни кирәк, кече йортка шул кирәк, дип тә белми әйтмәгәннәрдер. Һәм "теге" чордагылар да акчаны кая куярга белмәгәннән генә һәр авылга мәктәп, клуб, кибет төземәгәндер. Эш урыннары, юллар белән бергә авылны яшәтү өчен иң кирәкле шартлар алар. Ә бездә исә нибары кеп-кечкенә кибет һәм бер ел элек ачылган өр-яңа медпункт кына яшәп калды. Районда бердәнбер мәчетсез авыл икәнне дә өстәсәң, уйланмас җирдән дә уйланырсың.
Сөенечкә, без әле бөтенләй "үлеп", ваемсызланып бетмәгәнбез икән! Авыл язмышы да бер-ике кешене генә түгел, олысын-кечесен борчый башлаган. Бу язда, табигатькә ияреп, без дә уянып киләбез шикелле (авылны уятырга теләп, балалар Сабан туе, урамда Яңа ел бәйрәмнәре үткәрүче авылдашларның тырышлыгы бушка китмәде дип аңларга кирәк).
Күптән түгел авыл клубында җыелыш була дигәч, әй, килсә, өч кеше килер, клуб ишеге төбендә сөйләшеп таралышырбыз дип уйлаган идем, бәхеткә, ялгышканмын. Тау өстендә тирә-якка утларын балкытып утырган чакта яныннан битараф кына үтеп киткәннәр дә, чараларга аяк басмаганнар да килде бу көнне. Рәсми, мәҗбүри булмаган җыелышка бу кадәр кеше килер дип ышана торган да түгел иде хәтта.
Сүзебезне үткәнне сагыну белән, яшьлек хатирәләре белән башласак та, электр линиясеннән өзелгән, кап-караңгы, ничә еллар ягылмаган сап-салкын клубта - фонарь яктысында авылның киләчәге турында сөйләштек без бу көнне. Озак сөйләштек. Ашыкмыйча, беркемне бүлдермичә, һәркемнең фикерен тыңлап... Беркайчан "юк, булмый" димәскә, нинди генә хәлдә дә кире чигенмәскә дип килештек. Юл ярып барырга теләк белдерүче, инде кайбер җаваплы инстанцияләрдә булырга өлгергән кеше дә, аңа ярдәм итәргә теләүчеләр күп булу да күңелне җылытты. Уртак фикергә дә тиз киленде: клубны спортзал-клуб итеп кабат торгызырга, мәчет төзү эшенә керешергә. Соңгысына буш торучы башлангыч мәктәпнең нигезе дә килә, манара гына күтәрергә кирәк дигән идек тә, ул артык зур, яңаны, кечерәкне салырга кирәк диючеләр хаклы дип таптык (күңелдә, бәлки, бер көн килеп, мәктәбебез­не дә ачарлар дигән ышаныч барыбер яши бит әле!).
Ул көнне төзелгән инициатив төркем белән хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллиннан ярдәм сорарга чыкканда, дөресен әйтим, күңелдә икеләнү көчле иде. Ни дисәң дә, икътисадый яктан авыррак чорда күтәрелдек. Язгы кыр эшләре дә "борын төбендә"... Өстәвенә, яшь җитәкче, клуб-спортзал нәрсәгә дисә (аңа шактый ремонт кирәген, хуҗалык көче белән башкару җиңелләрдән булмасын гына аңлыйбыз лабаса)... Юкка шикләнгәнбез! Айнур да, җирле үзидарә рәисе Рәшит абый Насыйбуллин да безне шулкадәр аңлап кабул итте - миңа калса, авыл халкының авыл язмышы өчен шушылай бер булып кайгырта башлауларына сөенделәр дә кебек. "Материалы гына булсын, кулдан килгәннең барысын да эшлибез, булышабыз", - дип торган авылдашлар өчен мин дә сөендем.
Иң мөһиме, без инде бик күпне югалтканны, башка югалтырга ярамаганны аңладык. Инде бердәмлек һәм активлык кына кирәк. "Сезнең тарафтан инициатива булса, ярдәм итәчәкбез", - дигән район җитәкчеләре дә бар бит әле...
Чыганак: "Ватаным Татарстан", № 43, 27.03.2015
Фото: http://serovglobus.ru/v-serovskom-poselke-marsyaty-vesnoj-zakryli-pozharnoe-depo-a-14-iyunya-v-pozhare-pogibli-troe-chelovek/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: