Хезмәт

"Күңелендә көзләр юмартлыгы" диләр Раиф Әнәс улы Гыйльмуллин турында

Көзләрне ярата Раиф. Чөнки табигатьнең бу фасылында дөнья җиһанның бар төсләре белән балкый, миләш-баланнарны кызыл ялкын чорный, өрәңгеләр алтын нурга урала.

Бакчаларда тынгысыз хезмәтнең куанычлы бүләге булып яшелчә, җиләк-җимеш өлгерә, тып-тын алма коела, кырларда тук башаклар шаулый... Башаклар шавы күңелдә сөйләп аңлата алмаслык шатлык дулкыны кузгата. Кузгатыр да, шул буразнадан күтәрелгән малай бит ул!
Мәктәптән үк тракторчы-машинист правасы алып чыккан егет, унсигезе тулар-тулмас тракторга утыра. Эштән курыкмый ул! Биш баланың иң олысы булган Раиф кечкенәдән әти-әнисенең төп булышчысы. Тиктормас энеләре һәм сеңлесенә күз-колак булудан тыш, өйдәге тавык чүпләп бетермәслек эшләр дә аның җилкәсендә. Әтисе Әнәс абый бензовоз шоферы, әче таңнан кара төнгәчә рульдә. Әнисе Каймә апа көн-төн кибеттә, сатуда.
Армиядән егет туп-туры Кенәбашка кайта. Исәбе кабат корыч атын иярләү. Әмма аның җир кеше икәнен аңлаган Калинин исемендәге колхоз рәисе Филсур Хәкимов Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керергә үгетли. Әтисе: «Ыштан туздырып йөрисе юк, әнә трактор сиңа» - дисә дә, тәвәккәлли егет. Филсур абыйсының ышанычын аклый, инженер-технолог белгечлеге алып, туган авылына кайтып эшли башлый. Соңрак аны баш инженер итеп күтәрәләр.
Техникум белеме генә җитмәсен аңлап, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кереп, югары белемле агроном була. Хәсәншәех кызы Тәнзиләгә өйләнеп, үз оясын кора. Кызы Гүзәлия тугач, әти булу бәхетен дә татый. Бүген ул ике оныкның бабасы.
Өметле яшь белгеч Раиф Әнәс улы Гыйльмуллинның үҗәтлеген, максатчан, тәвәккәл икәнен күргән район җитәкчеләре ил икътисадының катлаулы, хуҗалык итү өчен иң авыр чорында - 1991 нче елда-аңа җитәкче камыты кидерәләр, «Алга»га колхоз рәисе итеп билгелиләр.
Күпне күргән колхозчылар аның биредә озаклап төпләнәсенә ышанып та җитми. Чөнки, гадәттә эш күрсәтеп, уңышларга ирешкән рәисне «Алга»дан алып, биегрәк кәнәфигә утыртып куялар. Раиф Әнәс улы өчен дә «Алга» биеккәрәк сикерү өчен бер трамплин булыр, дип уйлый алар. Әмма ялгышалар. Чирек гасырга якын җитәкли инде ул «Алга»ны. Тәкъдимнәрнең бик дәрәҗәлеләре булса да, үзен аңлаган, ачысын-төчесен бергә татыган колхозчыларын ташлап китми.
Гомеренең яртысы диярлек шушы төбәк белән бәйләнгән, күпме төзелешләр, яңартулар булган, үзгәрешләр кертелгән хуҗалыкка. Тир түгеп, йокысыз төннәр, озын көннәр буе башкарган хезмәте тиешенчә бәяләнми әле авыл кешесенең. Мондый шартларда эшләү җитәкчегә дә авыр. Җитмәсә, табигать тә һәрьяклап сыный: карсыз кыш салкыннары уҗымнарны өшетә, эссе кояшы басуларны көйдерә, тоташ яңгырлар күкрәп үскән игеннәрне амбарларга тутырырга комачаулый. Җитештергән продукцияңне тиешле бәягә сату тагын проблема. Түз генә!
Мондый чакларда рәис: «Ничек кенә кешеләрнең тырыш хезмәтен җиңеләйтим, күңелләренә ышаныч орлыклары салыйм, киләчәккә өмет уятыйм», - дип яна.
Хуҗалыкка килүгә иң элек халык мәнфәгатьләрен кайгыртып йортларга газ кертүне оештыра. Эшенә җавапсыз караучыларга ай-һай эссе була нәрәттә!
Җил искән саен сүнеп җафалаган ут чыбыклары, баганалар алыштырыла.
Ындыр табаклары, терлек абзарлары, хуҗалык биналары, техника - һәммәсе заман таләпләренә җавап бирерлек итеп яңартыла.
Кешеләрнең рухи, мәдәни үсеше өчен күп көч куя рәис. Мәдәният йорты һәркем керсә сокланырлык. Зәвык белән җиһазланган өр-яңа ашханәдә туйлар, юбилейлар үткәрә халык. Савыт-саба, җиһаз һәммәсе заманча һәм аренда өчен түләмисең.
Ә иң зур горурлыгыбыз ничәмә-ничә буын хыялланган өр-яңа мәктәп!
Башта ул балаларны колхоз автобусы белән Карадуганга йөртүне оештыра. Шул чакларда: «Их мәктәп булса», - дип өзгәләнә. 2001нче елда булачак мәктәпнең нигез ташлары салына. Ә 2006-2007нче уку елында Шубан төп мәктәбе беренче укучыларын кабул итә.
Яшь гаиләләргә йорт җиткерүдә, каралты-кура яңартуда ярдәм итү традициясе бүген дә дәвам итә.
«Алга»ның киләчәге өметле. Яшьләр туган төбәкләрендә елдан-ел күбрәк төпләнә. Хуҗалыкның баш мал табибы Азат Садыйков, ветеринар Илшат Хәсбиуллин, баш икътисадчы Фаил Шиһапов, агроном Әлфис Гыйматдинов, инженер Фәнис Сәләхетдинов - һәммәсе махсус югары белемле яшь егетләр. Башка тармакларга килүчеләр дә шактый. Димәк, авылда яшь гаиләләр дә артачак.
Раиф Әнәс улы ялагайлыкны, икейөзлелекне, мактауны сөйми. Әмма, адәм баласы кем генә булса да, җылы сүзгә мохтаҗ. Мәкаләне язу теләге күп авылдашлар белән әңгәмәдән соң туды. Кырыс, таләпчән, әмма белгечләренә бик игътибарлы икән. Истәлекле көннәрен дә онытмый. Бу язмада аларның фикерләрен дә чагылдырдым.
Хәер, авырып киткән, фаҗигага тарыганнарның хәлен белү, республика хастаханәләренә урнаштыру, матди, рухи ярдәм күрсәтү аның өчен гадәти хәл.
Алгалылар өчен иң беренче Сабан туе бәйрәмен оештыручы, традициягә кертүче дә Раиф әфәнде. Афәрин! Туры сүзлелеге аркасында башына күп тукмаклар төшсә дә, кыйбласына туры.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: