Хезмәт

Каршылыклар киртә түгел

Дәүләтшиннар нәселе хакында кая гына барсам да, кем белән генә аралашсам да горурланып сөйлим. Чөнки сөйләрлекләре бар. Бүгенге язмамның геройлары гаилә фермасы төзеп, матур гына нәтиҗәләргә ирешеп килүче Азат, Зөлфия һәм аларның уллары Марат Дәүләтшиннар хакында.

Реклама

Бүгенге көндә бик актуаль булган гаилә фермалары безнең җирлектә дә акрынлап формалаша башлады. Башка районнарда әлеге эш күпкә кызу темплар белән бара дияргә кирәк. Безнекеләргә нәрсә комачаулый? Төгәл генә җавап бирүе авыр. Без нигездә авыл хуҗалыгы районы, шунлыктан буш җирләр юк. Ә бит гаилә фермасы булып эшли башлау белән нәкъ менә җиргә ихтыяҗ туа. Әлеге һәм башка сорауларга җавап алу, авылдашларымның яңа эшләре белән танышу максатыннан Шодага юл алдым.
Туган колхозында озак еллар җитәкче урыннарда эшләп, иң элек Шода фермасын гөлбакча иткән, соңрак «Якты юл»ның баш зоотехнигы булып хезмәт куйган Азат абый, дөресрәге аларның гаиләләре бу эшкә ничек алынган соң? Төп сәбәпләрнең берсе билгеле туган җиргә мәхәббәт дияргә кирәк. Әгәр теләк булмаса, бер эшне дә кирәккә генә эшләп булмый. Чавап техникумында зоотехник һөнәре үзләштергәч, Марат армия сафларында хезмәт итеп кайта. Авылда төпләнеп, шушында хезмәт куярга теләк белдерүен әти-әни шатланып кабул итә. Берничә ел элек алынган «КамАЗ» да, димәк, ышанычлы кулларда булачак. Утырып киңәшләшкәч, терлек санын арттырып үз эшләрен башларга уйлый Дәүләтшиннар. Иң элек абзар җитештерәләр, ат, сарык, мөгезле эре терлек сатып алалар. Нәкъ менә шушы вакытта гаилә фермалары төзелә башлый. Дәүләтшиннар лицензия алып үз эшләрен шушы юнәлештә дәвам итә. 1,5 миллион сумлык проектны тормышка ашыру өчен фермер, район башлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы арасында өчяклы килешү төзелеп, соңгысыннан Дәүләтшиннарга 250 мең сум ярдәм күрсәтелә. Ә менә калган 250 мең сумы исә агымдагы елның I кварталында бирелер дигән өмет белән яши алар. 2011 нче елның көз айларында Дәүләтшиннарга кадәр үзәк урамнан 500 метр озынлыкта тимербетон юл да салына. Моңа бигрәк тә күршеләр шатлана.
- Бүгенге көндә 30 баш ат, 40 баш сарык, 10 баш мөгезле эре терлегебез бар. Киләчәктә терлек саннарын арттыру исәбебез, -ди гаилә фермасы башлыгы Азат Дәүләтшин. Массакүләм мәгълүмат чараларында гаилә фермаларына дәүләт, район тарафыннан ярдәмнәр күрсәтелә, дип сөйләнсә дә, эшләр һәрвакытта да шома гына бармый шул. Мәсәлән, бүгенге көндә Дәүләтшиннарның гаилә фермасы җир белән тәэмин ителмәгән. Район яки җирле җитәкчеләр тарафыннан җиргә булган ихтыяҗ канәгатьләндерелсә, ничек әйбәт булыр иде дә бит. Күрше Киров өлкәсенең Ральник авылы ягыннан җирне арендага алу мөмкинлеге бар, әмма бу фермер өчен уңай ысул түгел. Чит өлкәдән алынган җирләр өчен субсидия түләнми. Әмма һәрвакыт эш казанында «кайнаган» Дәүләтшиннар дәүләттән генә ярдәм көтеп ятмый. Ничек тә булса камилләшү максаты белән яши. Киләчәккә булган планнары да бихисап аларның. Гаилә фермасын җәелдерү белән эшче көчләрне арттырып, авылдашларын да эш белән тәэмин итү ниятләре. Бүген исә ит сату, үзләрендә җитештерелгән ат итеннән казылык әзерләү белән мәшгульләр. Итне ыслау препаратын камилләштереп, шушы юнәлештә эшне җәелдерү, ит эшкәртү цехы ачу, хәләл ярым ысланган колбаса, тушенка әзерләү, офис һәм кибет булдыру да Дәүләтшиннарның киләчәккә булган планнары. Кыю таш ярыр дигән бит өлкәннәр. Кыюлыклары булмаса, шушындый зур эшкә алынмаслар да иде. Эш барышында туган каршылыкларны гына җиңәргә көч таба торганнардан алар Дәүләтшиннар. Бары сәламәт кенә булсыннар

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: