Карьера?!
Бүгенге яшьләр беренче урынга карьера һәм шәхси үсешне куя. Сезнең моңа карашыгыз?
Гүзәл, 3 курс студенты: Моңа карашым уңай, чөнки хәзер заманасы шуңа корылган. Ата-аналары хәлле кешеләргә рәхәт, аларга тормышта күп нәрсә әзер. Гади гаиләдән булганнар исә уңай тормышта яшәү өчен карьера һәм үзүсешне беренче урынга куялар. Андыйлар үз дигәннәренә ирешәләр дә.
Альмира, 1 курс студенты: Моңа уңай карыйм. Үзем дә шушы «стратегия» буенча яшим. Минемчә, беренче урынга карьера һәм үзүсешне кую һәркемгә кирәк сыйфат. Андый кешеләр максатчан һәм җитез була, хыялларны җиңелдән тормышка ашыра. Нәтиҗәләргә ирешкәннән соң гына карьера һәм шәхси үсеш урынына гаилә кору, балалар үстерүне куярга мөмкин дип уйлыйм.
Раилә, сатучы: Мин «тормышта беренче урын, икенче урын» дигән нәрсәләрне аңламыйм. Шәхсән миндә андый «урыннар» булмады. Әллә ул хакта уйларга вакытым юк идеме икән? Карьера үсешен дә, үзүсеш һәм гаилә, балаларны да бергә алып барып була дип уйлыйм. Әнә, элегрәк бит берәү дә ул хакта уйланмаган, шуңа да «бер дигән итеп» яшәгәннәр.
Айрат, шәхси эшмәкәр: Бүгенге көнгә кадәр бу хакта уйлаганым булмады. Бар тормыш акчага корылган. Бу заманда карьера һәм үзүсешне сайлау уңай күренештер, мөгаен. Гаиләне дә тормышта үз дигәнеңә ирешкәч кенә корырга кирәк дип уйлыйм. Үзем дә эшемне җәелдереп җибәрү белән шөгыльләнәм, гаилә коруны вакытлыча икенче планга куеп торасы булыр.
Рәшит, пенсионер: Ай, балалар, үз тормышыгызны шушының ише сораулар белән катлауландырмасагыз иде. Тормышның үз юлы, үз кыйбласы бар аның. Һаман «әти, әни», «акча» дип кенә тормыш күргән яшь кеше гаилә корырмы икән? Минемчә, бу тора-бара чиргә әйләнәчәк. Мондый вак-төякләрне уйламыйча яшәү мәслихәт. Хәзер тормыш алып бару болай да катлаулы, бүтән җитди проблемалар да җитәрлек.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 17:21Әйтер сүзебез бар Апам Асия Закирова белән “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итәбез, дип шалтырата сайт укучыбыз Балтачтан Гүзәлия Габдрахманова.3801
-
3 март 2021 - 16:11Гаилә - тормыш нигезе Куныр урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары "Гаилә - тормыш нигезе" дип исемләнгән гаилә бәйрәме үткәргән.6701
-
3 март 2021 - 14:46Узган тәүлектә республикада 49 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән 49 авыручының 22се хастаханәләргә урнаштырылган, 27 кеше өйләрендә дәвалана.10101
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар37500
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.30600
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.176301
-
1 март 2021 - 22:11Тукталышта туңып үлгән... Хатын янына ашыгыч ярдәм 4 сәгатьтән соң гына килгән.46700
-
1 март 2021 - 13:21Ике малай Иделдә батып үлгән Балалар Идел буенда йөргәндә кечкенәсе бозлы суга төшеп киткән. Абыйсы аны коткарам дип, суга сикергән.46400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика