Хезмәт

Көек авылында кичке җыенда 11 ат, ә әрәпә җыюда 71 бала катнашкан

Җыенның үткәрү көнен тагын да соңрак куелса, ышанам, бу бәйрәм ишлерәк тә, күңеллерәк тә булыр әле.

Балтач бистәсе янында, тау астында урнашкан Көек авылы үзе зур булмаса да, бердәмлеге белән п авылларның борынына чиертә. Моның сәбәбе гади, чөнки авылда аның киләчәге өчен янып-көеп йөрүче аерым шәхесләр бар. Кичке җыен, дип аталса да, бу чараның кайбер зур Сабантуйларга тиң торырлыгы бар!

Көеклеләр авылдашларын, читтә яшәүче кардәшләрнен, күршеләрен, барлык райондашларны ел саен зурлап авыл җыенына дәшә. Кичәге бәйге кич башланып, төне буе дәвам итте. Уеннарда барлык катнашучыларга зур бүләкләр әзерләнгән, «Сорнай» күмәк хуҗалыгы, аерым эшмәкәрләр бу очракта вакланып тормаганнар, кечкенә балалар арасындагы батырга да күптизлекле велосипед тапшырылды. Ә тәкә һәм өстәмә бүләкләр зурлар арасындагы батырга тапшырылды. Атлар чабышында 5 ат катнашты, 1 җигүле ат, 4 пони, хәтта бер ишәк балаларның күңелләрен күрделәр. Кыскасы, бәйрәм матур булды. Алдагы елларда, җыенның үткәрү көнен тагын да соңрак куелса, ышанам, бу бәйрәм ишлерәк тә, күңеллерәк тә булыр әле.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: бәйрәм
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: