Күңел тулы рәхмәт хисе
Салкын кышлар артта калды, ниһаять, ямьле язларга аяк бастык дип сөенеп йөрер көннәрдә гаиләбезгә бик тә авыр хәсрәт килде.
17 апрель көнне, хуҗалыгыбызда янгын чыгып, бер кат өс киемнәребез белән урамда калдык. Мин инде олы яшьтә, бик авырлык белән генә йөрим, улым тумыштан беренче төркем инвалид, кызым Лидия фермада терлекләр карый - яңа йортлар җиткерерлек көч-куәтебез юк, нишләрбез, дип кайгырдык. Ярый әле, янәшәбездә миһербанлы, игелекле кешеләр бик күп икән. Безгә матди һәм рухи ярдәм күрсәткән кешеләрне санап чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәк булыр иде.
Янгын чыккан көнне үк хәлебезне белгән, ярдәм ышандырган һәм сүзендә торган, төзелеш барышы белән даими танышып барган, аны мөмкин булганча кызулаткан район башлыгы Рамил Нотфуллинга, башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакировка, эшчеләрне ашатуны оештырган, төзелеш материаллары белән ярдәм иткән «Татарстан» җәмгыяте рәисе Айнур Нотфуллинга, бөтен төр документлар артыннан йөргән җирле үзидарә рәисе Рәшит Насыйбуллинга, аның ярдәмчесе Һидая Шакирҗановага, башкарма комитетның әйдәп баручы белгече Гөлнара Әхмәдиевага, иминиятләштерү акчаларын бер атна эчендә түләүне оештырган «Ак барс» компаниясе коллективына, район гадәттән тыш хәлләр оешмасына, «Водстрой» ширкәте җитәкчесе Рифат Закировка, «Балтач Агрохимсервис» җәмгыяте җитәкчесе Наил Гыйләҗевка, «Юлчы» җәмгыяте җитәкчесе Камил Таҗетдиновка, «МДСУ-1» җитәкчесе Рәшит Ильясовка, «Стройсервис» җәмгыяте җитәкчесе Наил Сафиуллинга, «Ушма» ширкәте җитәкчесе Фәнис Гайнетдиновка, Малмыж шәһәрендә яшәүче Геннадий Васильевка, барлык авылдашларга, туганнарга чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Рәхмәтебезнең олысы берничә ай эчендә безне матур, уңайлы йортлы иткән «Таймас» ширкәте коллективына, эшчеләргә, җитәкчеләре Наил Рәхимҗановка! Менә шушы кадәр кешеләр ярдәме, тырышлыгы белән без инде 26 сентябрьдә яңа нигездәге яңа өебезгә күчендек. Мең-мең рәхмәт сезгә, игелекле кешеләр! Эшләрегез уңышлы, тормышларыгыз мул, имин булсын! Хәвеф-хәтәрләр күрмәгез!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 гыйнвар 2021 - 14:30Бүген "'Балтач" спорткомплексында Балтач районы башлыгы призына көрәш ярышлары башланды. Район башлыгы призына татарча көрәш ярышларында 20 команда катнаша.1300
-
23 гыйнвар 2021 - 14:11Иске Көшкәт - Герой авылы Иске Көшкәт авылы – районыбыздагы, нигездә, удмуртлар яши торган авылларның иң борынгыларыннан берсе. Галимнәр аның 15нче гасырда ук барлыкка килгән булу ихтималын әйтә.7401
-
23 гыйнвар 2021 - 12:41Хезмәт кешесенә хөрмәт зурдан Районыбызның төрле тармагында эшләп, тырыш хезмәте белән макталган райондашларыбыз белән танышып узыгыз8201
-
23 гыйнвар 2021 - 12:18Балтачта район башлыгы призына көрәш ярышларында 20 команда катнаша
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар42900
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар131500
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.289102
-
22 гыйнвар 2021 - 08:11Саба районында булган коточкыч авариянең корбаннары дүрткә җиткән Саба районында Ике басу Арташ авылы янында булган коточкыч юл-транспорт фаҗигасе 4 кешенең гомерен өзгән.95204
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика