Хезмәт

Кечкенә авылның зурлыгы

Миңа үз гомеремдә бик күп татар авылларын күрергә, азмы-күпме аларның гамен үз күңелем аша кичерергә насыйп булды – туган Татарстаныбызда, күрше Башкортостан, Мари Иле, Удмурт, Чуваш Республикаларында, Оренбург, Әстерхан, Киров, Чиләбе өлкәләрендә, Уралда, Казахстанда, ерак Төркиядә…

 Аларның һәрберсе изге бер үҗәтлек, соклангыч тырышлык белән сыкранмый-сынмый халкыбызның иманын, телен, гореф-гадәтләрен саклап-баетып мул-иркен тормышта күркәм итеп яшәп ята.  
Балтач районының Сосна Пүчинкәсе авылы әнә шундый серле-үзенчәлекле авылларның берсе. Ул әле чагыштырмача яшь авыл – аны 1868 елда районыбызның Сосна авылыннан күченеп килгән Хәйбулла, Мотыйгулла, Ибраһим, Вилдан, Мөхәммәдияр, Хәмзә, Гани, Фәтхулла исемле игенчеләр нигезләгән. Димәк, бу җәйдә Сосна Пүчинкәсе авылының нигезләнүенә 150 ел тула. Билгеле, гасыр ярым вакыт тарих өчен әлләни зур дәвер түгел. Әмма кечкенә бер авыл өчен әлеге юбилей тирәннән уйланырга, гыйбрәтле нәтиҗәләр ясарга нигез бирә.
Сосна Пүчинкәсе (Починок Сосна) Соснадан күченгән дигән мәгънәне бирә. Аларга тигән җир мәйданы Вятка губернасының Малмыж өязенең 1884 елгы статистика мәгълүматларында 366 дисәтинә дип күрсәтелгән. Моннан тыш 18 дисәтинә урманнары, 6 дисәтинә көтүлекләре, болын-печәнлекләре булган.  Башлангыч чорда Көшкәтбашлылар белән шактый гына каршылыклар, хәтта кыерсытулар булуы турында гыйбрәтле риваятьләр саклана пүчинкәлеләр күңелендә. Йөгерек агымлы Көшкәт елгасында үзләренең су тегермәннәрен булдырганнар. Аны авылга нигез салучыларның берсе һәм иң булдыклысы булган Вилданның улы Кадыйр Вилданов арендалап торган. Аның шулай ук туганы Гыйлман белән Көшкәтбаш авылында таштан бина төзеп, пар белән эшли торган тегермән булдыруы, кибет тотуы теркәлгән авыл өлкәннәре истәлегендә. Кадыйр һәм Гыйлман Вилдановларның Чиләбе якларына, ярминкәләргә йөрүләре, анда киез итекләр алып барулары, азык-төлек, шикәр-конфет алып кайтып сату итүләре әйтелә.  Бәхтияр Мөхәммәдияров исемле игенче азык-төлек кибете тоткан, анда улы Шәриф сату иткән. 1920 елларның ахырында беренче сәүдә кооперативлары оештырылгач «Шәриф кибете» кооперативка алына, аның беренче сатучысы Габделхак Хәйретдинов була. Бу  кибет 2010 елга кадәр авыл халкына сәүдә хезмәте күрсәтә.  
Татар кешесе кайда гына барып чыкса да, кайда гына нигез корса да, иң беренче итеп авылның иң күренекле, иң күркәм урынында гыйбадәт йорты булдырган. Пүчинкәлеләр дә шушы игелекле йолага тугрылыклы булып калганнар – монда инде 1880 елда ук кечкенә мәчет булган. Аның имамы вазыйфаларын Мөхәммәтшакир Фәйзуллин башкарган, ул Мөндеш авылыннан булган. Бу чорларда кечкенә авыллардагы бишвакыт намаз мәчетләре иң якындагы зур авылның җәмигъ мәчете мәхәлләсенә кертелгән һәм шушы җәмигъ мәчетенең имамы бишвакыт намаз мәчетенең дә баш имамы булып саналган. Әлеге ведомостьта бу вазыйфаның күршедәге Көшкәтбаш авылы имамы Әсхәдетдин Ибраһимовка йөкләнүе күрсәтелгән, авылның метрикә кенәгәләрен дә ул тутырган. Әсхәдетдин хәзрәт гаять киң һәм тирән белеме, зыялылыгы белән билгеле имам. Ул үз вакытында шанлы булган, бөтен татар дөньясына мәгълүм имамнар тәрбияләгән Сосна мәдрәсәсенең мөдәррисе, Соснадагы инде биш мәчетнең (өч җәмигъ мәчете һәм ике бишвакыт намаз мәчете) берсенең имамы Таҗетдин бине Габдрәшит бине Мортаза әл-Иштирәкинең оныгы. Таҗетдин хәзрәт Балтач һәм гомумән Казан арты төбәге өчен гаять зур игелекле эшләре белән мәгълүм. Аның хакында Ризаэтдин Фәхретдин үзенең «Асар» исемле бик тә тирән мәгълүматларга бай тарихи язмаларында: «Таҗетдин хәзрәт бу мәмләкәт галимнәре арасында иң мәшһүрләреннән вә нәсел-нәсәпләре дә гаять таралган һәм күп булган» дип яза. Чыннан да, аның балалары, оныклары, кияүләре Балтач төбәгендә генә дә дистәгә якын авылларда имамлык иткәннәр, олы ихтирам казанганнар. Әсхәдетдин хәзрәт әнә шуларның берсе. Аның Түнтәр мәдрәсәсендә мәшһүр Мөхәммәтгали бине Сәйфулла (Гали ишан) шәкерте булуын искәртү үзе генә дә күпне аңлата.
Әсхәдетдин хәзрәт йогынтысында Мөхәммәтшакир Фәйзуллин  авылда шактый тирән игелекле эш алып барган, авыл кешеләре арасында абруйлы булган. Аныӊ күпеллык хезмәте  нәтиҗәсе буларак агач бурадан яӊа мәчет күтәрелә. Мәчетне төзүнең мәшәкатьләрен һәм чыгымнарын үз өстенә инде телгә алынган Кадыйр Вилданов ала, Кенәрдән бер бай саллы ярдәм күрсәтә (әлеге егетнең кайнатасы булса кирәк). 1915 елда инде авыл халкының күпсанлы үтенечләре нәтиҗәсендә мәчеткә җәмигъ мәчете статусы бирелә. Әмма Мөхәммәтшакир хәзрәткә инде анда  имамлык итәргә насыйп булмый – ул 1916 елда йөзгә җитәргә өч кенә ел кала вафат була. Җәмигъ мәчетенең имамы итеп 1893 елда Сәрдек авылында туган Габдрахман Мөхәммәтгарифов билгеләнә. Ул инде җәмигъ мәчетенең указлы имамы булып килә – имам-хатыйп һәм мөгәллимлеккә указ 1918 елда бирелгән. Әмма ул 1923 елда ниндидер сәбәп белән имамлыктан китә, аның урынына имамлыкка указ шушы елның маенда Хәсәншәех авылыннан Габделгалләм Габделмәннановка бирелә. Әлеге тынгысыз-борчулы елларда аңа да озак эшләргә туры килми – 1934 елда яшь имам кулга алына һәм авылдан сөрелә. Өч елдан артык авыр эшләрдә булып, 1937 елда ул авылга нык авыру булып кайта һәм 1938 елда вафат була. Аның кабере Сосна Пүчинкәсе авылы зиратында. Ә мәчет исә, районыбызның башка мәчетләре кебек үк, бик күп рәнҗетүләр кичерә. Шунысы куанычлы, аның ахыргы язмышы башка күп авылларның мәчетләренекенә караганда бәхетлерәк. 1925 елда ул изге хезмәтеннән туктый, 1940 елда манарасы ук киселә. Ватан сугышына кадәр анда авылда оешкан «Уңыш» колхозының балалар бакчасы эшләп ала. 1940 елдан соң төрле елларда башлангыч мәктәп, уку йорты, авылның клубы булып хезмәт итә. Хәтта колхозның орлык склады итеп тә файдаланыла. Ниһаять, 1963 елда сүтелеп, күршедәге Югары Субаш авылында мәктәпкә янкорма итеп корыла. 1991 елда монда мәһабәт урта мәктәп бинасы төзелгәч, авыл халкы мәчетне үзенең хокукый урынына кайтарып, төзекләндереп торгызуга иреште. Бу эшнең башлап йөрүчесе сугыш һәм хезмәт ветераны Әхмәтхан ага Гыйлманов шактый еллар аның имамы вазыйфаларын башкарды. Әлеге эшләрнең барлык чыгымнарын ул чорда колхозның рәисе булган Нурулла Сәгъдиев шушы хуҗалык хисабына алды. Мәчет, 100 елдан артык гомер кичереп, һаман да халкыбызның иманын ныгытуга хезмәт итә.


(Дәвамы бар)
Гарифҗан
МӨХӘММӘТШИН,
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: